Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 4 октября 2012 г.

Бүген көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе-укытучылар көне.

  Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: “Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, “Укытучы!” диячәкләр.
Укытучылар көне - белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үтә.
Укытучылар көне бездә 5нче октябрьдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Россиядә 1965нче елдан билгеләнеп үтелә башлаган. Россиядә Укытучылар көнен Юнеско бары тик 1994нче елның 3 октябрендә генә, РФ президенты карары нигезендә раслады. Кытайда Укытучылар көне 1989нчы елдан бирле, 10нчы сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән.
Казахстанда Укытучылар көне “искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, СССРның Югары Советы Президиумы ризалашкан карары нигезендә, 1965нче елның 29нчы сентябрендә бәйрәм ителә.
Бразилиядә Укытучылар көне (o Dia do Professor) 15нче октябрь көнне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827нче елның 15нче октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрнең беренче әлифбаны өйрәнергә тиеш дип әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә положенияләре кәгазьдә 120 ел кала бирә.
Тәүге тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520нче номерлы мәктәптә,1947нче елда үтә.
Әзербайҗанда исә Укытучылар көне шулай ук октябрь аеның беренче ял көнендә бигеләнеп үтелә. Һәм ул быел 7 октябрьгә туры килә.
Шушы уңайдан барлык белем бирүчеләрне бүгенге һөнәри бәйрәме - Укытучылар көне белән ихластан кайнар котлыйбыз! Сез - укучыларга “икенче әни” яисә “икенче әти” булып, аларга үзегезнең йөрәк җылыгызны бирергә, укымышлы булсыннар дип бар белемегезне ачып салырга әзер затлар. Бүгенге президент та, тәҗрибәле теш табибы да, мәртәбәле юрист та, оста пешекче дә һәм башка үрнәк итеп куярлык һәнәр ияләре дә - сездә белем һәм тәрбия алган кешеләр. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр туачак таңга сөенеп имин тормышта яшәвегезне теләп калабыз.

Хөрмәтләнеп яшәсеннәр!

  Октябрь ае өлкәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. 5 класс укучылары мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларны һәм бүтән хезмәткәрләрне өйләренә барып котлап кайтты.
                                                       
    
Әсләхова Фәния апа янында кунакта
         Иртән сызылып аткан алсу таңнар,
    Олы бәхет алып килсеннәр.
    Туар көннәрегез шатлык белән
     Картлык көннәрегез тигезлектә,
     Бер кайгысыз, имин үтсеннәр.