Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 28 февраля 2013 г.

Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал – үзара аралашу, аңлашу коралы ул.

     hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал – үзара аралашу, аңлашу коралы ул. Адәм баласының иң изге, иң даhи хисләренең берсе – туган телгә гамьле, хөрмәте булу, төбәгең, шәҗәрәңне белүдер. Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы – шәхси үрнәк! Минемчә, тел тәрбиясендә ул – нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел – ананың балага иң зур бүләге,» - ди халык. Мәгълүм ки, татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез. Бу вакытта менә Туган тел көне кебек бәйрәмнәр дә бик мөhим. Әлеге максаттан безнең Баланлы гомуми белем бирү мәктәбендә соңгы елларда Туган тел атналыгы уздырыла. Атна кысасында бик күп чаралар уздырыла. Мәсәлән кайберләрен генә атап китәм. Атна дәвамында “Нәфис сүз остасы”, “Иң яхшы диктант язучы”, “Тылсымлы сүзләр остасы” 1 – 6 сыйныфлар әкиятләр, 7 – 9 сыйныфлар сочинениеләр тәкъдим итәләр. 21нче февраль көнне Туган тел көне билгеләп үтелә.          Бәйрәмне Г. Тукайның «Туган тел » шигыре белән башлап җибәрдек. Бер гасырдан артык инде ул телләрдән төшмичә укыла, ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә hәм киләчәктә дә тәрбияләнер. Гомумән алганда, безнең бөтен әдәбиятыбыз гына түгел , милли сәнгатебезнең төрле жанрлары да Г. Тукай исеменә барып тоташа. Туган телгә багышланган әлеге чарада сүз телгә, сүзгә карата, Һәркайсыбыздагы гамьсезлектән арыну хакында барды. Кичә дәвамында 5 нче hәм 6 нчы сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Тукайның виртуаль музее белән танышу да укучылар өчен бик мавыктыргыч булды hәм кичәбезнең матур бизәгенә әверелде. Атналык әле дәвам итә. Кичәгә кергәндә, билетлар урынынан укучылар тел турында мәкаль-әйтемнәр, күренекле кешеләрнең фикерләрен әйтеп керәләр. Ул татар теле һәм әдәбиятына багышлана. Менә шушы уеннан мисаллар. Милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый. Бар өмет яшьләрдә. Туган телгә карата гамьсезлек чире берүк аларга күчмәсен иде. Минемчә, ана телен өйрәнү hич мөмкин түгел, ул фәкать ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миhербанлы – шәфкатьле итә. Үзенең ана телен әйбәт белгән зат кына башка телләрне дә өйрәнергә, белергә сәләтле. Һәм киресенчә, үзенең ана телен юньләп белмәгән кеше, үз теленә мәхәббәте булмаган, аңарга кимсетеп караган, үз халкының әдәбиятын укымаган, мәдәниятеннән йөз чөергән бәндә икенче телне дә яхшы белмәячәк. hәрхәлдә әлеге телнең бөтен нечкәлекләрен үзләштерә алмаячак. Моңа минем иманым камил. Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен, мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый. Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр! Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер – бәясе, хөрмәте бар. Ф. Яруллин:«Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый», - дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.