Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

понедельник, 30 января 2012 г.

"Чәчкә"үзенең укыган мәктәбендә кунакта.


Габделхакова Лилия үзенең иҗат дуслары белән Баланлы авылы укыган мәктәбенә кунакка килде.Ул анда укучылар, укытучылар, авылдашлары белән җылы әңгәмә корды. Биюче Ләйсән Фасахова, яшь җырчылар-Ирек Гыйбадуллин, Рүзәл Талипов үзләренең моңлы җырлары белән укучыларны сөендерделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр."Чәчкә" "Язмыш" җыры белән үзәкләрне өзде.Лилия укыткан укытучыларына зур рәхмәтләр әйтеп, авылдашлары бүләк иткән чәчәк букеты  белән юлга кузгалды.Уңышлар аңа!










Комментариев нет:

Отправить комментарий