Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без...


Районның тарихи-мәдәни истәлекләре 
Мөслим авылы, Бакча урамы, Хафиз Фәиз йорты. 19 гасыр архитектурасы, таш, агач ике катлы йорт. 19 гасыр милли архитектура истәлеге. 
Октябрь урамы, 28. Мәчет. 1990 ел. Хәзерге заман милли культура архитектура истәлеге. 
Пушкин урамы.31. Мәктәп бинасы, 1901 ел. 4 класслы җәдид методы белән Мөсхәммәтхарис Фәизов укыткан бина. 
Ленин һәйкәле, Мөслим авылы. 
Олы Чакмак авылы. 1906 елда төзелгән мәдрәсә бинасы. Сәүдәгәр Хәлфиннәр төзәткән. Җәдид методы белән укытылган 3 бинаның берсе. Мөселман дөнья¬сында исеме билгеле мәдрәсә. 
Дусай авылы. Өч Дан ордены кавалеры Б.М.Салихов кабере (1910-1956). 
Исәнсеф авылы. Советлар Союзы Герое Г.В.Вәҗетдинов һәйкәле. 1990 ел, бронза (1907-1940). 
Рус Шуганы авылы. Земство мәктәбе бинасы. 1912 ел архитектура үрнәге. 
Тойгелде авылы. 1988 ел. Мәчет, агач. Милли культура архитектурасының типик үрнәге. 
Республикада Мөслелманнарның «изге урыннары» исемлегендә Үрәзмәт авылындагы «изге» кабер дә күрсәтелгән («Гасырлар авазы» («Эхо веков) журналы, май, 1995 ел, 264 бит). 



Районыбыз талантларга бай

Җирлегебездә туып, аның бәрәкәтле туфрагыннан, матур табигатеннән көч, иҗатка илһам алган күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, илдә танылган зур җитәкчеләр Мөслимне данлы итәләр. Мөслим җире Л. Шәрифуллин, X.Габдуллин, М.Баширов, Г.Гәрәев, Ф. Мусин, В.Гайфуллин, Р.Шәймәрдәнов, М.Вәлитов, Р.Ганиев, Д. Галләмова, Р.Мөхәммәтҗанов, Б.Тимеркәев, А.Галләмов, Р.Шәйхелисламов, Д.Заһидуллина һәм башка күп кадрлар Татарстанда һәм мәмләкәтебездә танылган фән докторларын, кандидатларын бирде. 
Ык буенда, Мөслим ягында туып-үскән, иҗат өчен илһамын шуннан алган якташлырыбыз арасында бик күп язучылар, шагыйрьләр, артистлар бар. Танылган җырчы, якташыбыз Зифа Басыйрованың кабатланмас үзенчәлекле җырларын тыңлап кемнәр генә сокланмаган! 
Шагыйрьләрдән Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов, Шәмсия Җиһангирова, Асия Минһаҗева, прозаиклар Фәрит Гыйльми, Флүс Латыйпов, Факил Әмәк, драматург Фоат Садриев, балалар  шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, яшь шагырә Лилия Садриева, артистлар Наил Әюпов, Рөстәм Сәрвәров, Зөфәр Харисов, композитор Котдус Хөснуллинның иҗади уңышларын якташлары сөенеп күзәтәләр. 


Садриев Фоат Миннәхмәт улы, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе, Язучылар союзы члены 

Ф.Садриев Мөслим районының Олы Чакмак авылында 1941 елның 10 мартында дөньяга килә. Җидееллык Чакмак мәктәбен һәм Шуган урта мәктәбен тәмамлагач, хуҗалык кибетендә сатучы, авыл китапханәсендә эшли. 1963-1970 елларда Сарман һәм Мөслим районнары газеталарында журналист, 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының укыту-консультация пункты белән җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр Ф.Садриев Мөслим районы “Авыл утлары” газетасында редактор булып эшли. Эшеннән аерылмыйча гына Казан дәүләт университетының читтән торып “Татар теле һәм әдәбияты” бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР сәнгать министрлыгының беръеллык театр курсларын тәмамлый. Ул ике дистәгә якын сәхнә әсәрләре авторы. Аның “Оҗмах ишеге төбендә” исемле беренче пьесасы “Идел” альманахында 1970 елда дөнья күрә. 
Соңыннан аның Әлмәт драма театр белән күпъеллык хезмәт эшчәнлеге башлана. Әлегетеатрның сәхнәсендә аның “Их сез, егетләр!”, “Ач тәрәзәң”, “Кондырлы кодачасы”, “Тозлы бал”, “Безнең авыл кызлары”, “Аяз көнне яшен” әсәрләре дөнья күрә. Ф.Садриев – танылган прозаик. Аның каләме белән күпсанлы хикәяләр, юморескалар, повестьлар язылган – “Шаһзаманов эше”, “Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән”, “Рәхмәт, әтием!”, “Көлми торган кеше”. 1992 елда ул үзенең “Таң җиле” исемле беренче романын чыгара. Роман укучыларның хөрмәтен яулый. Ф.Садриев – ТР танылган мәдәният эшлеклесе (1991), 1981 елдан язучылар берлеге члены. 


Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов
Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950 нче елның 15 нче декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый.1973 – 1975 нче елларда армиядә - Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 нче елга кадәр район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982 – 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Мөҗәһит мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен “Халык мәгарифе отличнигы”, 1996 нчы елда “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы “ дигән исемнәргә лаек булды, югары категориягә ия. 2007 нче елда ул “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелде.”Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбленең актив әгъзасы.Халык уен коралларында уйнау буенча күп тапкырлар лауреат исеменә лаек булды.
Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы”(хәзерге”Сабантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер дистәдән артык китап авторы. “Очты, очты...” һәм “Акыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында икесе дә икенче урынга лаек булды.2007 нче елда “Рухият” фонды тарафыннан үткәрелгән “Балаларга бүләк” конкурсында Мөҗәһит Әхмәтҗанов профессиональ язучылар арасында лауреат исеменә лаек булды. Мөҗәһитнең балалар өчен язган шигырьләре теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. 
Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.
Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш – Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрь, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында “Мөслимем җәүһәрләре”, Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган “Кыңгыраулы мәктәп еллары”, үзе урта белем алган Күбәк авылы һәм аның мәктәбе тарихына багышланган “Күбәгем – туган төбәгем” исемле китаплар авторы буларак та укучыларга билгеле. 2009 нчы елда “Рухият” фонды тарафыннан “Зирәк булу кирәк” исемле табышмаклар китабы дөнья күрде.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов – 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Мөҗәһитнең үз дөньясы, үз мәктәбе, үз балалары. Аның шигырьләре мәктәп тормышыннан шаулап – гөрләп, чыңлап тора. Китап битләреннән Мөслим малайлары, Мөслим кызлары елмайган шикелле. Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә, үзенең элгәрләреннән иҗади өйрәнә. 


Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызы

Ш.Җиһангирова Мөслим районының Баек авылында 1951 елның 28 февралендә дөньяга килә. Урта белемле Казан шәһәрендә ала. 1974 елда КДУның татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. 
Шәмсия – бик күп популяр җырлар авторы; моңа кадәр ул үзенең лирик шигырьләре белән танылу алды. Укучылар аның “Төсле моң”, “Яшел гармун”, “Җирсу” китапларын яратып укыды. Шәмсия Җиһангирова–ТР Язучылар берлеге члены. Бүгенге көндә “Яңа гасыр” радиосында баш редактор булып эшли. 
Ул шулай ук күп кенә повесть һәм әсәрләр, юмористик хикәяләр авторы да. Аның каләменнән матурлык һәм җылылык бөркелә. Ул – лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә. 

