Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Татар илендә - ана телендә

Интернетта татарча шигырь язалармы?

Сетература – интернетта яшәүче челтәр әдәбияты дигәнне аңлата. Мине бу очракта дөньякүләм әдәбият та, русныкы да кызыксындырмый. Чөнки рус язучылары “сетератураны” моннан ун еллар чамасы элек, әлбәттә, чит илнекеләр бәхәсләшеп туйгач, мәш килеп тикшерделәр, тәнкыйть язмалары белән уртаклаштылар. Һәм тора-бара аларда бу хакта сүз куерту азайды. Ә интернетта язганнары китапка әйләнеп, кибет киштәләре аша тарала тора... Хәзер чират безгә җитте кебек. Татарча челтәр әдәбияты - сетература бармы?
 Бар, татар әдәбияты көннән-көн интернет кырын күбрәк яулый бара. Бервакыт, интернеттан татар әдәбияты, китабы дигән сүзләрне язып, “эзләү” төймәсенә баскач 30 га якын шушы темага кагылышлы татарча җитди сайтларга тап булдым. Бәлки бу әллә ни күп тә түгелдер... Шулай да руслар “сетература” чын, традициоан әдәбиятны бетермәсме дип бәхәсләшкән заманда без әле бердән-бер татарча әсәрләр уку чыганагы буларак язучы Марат Кәбиров сайтын гына белә идек, дисәм ялгышмамдыр. Димәк, алга китеш шактый.
 Әлбәттә, махсус әдәбиятка кагылышлы сайтларның күпчелегендә профессиональ язучыларның китаплары урын ала. Моны традицион әдәбиятның үз урынын интернетта табуы итеп кабул итәсең. Бу очракта интернеттагы традицион әдәбият “сетература” була дип аңлашыла.
 Ләкин соңгы вакытларда сайтлардан бигрәк, бернинди чыгым сорамый торган блоглар җанланды һәм аларны оештыручылар инде исемле каләм ияләре белән бергә гадәти укучылар да. “Мэйл.ру”да Марат Кәбиров, Фәнис Мотыйгуллин, Фаил Гыймадиев, Айрат Шәйхетдин, Ландыш, Фәйрүзә, Гөлнур, Лилия, Венер, Раиф, Наилэ һәм башка бик күпләрнең блогларында шигъри юллар укып кинәнергә була.
 Электрон Газета Intertat.ru:
 Кино барлыкка килгәч, "Кешеләр театрга йөрмәс ", – дип куркытканнар. Аннары, телевизор барлыкка килгәч, "Хәзер инде кино үлә" – дигәннәр. Әммә театрлар да бар, кинога да йөрибез. Бәлки блогларның барлыкка килүе, күбәюе – вакыт узу белән аларның сыйфатын да үстерер. Һәм матур әдәбияткә тагын да күбрәк укучы тартылыр. Күпләр бит китапны кулларына алганы юк, әмма блогларны даими рәвештә укып баралар.

Ходай талант биргән икән, аны бүлешергә дә кирәк Сатарга гына димәгән. Бу тормышта бөтен әйбер дә сатылмый. Сетература миңа бик ошый.

 Укучылар булуы бик әйбәт, әлбәттә. Миңа калса, аларны мәктәп укытучыларына бушка ноутбуклар өләшү һәм интернетка тоташтыру да бермә-бер арттырды. Инде укытучылар турында сүз чыккач, әйтим: иҗат әһелләренекенә караганда татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең шәхси сайтларына ешрак тап буласың! Һәм каләм ияләре белән чагыштырганда татар әдәбияты, китаплары турында алар күбрәк яза кебек. Чын тормышта да, виртуаль дөньяда да бер үк хәл, совет заманнарында йөкләнгән пропаганда эшен һаман укытучылар дәвам итә.

