Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Файдалы киңәшләр

Кәеф Ничек? → Файдалы киңәшләр

Химияле тормыш  .Кер юу.
 Кер юу порошогының вак кисәкчекләре һавага тиз тарала һәм сулыш юлларына эләгә. Отдушкалар сулыш юлын ярсыта, аллергия чыгуга сәбәп була Зыянын киметү өчен
 Порошокның иссезен яки балалар кере өчен булганын, аллергия чыгармый торганын куллану яхшырак. Шунысы бар балалар киеме өчен ясалган порошокның нигезендә сабын һәм анда кер юу машинасы спираленә юшкын утыртмый торган матдәләр кушылмый. Керне кул белән юганда пирчәткә кию мәҗбүри. Кер порошогы кул тиресен киптерә, зыянлы матдәләре тәнгә үтеп керә. Хлорлы һәм агарта торган матдәләр кушылган чистарту чараларын чамасын белеп, сакланып кулланыгыз.

Чәйнексез булмый яшәп
Өйдә чәйнек булмаса, өйнең яме дә, тәме дә юк. Самоварлар бик сирәк кулланыла торган, чәйне 1-2 минут эчендә кайнатып бирә торган электр чәйнекләре баскан чорда яшибез. Шуңа бу сәхифәдә электр чәйнеге турында сөйләшербез. Электр чәйнекләренең күбесе бары 1-2 елга гына чыдый. Я хезмәт срогы чыга, я яна, яисә суын агыза башлый. Дөрес кулланган очракта исә яхшы сыйфатлы чәйнек биш ел хезмәт итә ала. Озаккарак чыдасын өчен нинди чәйнек сайларга соң?

Яратмаган эш: китәргәме, түзәргәме?
Кызганычка каршы, гел күңел тарткан җирдә генә эшләп булмый. Һәм безгә еш кына “Нишләргә?” дигән бер мөһим сорауга җавап эзләргә туры килә. Китәргәме, әллә түзәргәме?...

Үләннәр һәм җиләк-җимештән шифалы чәйләр
Йокы чәе
 1/2 чәй кашыгы ромашк чәчәге яки дару чәчәге, 1/2 чәй кашыгы кипкән лаванда, 1/2 чәй кашыгы бөтнек, 1/2 чәй кашыгы фенхель орлыгы, 1/2 чәй кашыгы мелиссаны, кайнап торган 2 чынаяк су коеп, 5-10 минут төнәтергә. Йокы алдыннан эчәргә киңәш ителә.




1 комментарий:

  1. Файдалы киңәшләрегез бик тә булыша үзебезгә, калганнарга да бу рубриканы укырга тәкъдим итәм!

    ОтветитьУдалить