Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

понедельник, 17 декабря 2012 г.

БЙА әзерләник!

5-9 сыйныфларда татар теленнән БЙА әзерлек  өчен эшләнгән ярты еллык контроль эшләр.
Билге куела баллар нигезендә
5 балл
-1 балл А тест,
-2балл В сораулары,
-3 балл С текст
5 сыйныф
А1. Сүзнең дөрес язу очрагын күрсәтегез.
1) шагир;
 2) шагыйр;
 3) шагыйрь;
 4) шагъыйрь.

А2. Бер иҗекле сүзне күрсәтегез. *
 1) күзлек;
 2) утыз;
 3) яу;
 4) алкышлау.

А3. Э хәрефе татар телендәге кайсы сүздә сузык авазны белдерә?
1)      маэмай;
2)      электр;
3)      эшчән;
4)      тәэмин.

А4. Алгы рәт сузыклары гына булган төркемне күрсәтегез. *
 1) [а], [у], [ү]
 2) [и], [о], [е]
 3) [ә], [ө], [ү]
 4) [ы], [о], [о]

А5. Дөрес язылышка туры килмәгән сүзне табыгыз. *
 1) көзге;
 2) болыт;
 3) өмет;
 4) тормыш.

А6. Кызылканат сүзенең төрен күрсәтегез. *
1)      тамыр сүз;
2)      парлы сүз;
3)      кушма сүз;
4)      тезмә сүз.

А7. Юлдан-юлга күчерү өчен дөрес бүленгән сүзне табыгыз. *
1)      кый-ммәт-ле;
2)      кыймм-әт-ле;
 3)  кыйм-мәт-ле;
 4) кый-ммә-тле.

В. Текстны укыгыз. Биремнәрне үтәгез. *
Кыр казы. Беркөнне мин күл буена төшеп, үскән камышлар арасыннан барганда, “кыйгак... кыйгак...” дигән каз тавышын ишеттем. Камышлар аша суга кергәч, бер кыр казын күреп гаҗәпләндем. Камыш арасында, бер канаты белән генә очарга тырыша-тырыша, кыр казы талпына иде. Мине күргәч, ул бик курыкты бугай: тагын да ныграк талпына башлады. Ләкин минем аны тотарга көчем җитте. (М.Гафури)

В1.Текстан кушма сүзне күчереп языгыз. *
В2. Беренче җөмләдән тел алды тартыклары к,г кергән сүзләрне күчереп языгыз. *
В3. Интонациясе буенча соңгы җөмләнең төрен күрсәтегез. *
В4. Соңгы җөмләдәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз. *

С. Текстта нәрсә турында сүз бара? Бу очракта сез нишләр идегез? Фикерегезне биш җөмлә белән языгыз.
6 сыйныф
А1. Морфология нәрсәне өйрәнә? *
 1) җөмлә кисәкләрен;
 2) авазлар һәм хәрефләрне;
3) сүз төркемнәрен;
 4) телнең диалектларын.

А2. Басым сүз ахырында булмаган очракны табыгыз. *
 1) балакайлар;
 2) барсалар;
 3) бармыйлар;
 4) бардыгыз.

А3. Маэмай, тәэсир, тәэмин сүзләрендәге өченче аваз ничек атала? *
 1) сузык аваз;
 2) тел арты тартыгы;
 3) тел алды тартыгы;
 4)  һәмзә тартыгы.

А4. Исем нәрсә ул? *
 1) ярдәмлек сүз төркеме;
 2) җөмлә кисәге;
 3) модаль сүз;
 4) мөстәкыйль cүз төркеме.

А5. Ялгызлык исемен күрсәтегез. *
1) мәдәният;
 2) бөгелмә;
3) автобус
 4) депутат

А6. Сүзләрнең дөрес язылган очрагын табыгыз. *
1)      мехәбәт;
2)       мөхәббәт;
3)      меһабәт;
4)      мәхәббәт.

