Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

понедельник, 17 декабря 2012 г.

Могҗизалы Яңа ел. Елан елы.

www.reikicards.

     31 декабрь аеруча тәэсирләргә бай көн. Чөнки могҗизалы Яңа ел төнен көтү могҗизаның үзен күрүгә караганда күңеллерәк… Менә гаилә башлыгы өй түренә чыршы утырта, бала-чага чыр-чу килеп аны бизи, аш-су бүлмәсендә әни “Оливье” салаты әзерли, мичтә, хуш ис таратып, бәлеш пешә…
         Әйе, Яңа елны каршылау буенча үз традициябез бар. Шулай ук һәр ил бу сихри бәйрәмгә үзенчә әһәмият бирә. Мөселманнар Яңа елны ай календаре буенча билгели. Шуңа да Яңа ел көне һәр елны 11 көнгә алга күчерелә. Иранда аны 21 мартта каршылыйлар. Яңа ел туганчы алар берничә бодай яисә солы бөртеген савытка утырталар. Бөртекләр Яңа елга шытып чыга, ул исә яз башын һәм гомернең яңа елын символлаштыра.
   Яһүдләр өчен Яңа ел – изге вакыт, алар иске ел эчендә кылган гөнаһлары турында уйланалар, аны яңа елда яхшы эшләре белән юарга вәгъдә итәләр. Балаларга яңа кием бүләк итәләр, икмәк пешерәләр, җиләк-җимеш белән сыйланалар.
Һиндстанның төньягында яшәүчеләр үзләрен ал, кызыл, көрән һәм ак чәчәкләр белән бизиләр. Ә илнең көньягында аналар махсус подноска татлы ризыклар, чәчәкләр һәм кечкенә бүләкләр тезеп куялар. Яңа ел иртәсендә балалар, күзләрен йомып, шул подноска җитәкләп алып барганны көтәләр. Шуннан соң алар бүләк алалар. 
     Япониядә Яңа ел 1 гыйнварда билгеләнә. Явыз көчләрне кертмәс өчен алар йорт ишегенә бер уч салам элә. Фаразлары буенча, бу аларга бәхет китерә. Яңа ел башланган минутта кычкырып көлә башлыйлар, чөнки көлү аларга алдагы елда уңыш китерәчәк. 
    Кытай Яңа елы 17 гыйнвар һәм 19 февраль аралыгында яңа ай туганда бәйрәм ителә. Бу көннәрдә урамнар халык белән шыгрым тула. Урамнарны Яңа елга меңнәрчә фонарь яктырта. Кытайлар Яңа елны явыз көчләр чолгап алган дип инана. Шуңа күрә аларны шартлаткычлар белән куркыталар. Кайберәүләр явыз көчләрне өйгә кертмәс өчен тәрәзә ярыкларына кадәр ябыштыралар хәтта. Кытай Яңа елы яки «Яз бәйрәме» быел 29 гыйнварга туры килә, кытайлар аны туган йортта лаеклы каршылар өчен бик тырышып әзерләнәләр.
  Вьетнамда Яңа ел «тэт» дип атала. Аны 21 гыйнвар һәм 19 февраль аралыгында билгелиләр. Бәйрәмнең төгәл көне елдан-ел аерылып тора. Вьетнамнар һәр өйдә Алла яши һәм ул Яңа ел төнендә күккә ашып, анда һәр кешенең иске елны ничек үткәрүе турында сөйли дип инана. Вьетнамнар кайчандыр Алла карп балыгы аркасында йөзеп йөри дип тә ышанганнар. Шуңа да алар һәр Яңа елда тере карп балыгы сатып алып, аны елга яисә буага җибәрәләр. Шулай ук алар Яңа елда тупса аша атлап кергән беренче кеше уңыш яисә уңышсызлык китерә дип исәплиләр. 
   Австралиядә Яңа ел 1 гыйнварда башлана. Тик анда бу көнне эссе булганлыктан, Кыш бабай белән Карсылу күчтәнәчләрне су коену костюмнарында тарата. 
  Индонезиягә Яңа ел октябрьдә килә. Бөтенесе дә бер-берсеннән былтыр кылынган начарлыклар өчен гафу үтенәләр. 
   Бирмада Яңа ел иң эссе көннәрдә – 2 апрельдә билгеләнә. Кешеләр рәхәтләнеп су сибешә. Шулай итеп, алар Яңа елда Су фестивале – тинжанны билгелиләр.
