Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Алар хөрмәткә лаек

Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын,укытучым

                                                   Исәнмесез диеп башлыйм әле ,
                                                    Күрешү бит шулай башлана,
                                                    Сезнең белән очрашканга,дуслар,
                                                    Күңелебез шундый шатлана.
                                                    Шатлыклар күңелебездә
                                                    Ал кояш күгебездә
                                                    Дуслар килгәннәр кунакка
                                                   Зур бәйрәм бүген безд

Максат: Укытучы хезмәтенә,укытучыларга,олыларга карата зур хөрмәт хисе тәрбияләү.

А.б. Исәнмесез,хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Без сезнең б/н буген мөхтәрәм “Укытучылар елы”на багышланган Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын" дигән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз, чын кунелдән әйтәсе килгән рәхмәтләребезне җиткерергә тырышырбыз. (“Иң гүзәл кеше икәнсез”җыр яңгырый.)

Китапханәче чыгышы:

1.Аб. Бөтен гомерен балаларга биреп,
                Таңнан төнгә янып көюче,
                Күктә янган якты кояш сыман
                   Тирә- юньне нурга  күмүче-укытучым!
2 А.б..hәрбер сузе, ныклы көз карашы,
               Сабый күңеленең туренә үтүче,
               Авырлыклар килсә уртаклашып,
               Сиздермичә ярдәм итүче-Укытучым!

Барысы бергә: “Рәхмәтләрнең  иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

1.Россия тарихы дигәнен
Ничек җөррәт иттеп буярга.
Ачып укы син аның битләрен
Сиңа тарихны белү бик кирәк.
Үз тарихын белмәгән кеше
Бу дөньяда ник кирэк.
Хөрмәтле Фатих Нуруллович!
Агач аумый, тамыры тирән китсә,
Кеше бөек күркәм эш белән.
Яшәгез сез ныклы сәламәтлек,
Яшәү дәрте, күркәм эш белән.
Маннанова Динара башкаруында җыр “Туган тел”.
2.Хөрмәтле Сурия Фарисовна!
Гомер буе якты нур өләшеп,
Белем биреп, биреп тәрбия,
Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап
Купме кеше сезгә баш ия.
Сокландырлык гомер кичерәсез,
Балалар дип янып яшисез.
Олы җанлы,киң күңелле,якты
Фәрештә тиңләр кеше сез!
3.Зирәк Заһидовна
Әлифне таяк дип белми,
Мәктәпкә килдек.
Беренче дүрткә чаклы
Никадар белдек.
Истә әле каләм тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан.
Өйрәттегез безне язарга сез
Тотып башта нәни куллардан
Нәсимә Шәмсиевна
Каримова Альбина һәм Шәмсиев Айнур башкаруында “яшлек” биюе.
4.Гөлсинә Кадыйровна!
Рәхмәт сезгә ,рәхмәт чын күңелдән
Безне балагыздай күргән өчен.
Бәхетләрне мулдан бирсен иде
Озын итсен сезнен гомерне!
5.Лилия Җәүдәтовна!
Рәхмәт сезгә укытучыбыз,
Безнең яшь буынның
Йөрәгенә салдыгыз батырлык,
Куңеленә нур, теләгеннә канат,
Акылына бирдегез матурлык!
*Концерт номеры:Скетч”Шәһәр яшьләре”
6.Алсу Фаиловна!
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Омет тулы купме кузләргә сез
Яшәү чаткыларын салдыгыз.
Булган чакта сезнең кебекләр
Һәрбер кеше табар үз юлын.
Һәрбер кеше табар үз җырын.
Күмелеп калмас алтын бөртекләр
Булган чакта сезнең кебекләр
7.Юлия Генадьевна!
Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен,
Ял-йокыңны онытып янарга.
Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим дип зурлап эндәшә.
Яшьләр сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.
Якупова айгөл һәм Каримова Альбина башкаруында «Шаян биюе»
8.Мы спик инглиш шпрехен дойч
Позабыть не в силах.
Их впитала даже кров,
Та, что в наших жилах.
И теперь мы без труда
“Сникерс” прочитаем,
Лишь потом съедаем.
Уважаемая, Ландыш Гильмановна!
Благодарим Вас за то,
Что учите нас английскому языку

Зур өметләр били йөрәгемне,
Күргән саен балалар йөзен.
Ачышларга барам көне-төне,
Өр яңадан туа һәр көнем.
Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл җиреннән.
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә
Үкенмимен әле бүген дә,-дип әйтә безнең татар теле укытучысы.
9.Гөлшат Шагадатовна!
Якупова Айгөл башкаруында “Шомырт” җыры.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш, борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
1.А.. б 10.Бу кешеләр баскан җирләрендә нык торалар. Уңышсызлыклар аларны борчымый. Аларны алдавы кыен, чөнки бу кешеләр кешене үтәли күрәләр. Алар бик мөлаем, талантлы, энергияле, шат күңеллеләр, юкка-барга үпкәләмиләр.
11.Агач аумый, тамыры тирән китсә,
Кеше бөек күркәм эш белән.
Яшәгез сез ныклы сәламәтлек,
Яшәү дәрте, күркәм эш белән.
Хөрмәтле Шәйхетдинова Илгизә апа һәм Галиева Сәгыйдә апа менә сез бүген лаеклы ялда ,без сезне укыткан мәктәбебезгә кунак итеп чакырдык.Сезнең безгә әйтер сүзләрегез бардыр.Рәхим итегез!
Венера Закариевна!

Уч төбенә куеп җирне гүя,
Бүгенгесен аның, үткәнен
Күрсәттегез безгә...
Урап кайттык
Күрмәгән илләр үтәли.
Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,
Саулык теләп, зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен
Хөрмәт тоеп озак яшәгез.
2.А.б.11.Иртә таңда чыккан назлы кояш
Көн дә Сезгә бәйрәм китерсен.
Матур булсын Сезнең тормыш юлыгыз,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Бию 1-4 класслар башкаруында.
1.а.б.Безне балагыздай күргән өчен,
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
-         Рәхмәтләрнең иң олысы Сиңа булсын, укытучым!
-         Шушының белән безнең бүгенге кичәбез тәмам
























Комментариев нет:

Отправить комментарий