А7 Хәреф саны белән аваз саны туры килгән сүзне табыгыз. *
1)      яшьлек;
2)      игътибар;
3)      яңгыр;
4)      офык.

А8. Бу сүзләрнең кайсы сингормонизмның икенче төренә керми? *
1)      көлке;
2)      олы;
3)      тойгы;
4)      куркак
В. “Кышкы манзара”  сүзенең   синонимын яз.
В1. Гаҗәпләндем сүзенә фонетик анализ ясарга. *

С. Түбәндәге мәкальләрне кертеп, 9- 10 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз. *
Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.Оясыз сандугач сайрамас.Дусыннан аерылган җиде ел елар.Иленнән аерылган гомер буе елар.
7 сыйныф
А1.Ясагыч кушымча ялгау ысулы белән ясалган сүзне күрсәтегез . *
1)      БМО
2)      ташкүмер;
3)      татарча ;
4)      азык -төлек .

А2. Көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә сыйфатның кайсы дәрәҗәсе ясала ? *
1)      төп;
2)      кимлек;
3)      артыклык ;
4)      чагыштыру .

А3. Чөнки ул- *
1)      җыючы төркәгеч ;
2)      бәйлек сүз ;
3)      бәйлек;
4)      ияртүче теркәгеч.

А4. Синтаксисның төп берәмлеге . *
1)      сүз;
2)      аваз һәм хәреф;
3)      сүз формалары һәм сүзнең мәгънәләре ;
4)      сүзтезмә һәм җөмлә .

А5. Чабышкы атлар , сабантуй мәйданы сүзтезмәләренең төрен күрсәтегез . *
1)      сыйфат сүзтезмә ;
2)       исем сүзтезмә ;
3)      алмашлык сүзтезмә ;
4)      рәвеш сүзтезмә .

А6. Ахырында тиешле тыныш билгесен куегыз һәм төрен күрсәтегез. *
Тирә- якка дан тоткан ике агасы кебек чабышкы булачак.
1)      тойгылы җөмлә ;
2)      сорау җөмлә;
3)      хикәя җөмлә;
4)       боеру җөмлә.

А7. Җөмләдә кайсы җөмлә кисәкләре юк? *
Монда һәрбер сукмак , һәрбер почмак кадерле.
1)  ия;
 2) хәбәр;
 3) аергыч;
 4) тәмамлык.

А8 . Хәлләр мәгънәләре ягыннан ничә төрле була? *
 5;
 10;
 8;
 6;

А9. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә ? *
1)      кем? нәрсә?
2)      нинди ?кайсы?
3)      кайчан ?ничек?
4)      нишли?

А10. Җөмлә кисәге булмаган сүзне табыгыз . *
1)      ия;
2)      хәбәр;
3)      хәл;
4)       эндәш сүз.

Текст.
   Миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде . Тавык белән каздан башканы күрмәгән күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү көтелмәгән хәл булып чыкты. Күзләрем яшьләнде,тамак төбе җыерылды.Торналар озын биек аяклы,күк йөзендәге болыт кебек зәңгәрсу-кургаш койрыклы , хәтәр озын томшыклы кошлар икә.Аларны карап торасы булган да бит,әмма мин аларга таба йөгердем.Торналар , киң канатларын мәһабәт чайкап ,озын аякларын бөгеп , җиргә иңеп алдылар һәм күккә күтәрелделәр . Алар сихри күк йөзенә күтәрелделәр дә еракка киттеләр .(М.Мәһдиев буенча).

В1. Кыек тәмамлыкның астына сызарга. *
В2. Икенче абзацны беренче җөмләсен җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез . *
В3. Тексттан җөмләнең аерымланган кисәкләрен табыгыз.
В4. Сихри күк йөзе фразасының мәгънәсен аңлатыгыз. *
В5. Нинди сүзләрнең астына сызылган? *
С. Сезнең язын торналарның килүен,ә көзен китүен күзәткәнегез бармы?Үз фикерегезне 6-7 җөмлә белән языгыз. *
8  сыйныф
А1. Җөмләнең структур төрен билгеләгез: *
Явым-төшемсез көннәрдә кояш әле матур гына җылыта, ләкин андый җылы, коры көннәр инде сирәк була. (И.Г.)
 1) тезмә кушма җөмлә;
 2) иярченле кушма җөмлә;
 3) гади җөмлә;
 4) бер составлы җөмлә.