   Югославиядә күрәзәлек кылу белән мавыгалар: 12гә телеп тозлаган суган буенча теге яки бу айда нинди һава торышы булачагын фаразлыйлар. Словениянең кайбер өлкәләрендә өстәлгә 10 төрле әйбер: мәсәлән, нарат ботагы (бәхет), балдак (туй), курчак (гаилә артымы), акча (байлык) һ.б. тезеп, аларны бүрек белән каплап куялар. Һәр кеше өч тапкыр нинди дә булса бер әйбер тартып чыгарырга тиеш. Әгәр аңа бер үк әйбер кат-кат эләксә, ел буена аны шушы әйбергә бәйләнешле вакыйгалар көтәчәк.
    Венгриядә Яңа елның беренче көненә кагылышлы киң таралган ныклы бер инану яши. Янәсе, бу көнне өйгә беренче булып тупса аша хатын-кыз керсә, ул бәхетсезлек китерә. Шуңа күрә нинди дә булса йомыш тапкан булып, туган-тумача өенә ир-ат заты җибәрәләр. Яңа елда таза-сау һәм бай булу өчен шулай ук кызыклы гадәтләре бар. Мәсәлән, кайбер урыннарда иртән юынганда, ел буена акча китмәсен өчен сабын урынына кулга акча ышкып юыналар. 
   Болгариядә Яңа елны һәркем үз өендә каршы алырга тырыша. Бәйрәм башланыр алдыннан өйдәге иң кече кеше чыршы каршына басып, такмак әйтеп җырлый. Рәхмәтле абый-апалар аңа бүләкләр бирә. Сәгать телләре 12не суккач иң кызыклысы башлана. Бу вакытта үбешү өчен бер мизгелгә ут сүндерәләр. Аннан соң хуҗабикә эченә төрле сюрпризлар кушып пешерелгән бәлешне турый. Акча эләксә – байлык, роза сабагы эләксә мәхәббәт көт. Шундый ук сюрпризлы ризык пешерү гадәте Румыния һәм Австралиядә дә бар. 
    Грециядә Яңа ел – изге Василий көне. Василий үзенең изгелеге белән дан казанган, шуңа да грек балалары изге Василий бүләк салыр дигән өметтә мич каршында ботинкаларын калдырганнар. Греклар бер-берсенә шәраб тутырылган авыр кәрзин белән уен кәртләре дә бүләк итәләр. 
   Итальяннар Яңа ел төнендә тәрәзәдән иске-москы әйберләрен ыргыталар. Тәрәзәдән гөл савытлары, урындык, итек ише әйберләр оча. Никадәр күбрәк атып бәрәсең, Яңа елда сиңа шулкадәр байлык киләчәк дип исәпли алар. Ә балаларга бүләкне Ла Бефана исемле яхшы күңелле тылсымчы апа алып килә. 
    Испаннар бәйрәм көнне олы чыршы куелган мәйданга… виноград ашарга агыла. Испания традицияләре буенча чыршы янына җыелган меңәрләгән кешенең һәркайсы 12 виноград жимеше ашарга тырыша. Һәр виноград Яңа елның 12 аен символлаштыра, ә 12 виноград ашап өлгерү күңел түрендәге иң татлы хыялның тормышка ашачагын гарантияли. Бу кызыклы традицияне бәйрәмне өйдә каршы алучылар саклый. Һәр тәлинкәгә 12 бөртек виноград салына. Әйткәндәй, шундый ук гадәт Португалиядә дә яши.
    Даниядә балаларга төбендә урман шаяны тролль карап торган чыршы бүләк итәләр. Ярты төн җиткәч, хуҗабикә бәйрәм өстәленә зур мискә тутырылган татлы дөге боткасын китереп куя. Аның сере бар – мис төбенә чикләвек яшерелгән. Бу традиция барыннан бигрәк кияүгә чыкмаган кызларга ошый – киләсе елда туйдан котылып калырмын димә! Башкаларга бәхетле ел юрый ул. 
    Эстония һәм Австриядә каршыга морҗа тазартучы очрау бәхет китерә дип санала. Шуңа да корымга буялган морҗа тазартучы сыны бүләк итү киң таралган. 
    Шведларда балалы йортта бәйрәм әти кешенең өйдән чүп түгәргә чыгуыннан башлана. Кире өйгә кергәндә ул швед Кыш бабае Юль Томтен образында кайта. Төн уртасы җиткәч, шведлар серпантин сибәләр, сыбызгы сызгырталар, Юль Томтен бүләкләр бирә башлый. Шәм – традицион бүләкләре, чөнки ул яктылык, дуслык, киң күңеллелек, шатлыкны символлаштыра.