Факил Әмәк
Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби псевдонимы — Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.Факил кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче класста укыганда шигырьләр, дөресрәге, эпиграммага тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге-көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче, комбайнчы ярдәмчесе һәм башка хезмәтләр башкара.
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972—1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә иҗат эшен туктатмый. Армиядән кайту белән райондагы иң зур «Михайловка» совхозында комсомол оешмасы секретаре, бераз соңрак республикада үрнәк саналган Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. Әмма югары белем алу теләге көчлерәк булып чыга, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм гомерен мәгариф, мәгърифәтчелек эшенә багышлый.
Укыту эшчәнлеге Мөслим районы Октябрь авылында башлана. Гаилә корып җибәргәч, туган авылына кайта һәм мәктәптә әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыта, 1981 елда Октябрь мәктәбендә эшләүче укытучылар аны үз мәктәпләренә директор итеп чакырып алалар. Берничә елдан
ул райондагы иң зур саналган Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
Язмыш Факил Сафинны 1984 елда Чаллы шәһәренә алып килә. КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. Эш дәверендә I нче класслы мастер, КамАЗның Мактау тактасына кертелә, Минавтопром буенча җиңүче була. 1988 елда Чаллының Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф. Сафинны укыту эшенә чакыртып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә рус телле балаларга 8 нче сыйныфларга кадәр «Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте» дигән яңа фән-дәресләр укыта башлый. Бераздан Тукай район мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә. Тик иҗат эше тынгылык бирми. Шул елларда аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый.
1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорында данлыклы «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә. Авыр икътисади буталыш башланган елны газетаның абруен күтәрүгә зур көч куя. 1991 елның февралендә Факил КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. Беренче Татарстан президентын сайлаган чорда Шәймиев Минтимер Шәрип улыннан шәһәрдә иң беренче татарча интервью алган кеше ул була.
Ул көннәрдә, аннан соң Чаллыда Факил Сафинның иҗатын яклаучылар, аңа фатиха бирүчеләр арасында танылган әдипләр Газиз Кашапов, Кадыйр Сибгатуллин була. Хәниф Хөснуллин аның шигырьләрен җыйнап Мөдәррис Әгъләмов-ка Казанга җибәрә. Күп тә үтми, «Шәһри Казан» газетасында шагыйрь Факил Әмәк исеме пәйда була, бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. Аның республикада таныла башлавы була бу.
1991 елның август аенда Факил Сафин «Аргамак» журналына проза, шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. Беренче санны әзерләүдә катнаша, журналны саклап калу өчен зур көч куя һәм, 1993 елның көзеннән җаваплы сәркә-тиб итеп билгеләнгәннән соң, «Аргамак» журналы эчтәлеге, тышкы бизәлеше белән республика басмалары арасында алдынгы урынга чыга.
1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия колледжына әдәбият укытырга китә. Укыту-тәрбия эшендәге үзгәрешләр,
яңа технологияләр, методикалар барлыкка килү, яңалыкка омтылу шәһәр җитәкчеләрен Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару фикеренә этәрә. Яңа журналны оештыру Факил Сафинга йөкләнә. «Фән һәм мәктәп» журналы 1996 елның октябрь аеннан чыга башлый.
Әдәбиятка Ф. Сафин бай «күңел тарихы», тормыш тәҗрибәсе булган хәлдә килеп керә. Беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап ала, тиз арада әсәрләрендә фәлсәфи бөтенлеккә ирешә алган үзенчәлекле язучыларның берсе булып таныла.
Факил Сафин — «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы.
2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Ул кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, хәзер инде халыкка билгеле әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештыра, аңа уңышлы җитәкчелек итә.
Факил Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Бигрәк тә балалар җырын үстерүгә зур әһәмият бирә. Шәһәр үзешчән композиторлары арасында ул, беренчеләрдән булып, Казанда Татарстан Президенты Аппараты, «Җыен» фонды үткәргән балалар җырлары конкурсында катнашып лауреат булды.
Чаллы шәһәрендә үткәрелә торган Республика «Тургай» җыр фестивален оештыруда турыдан-туры катнашты, бу фестивальнең беренче җиңүчесе булды (үзешчән композиторлар арасында).
Факил Сафин — Чаллыда иң тәүге балалар иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Шәһәр «Балалар иҗат үзәге»ндә шигырь түгәрәге үткәреп йөргән чагында, ул «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыру фикеренә килә. Күп каршылыклар аша бу газета оешып, тиз арада балаларның яраткан басмасына әверелә. Ул балалар әдәбиятында да актив эшли. Аның балалар, яшүсмерләр өчен заман сулышын тоеп, алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә. 1994 елда курчак театрлары өчен Ю. Чеповецкийдан тәрҗемә иткән «Тычкангали һәм Мыраубәк» дип аталган спектакльне балалар яратып карыйлар.
Чаллы язучылар оешмасы рәисе урынбасары, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999—2002) буларак та Ф. Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә.Факил Сафин — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999), 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

 Садриева Лилия Яссир кызы
Л.Садриева Мөслим районының Дусай авылында 1962 елның 14 апрелендә туа. Дусайда – башлангыч, Баек мәктәбендә урта белем алып, Казан Дәүләт Культура институтына – режиссерлык факультетына укырга керә.
1982 елда Баек авылы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. 1985 елда “Авыл утлары” газетасы редакциясендә эшли башлый, ә 1986 елдан аңа район мәдәният йортына инспектор вазыйфасы йөкләнә.
2002 елның җәендә Лилия үзенең беренче шигырьләр китабын чыгара – “Өр яңа яз” исемле китабына аның йөздән артык шигыре, дистәгә якын җыры һәм багышлаулары урын алган.


Комментариев нет:

Отправить комментарий