А2. Иярчен ия җөмләле кушма җөмләне табыгыз: *
1. Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
   Чын безнеңчә, матур милли көй (Г.Т).
 2.Ул биргән яулык та озак еллар түш кесәсеннән төшмәде (Ш.М.)
3. Кем килене булыр, шул борчый, шул уйландыра иде аны (Ә. Еники).
 4.Тимерне кызуында сугалар. (М.)

А3. Иярчен хәл җөмләләрнең ничә төре бар? *
 6;
 8;
 10;
 12;

А4. Иярчен тәмамлык җөмләне билгеләгез. *
 1.Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм. ( Г. Тукай)
 2.Тел әйтә алмаганны җыр әйтер. (М).
 3.Уянмый ул, бөтен дөнья тавышлансын. (Г. Тукай)
 4.Шундый бездә йола: Язлар җитү белән халык өйләр юа (Р.Ф.)

А5. Тезмә кушма җөмләләр нинди төркемнәргә бүленәләр? *
 1) теркәгечле һәм теркәгечсез;
 2) аналитик һәм синтетик;
 3) аналитик кына;
 4) синтетик кына.


А6. Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләне табыгыз. *
1. Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый. (Г. Т.)
2. Кышкы көн кыска булганлыктан, бик тиз караңгы төште. (Р. Н.)
 3.Сибелә, сибелә алма чәчәкләре
 Җилләр искәндә. (М.Н.)
 4.Кемнең итәгенә ут капса, шул яна. (М.)

А7. Иярчен максат җөмләле кушма җөмләне табыгыз. *
 1.Арбалар тау астына таба кирегә тәгәрәп китмәсеннәр өчен, тәгәрмәч асларына агачлар кыстырдык(Г.И.).
 2.Факт шул: аклар армиясеннән качкан солдатлар алар (А.Ш.)
 3.Көн үткән саен, ул йорт эшенә бата барды. ( Г.И.).
 4.Карыны ачкангамы, ризык тәмле, бик тәмле иде (Р.Н.)
А8. Иярчен вакыт жөмләле кушма җөмләне табыгыз. *
 1.Уйласаң, уй җитәрлек анысы. (Ф.С.)
 2.Тик бер курку: бәхетемне Ил белән югалтудан.(Р.Ф.)
 3.Бәхете бар икән малайның: әнисеннән хат килде.(М.Ә.)
 4.Бер атна үтүгә, капитан Вильданов госпитальдә иде. (Ф.С.)

А10. Түбәндәге җөмләдә бәйләүче чараны билгеләгез. *
Син шәһәрдән кайткач, барысын да сөйләрмен.
 1) мөнәсәбәтле сүз;
 2) -кач кушымчасы;
 3) янәшә тору;
 4) санау интонациясе.