    Бельгия һәм Нидерландиядә Яңа елның беренче көненә әһәмият бирәләр. Мәгънәсе шунда: бу көнне кеше үзен ничек тота, димәк, ел буена ул шундый холыкта була. Шуңа күрә бу көнне бурычка кермәскә, өс-башка ни дә булса яңа әйбер алып кияргә тырышалар. Ел әйләнәсенә өйдә муллык булсын өчен табын сый-нигъмәтләрдән сыгылып торырга тиеш. 
    Бөек Британиядә сәгать төнге 12не суга башлагач, өйнең арткы ишеген ачып, иске елны озаталар да, сәгать теле 12не сукканда, алгы ишекне ачып, Яңа елны кертәләр. 
     Шотландиядә исә ярты төн авышканчы фермаларда учак ягып, бөтен гаилә аны тирәләп утыра. Сәгать 12 җиткәндә хуҗа торып, сүзсез генә өй ишеген ача. Ул аны сәгать унике тапкыр сукканчы тота.  Шулай итеп, ул иске елны чыгарып, Яңа елны кертә. Шотландлар дус-ишләренә пирог, шәраб һәм күмер кисәге тотып баралар. Алар ризык, эчемлек һәм җылылык белән тәэмин итүнең иң ышанычлы ысулы.
    Исландиядә ата-аналарда бала кайгысы булмый. Чөнки хәйләкәр балалар Кыш бабайның декабрьнең теләсә кайсы көнендә кунакка киләчәген беләләр. Әгәр бер-бер шуклык кылып ташласаң, ботинкаңда көтелгән бүләк урынына… бәрәңге табуыңны көт тә тор!
     Америкалылар өчен «Таймс скур» яктыртулы сәгате 00.00 вакытын күрсәткәч, Яңа ел туа. Бу вакытта мәйданга җыелышкан меңнәрчә кешеләр бер-берсен үбә башлыйлар. Руль артындагылар бар көчкә автомобиль гудогын кычкырта. Илнең калган өлешендә яшәүчеләр Яңа ел җитүен аңлыйлар. Инде кара борчак ашарга утырырга да ярый, чөнки нәкъ ул уңыш китерә дип исәпләнә. Начало формы 
Теләкләреңне язып, чыршы астына куй
Ел буе көтеп алынган бәйрәм булса да, Яңа елда артыграк “бәйрәм итеп” үзебезгә зыян да салырга мөмкинбез. Күпләр аны гаилә бәйрәменә санап, тәм-том әзерләп, иң якын кешеләре белән тел евизор каршында тыныч кына үткәрә. Ләкин шау-шулы компанияләр дә җитәрлек. Һәр ике очракта да әзерләнәсе бар, ә менә кунаклар киләсе булганда аеруча чабарга туры килә. Димәк, бәйрәм арты гына түгел, бәйрәм алды мәшәкатьләре дә шактый физик һәм психик көч таләп итә. Бу бәйрәм хроник авырулар, бигрәк тә йөрәк һәм ашказаны, эчәк юллары авырулары белән интеккәннәр өчен куркыныч.
Яңа елны каршылауга үз-үзеңне психологик яктан дөрес әзерләргә кирәк, дип киңәш итә психологлар. Бу ни дигән сүз? Шау-шулы һәм күңелле бәйрәм булуына карамастан, чаманы онытмаска, үзең һәм якыннарың артыннан контрольне югалтмаска. Инде үтеп баручы елдан башыгыздан ашкан проблемаларыгыз аркасында гарык булгансыз икән, төшенкелеккә бирелмәгез, ният-хыяллар күңелегездән беркайчан да китмәсен. Үткән елда булган барлык яхшылыкларны искә төшерегез, проблемаларын онытыгыз. Моңаеп утыра торган көн түгел бит инде бу. Яңа елны уңай кәеф белән каршыларга тырышыгыз. Яңа елны ничек күңеллерәк каршылыйсыз, киләсе ел үзе дә шулкадәр күңелле булыр.
Әгәр дә сез Яңа елдан яңача тормыш башлап җибәрергә уйлыйсыз икән, моннан да яхшырагы юк. Моның өчен чиста ак кәгазь бите алып, пунктлап үзегезнең нәрсәләргә ирешергә теләвегез турында языгыз һәм чыршы астына куегыз. «Кәгазьгә язылган сүз – абстракт фикерләгән теләккә караганда, чынга ашучан”, – дип билгели психологлар.
>