Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Серле сандык.


Авылдашларны искә алып
Татар халкы музыка уен кораллары.

Баланлы авылында элек тальян гармунда уйныйлар иде.Бигрәк тә Галиәхмәтов Гали абый.Өздереп тә уйный иде инде!..
  Тальян гармун. Уң ягында-озынча12-15 төймә,ә сул ягында бас акордларын чыгара торган өч, өстәрәк нәзе  кенә тавышлы бер төймә бар. Кайчандыр бу гармонсыз бернинди бәйрәм дә узмаган. Ә тальян  гармунда уйнаучы кеше гел хөрмәткә лаек, аның урыны  түрдә булган.
   Курай.Ул киптерелгән камыш ботагы яки агачтан ясалган. Хәзерге курайларның күбесе металдан эшләнә.Әлеге уен коралы озынча, өске ягында дүрт, ә астында бер тишеге бар.Тишекләрне бер-бер артлы каплап өргәндә, матур көй чыгара. Рәссамчы Имамов Илисәй абыйның курай ясаганы бар.
  Думбра.Зур скрипканы хәтерләтә.Ул- агачтан ясалган өч кыллы  уен коралы. Думбрада берьюлы бар кылларга да сугып уйнаганнар,ә аннан чыккан көйгә кушылып төрле хикәяләр сөйләгәннәр.
  Мандолина.Овал яки ярымовал формасында кыллы уен коралы. Мандолинада плектр(медиатор) ярдәмендә уйныйлар. Шәйхетдинова Илгизә, Хәбибуллина Сәгыйдә апалар уйный иде. Безгә башлангыч сыйныфта җыр укыттылар . Хәзер исән- саулар. Лаеклы  ялда хөрмәтле укытучылар.
    Дуга формасында тагын бер кызыклы музыка уен коралы-Кубыз.
Дуганың очлары нечкәрә  бара, ә бер ягында кечкенә генә теле бар. Кубызны иренгә якын китереп, сулыш, тел  һәм бармаклар ярдәмендә моңлы салмак көй чыгарганнар.
    Сорнай-мөгездән ясалган туй боргысы, өрелмәле уен коралы.Элек туйлар әлеге уен коралыннан башка узмаган.