В. Тексны укыгыз һәм текстан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез. *
“Туган туфрак” дигән сүз дөрес икән. Туган авылына, йорт- нигезенә якынлашкан саен, Сәүбәннең йөрәге ныграк җилкенә барды. Баштарак, йөрергәме-юкмы, дигән кебегрәк тибенеп яткан йөрәк, бераздан эчке бер талпыну белән сулкылдарга кереште, аннары чабып-йөгереп үк китте, ниһаять, авыл читендәге инеш аша салынган агач күперне чыгуга, ярсып-ярсып, ярылырдай булып тибә башлады. Унсигез ел аз гомер түгел шул... “Туган туфрагыннан башка үлән дә үсә алмый, балам,” – ди иде әнкәсе.Яз көне булды бу хәл. Бишенче-алтынчы сыйныфларда укучы Сәүбән, яланда йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген утыртып куйды. Аның өчен бакчалардагы иң яхшы туфракны алып керде, көн саен диярлек су сибеп тора башлады...Юлда кайтканда шиңә башлаган гөл тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп- яшелләнеп китте...Кинәт гөлгә әллә ни булды. Берничә көн эчендә чәчәк, таҗларын коеп бетереп, шиңә башлады. Башта яфрак очларын саргайтты, аннары сабагы да, сагыштан зар булган кеше төсле, сыгылып төште...Сәүбән нишләргә белмәде, һаман су сипте, гөлнең төбен йомшартты, кояшлырак урынга күчереп куйды. Ләкин үсемлеккә болар да файда итмәде.-Шунда ул әнкәсенә дәште:-Әнкәй, карале, матур гөлебез үлә бит, нишлибез инде хәзер?-Нишли дә алмыйсың, улым. Туфрагы килешмәгәндер, туфрагы. Туган туфракка ни җитә,--дип уйчан гына әйтеп куйды әнкәсе.“Кеше- табигать баласы”, дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Ул, туган якларыннан аерылып, нинди генә җиткелеккә ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен ятим сизә, моңсулана, боега... (Г. Гыйльманов).


В1. “Туган Туфрагыннан башка үлән дә үсә алмый, балам”,- ди иде әнкәсе җөмләсенең схемасын төзегез. *
В2. Текстан тиңдәш кисәкле җөмләне күрсәтегез. *
В3. Аерымланган рәвеш хәлле җөмләне аерып языгыз.

В4. Сагыштан зар булган кеше төсле, сыгылып төште сүзтезмәсенең мәгънәсен аңлатыгыз.

С1. Текстка исем бирегез. *
С2. Туган туфрак сүзтезмәсенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Әлеге теманы яктыртып нинди әдәби әсәрләр беләсез? *
С3. Түбәндәге мәкальләрне кертеп, 9- 10 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз. *
Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.Оясыз сандугач сайрамас.Дусыннан аерылган җиде ел елар.Иленнән аерылган гомер буе елар.

9  сыйныф
1 нче өлеш.Текстны укыгыз  һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.
Ике йөрәкле кеше
1)Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да күп булмый торгандыр. 2)Әнкәй мондый буранны “җен туе” ди. 3)Күз ачкысыз кар гарасаты. 4)Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең. 5)Ничек кенә җылы киенсәң дә, суык җил күз ачып йомганчы сине үзенең сөякләргә үтеп керерлек салкын тулы кочагына бөтереп ала, тәнеңдәге һәр күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга. 6)Бит-йөзеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. 7)Иң мөһиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. 8)Гел шул хакта гына уйларга туры килә. 9)Уйларың башка якка китеп, юлдан язсаң, тиз генә эзгә төшәм димә. 10)Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак  карын ялап та, кимереп тә ала алмый.
11)Шулай барганда, бер тавышка игътибар иттем. 12)Хәер, мин ул тавышны байтактан  ишетеп килә идем инде. 13)Башта аны җил галәмәтедер дип уйладым. 14)Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште. 15)Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.
16)Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым. 17)Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым. 18)Төргәк кыймылдап куйды. 19)Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. 20)Әйе, ята иде, чөнки әлеге тере төргәк аз гына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.
21)Көчекне кулыма алдым. 22)Аның калтыранган тәнен тойдым. 23) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте. 24)Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.
25)Изүемне ачып, көчекне куеныма куйдым. 26)Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк кереп үрмәләде, нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды.
27) Минем үземә дә җылы булып китте. 28) Бураны-кары да, зәһәр суыгы да инде куркытмый иде. 29)Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем. 30)Уен эшмени – куенымда, ярсып-ярсып, берьюлы ике йөрәк тибә иде!
                                                                           (Г. Гыйльманов)
Укылган текст нигезендә А1-А7 биремнәрен үтәгез. А1-А7 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.