 Шулай да тора-бара чарланган каләм ияләренең үзләренең дә татар әдәбиятын, язучысын, китабын пропагандалау, рекламалау һәм татарча укучыларны югалтмау максатын күз алдында тоткан әдәби блогларлары, сайтлары артыр дип ышаныйк. Ул вакытта инде “татарча сетературада” шигырь, хикәяләрнең үрнәк булырдайлары тагын да күбәер.


ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЭЛЕКТРОН КИТАПЛАР

Татар телендә электрон китапларны, нигездә, яшьләр ала. Аларның телефоннан уку, махсус җайланмалар куллану буенча тәҗрибәләре шактый. Махсус программалар булганда, компьютер экраныннан уку да әлләни авырлык тудырмый. Студентлар һәм укучылар өчен электрон формат күпкә уңайлырак та. Шулай ук Казаннан, һәм Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә электрон китапка еш мөрәҗәгать итә. Хәтта Казанның үзендә яшәүчеләр дә читтә калмый, яраткан язучысының әсәре нәшриятта китап булып чыкканын көтәргә теләмәгәндә, алар аны электрон китап рәвешендә алып укый.
Моңа кадәр татар телендә китап укучыларның ихтыяҗын kitap.net һәм tatknigafond.ru кебек бушлай китапханәләр канәгатьләндереп килде. Алар бүген дә уңышлы эшли. Һәм шулар белән беррәттән webkitap.us дип аталган яңа сайт барлыкка килде. Аның төп максаты – авторларның яңа гына табадан төшкән әсәрләрен укучыга тәкъдим итү.
WEBKITAP.US - татар телендә электрон китап чыгарырга теләгән авторлар белән эшләүче нәшрият-кибет. Тематика чикләнмәгән: матур әдәбият та, һәртөрле кулланмалар да, мәгариф, тарих, фән һ.б. әдәбият та күз уңында тотыла. Китаплар нигездә pdf форматында, әмма авторның теләген исәпкә алып exe, fb2 форматлары да кулланыла. Кәгазьгә чыгарып укырга теләүчеләр өчен махсус эшләнгән rtf форматы куллану мөмкинлеге дә бар.
Түләү ысуллары күп төрле: моның өчен робокасса, сприпай һәм интеркасса системалары файдаланыла. Ә бу татарча электрон китапларны дөньяның теләсә кайсы почмагыннан сатып алырга мөмкин дигән сүз.
WEBKITAP.US китапларны үзенә алмый – бары тик әсәрне электрон китап рәвешенә китерә һәм интернетта сату мөмкинлеге бирә. Авторларга һәм китапка беркадәр реклама ясый.

Китапка хокук авторларның үзләрендә кала. Алар әсәрләрен кибеткә үзләренең бәясе белән тәкъдим итә, сатуга чыкканда моңа кибетнең процентлары өстәлә. (Электрон китап эшләү, реклама, аренда, түләү системаларының өлеш – барлыгы - 10-40 процент). Әйтик, әгәр автор китабын кибеткә 100 сумнан тәкъдим итә икән, сатуда ул 110 – 140 сум тирәсе булачак. Һәм һәр китаптан автор үзенең 100 сумын алып бара.
Электрон китапларны эшләү һәм кибеткә урнаштыру өчен WEBKITAP.US бер тиен дә акча алмый. Әмма китап бер ай буена бер тапкыр да сатылмый икән, аның бәясен берьяклы рәвештә төшерергә, ә инде өч айга китсә, бөтенләй кибеттән алырга мөмкин. Бу очракта, автор китабы кибеттә торсын өчен ай саен бер китап хакын түләргә тиеш була. Әмма китапларын укучыга тәкъдим итүдә авторлар үзләре дә өлеш керткәндә, мондый күренешләр булмый диярлек.
Кыскасы, танылган язучылар һәм үз талантына ышанган яшь авторлар өчен менә дигән мөмкинлек.



1 комментарий:

  1. Татар телен киңәйтүгә адым ясавыгыз күренә һәм бу бик тә шатландыра!

    ОтветитьУдалить