Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

понедельник, 30 января 2012 г.

"Чәчкә"үзенең укыган мәктәбендә кунакта.


Габделхакова Лилия үзенең иҗат дуслары белән Баланлы авылы укыган мәктәбенә кунакка килде.Ул анда укучылар, укытучылар, авылдашлары белән җылы әңгәмә корды. Биюче Ләйсән Фасахова, яшь җырчылар-Ирек Гыйбадуллин, Рүзәл Талипов үзләренең моңлы җырлары белән укучыларны сөендерделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр."Чәчкә" "Язмыш" җыры белән үзәкләрне өзде.Лилия укыткан укытучыларына зур рәхмәтләр әйтеп, авылдашлары бүләк иткән чәчәк букеты  белән юлга кузгалды.Уңышлар аңа!










воскресенье, 29 января 2012 г.

Ризаэддин Фәхреддин укулары.


    
 IX нчы Ризаэддин  Фәхреддин 
ТР  мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм педагогик укулары.Тема: «Белем һәм тәрбия процесында Ризаэддин  Фәхреддиннең мирасын өйрәтүнең заманчалыгы» .Зәй  шәһәре  МБОУ №7 урта мәктәбендә үткәрелгән Ризаэддин Фәхреддин  укуларыннан күренеш




четверг, 26 января 2012 г.

30.11.2011.“Халык күңелендә калган моң”


М.Фәйзинең 120 ел тулуга багышланган  төбәкара конференция узды. Анда Сарман, Азнакай, Мөслим районнары мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучылары катнашты. М.Фәйзи иҗатын яктырткан  әдәби презентацияләр (Г.И.Җәлилова). Язучының “Галиябану” әсәреннән өзекләр күрсәтелде.

Волонтерлар”Күбәләгемне “инглизчә җырлый


Бөтендөнья студентларының 2013 елда Казанда үтәчәк җәйге Универсиадасы стартларында чыгарга дүрт еллап вакыт калып бара. Шул чорда чит ил спортчыларына, киләсе кунакларга хезмәт күрсәтергә сәләтле хезмәткәрләр әзерләп куярга кирәк.Аларны аэропортта, вокзалда каршы алып, кунакханәләргә урнаштырып, меңьеллык калабызның истәлекле урыннары белән таныштырырлык, бөтен кызыксындырган сорауларга җавап бирерлек яшьләрне әзерләү бүгеннән үк башланырга тиеш. “Универсиадасы -2013“дигән 10 минутлык музыкаль күренештә Волонтерлар ”Күбәләгемне “инглизчә җырладылар. Якупова Нәргизә дә шул яшьләр арасына эләксен иде! Чөнки ул быел Инглиз-Татар академиясен укып бетерә. Инглиз, гарәп, немец телләрен белә.