А1   Кайсы вариант җавабында “Сөйләүче кемнәр өчен үзен гаепле сизә?”                                       соравына җавап булырдай мәгълүмат бар?
         1) Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым.
         2) Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.
        3) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте.
        4) Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде.
А2   Калкына башласа сүзтезмәсенең  (20 нче җөмлә) текстта нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.
        1) үсә башласа
        2) йөгерә башласа
        3) өрә башласа
        4) хәрәкәтләнә башласа
А3 Составында чагыштыру сурәтләү чарасы кергән җөмләне күрсәтегез. 
        1) Күз ачкысыз кар гарасаты.
        2) Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште.
        3) Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак  карын ялап та, кимереп тә ала алмый.
4) Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.
А4    Хаталы фикерне табыгыз.
        1) игътибар сүзендә (11 нче җөмлә) хәреф һәм аваз саны тигез
        2) тавыш сүзендә (14 нче җөмлә) [w] авазы бар
        3) берьюлы сүзе (30 нчы җөмлә) ясалышы ягыннан  кушма сүз
        4) көчек сүзендә (19 нчы җөмлә) икенче иҗектә [ө] авазы ишетелә
А5 Сингармонизмга буйсынмаган сүзне күрсәтегез.   
        1) уйларың
        2) байтактан
        3) бияләй
        4) гадәти
А6  Ясалма сүзне күрсәтегез.    
        1) төргәк
        2) бит-йөз
        3) көчек баласы
        4) буранлы
А7 Төшем кушымчалы сүзе булган җөмләне табыгыз.  
        1) Төргәк кыймылдап куйды
        2) Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең.
        3) Көчекне кулыма алдым.
        4) Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым.
2өлеш
В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1  12 нче җөмләдәге байтактан сүзенең синонимын табыгыз. Бу синонимны язып куегыз.
В2     11-16 нчы җөмләләрдән тотрыклы сүзтезмәне эзләп табыгыз һәм язып куегыз.
В3      1 нче җөмләнең грамматик нигезен табып язып куегыз.
В4     7-14 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкле җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз. 
В5     Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Кереш
           сүзгә бәйле рәвештә куела торган өтерләрнең цифрларын аерып язып куегыз.
          Уйларың башка якка китеп,(1) юлдан язсаң,(2) тиз генә эзгә төшәм димә. Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та,(3) кимереп тә ала алмый. Шулай барганда,(4) бер тавышка игътибар иттем. Хәер,(5) мин ул тавышны байтактан ишетеп килә идем инде. 
В6    26 нчы җөмләдә ничә грамматик нигез бар? Җавапны цифрлар белән күрсәтегез.
В7      Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Тиңдәш
            кисәкләр арасында куелган өтерне аерып язып куегыз.
      Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде,(1) киресенчә,(2) көчәя,(3) ачыклана гына барды. Чыелдаган тавыш чыгарып яткан ул төргәккә мин аздан гына китереп басмадым. Үзем дә сизмәстән,(4) читкә тайпылдым. Төргәк кыймылдап куйды. Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. Әйе, (5) ята иде,(6) чөнки әлеге төргәк аз гына калкына башласа,(7) аны җил,(8) сукмактан кубарып,(9) үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле
В8    Беренче абзацтагы җөмләләр арасыннан иярчен кире җөмләне табыгыз.  Җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.
В9  16-25 нче җөмләләр арасыннан кушма җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.
        
3 нче өлеш
2нче өлештә бирелгән текстны кулланып, аерым битләрдә С2.1 яки С2.2 биремнәрен үтәгез. Сочинение яза башлаганчы, сайлап алынган биремнең номерын язып куегыз.

С2.1   Әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачуда чагыштыруларның роле” темасына сочинение языгыз.).
 Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.
                     Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.

С2.2  Текстның бетемендә (финалында) китерелгән  “Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем“ җөмләсен Сез ничек аңлыйсыз?
            Сочинениедә укылган тексттан фикер агышыгызны дәлилли торган 2 аргумент китерегез.
            Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.


Комментариев нет:

Отправить комментарий