Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 18 сентября 2014 г.

Тест
Җөмлә кисәкләре.Ия.
1. Ия
а)  мөстәкыйль мәгънәле һәм төрле килештәге исемнәр белән белдерелә.
б) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәге.
2. Иянең сораулары
а) кем? нәрсә?
б) кемнең? кемгә?кемдә?
в) кем? кемне? кемнән?
3. Ия
а) төрле сүз төркемнәре белән белдерелә.
б) исем белән генә белдерелә.
в) исем, сыйфат, сан белән белдерелә ала.
4. Ия ясалышы ягыннан
а) гади, тезмә, кушма
б)гади, кушма
в)гади һәм тезмә була
5. Иягә хас үзенчәлекләрне күрсәт.
а) баш килештә килә, башка сүзгә буйсынмый.
б) ия янында бәйлек һәм бәйлек сүзләр килә.
в) ия күплек сан, тартым, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ала.
г) кем? нәрсә? соравына җавап булып килә.
6. Көймә килә - эзе юк. – бу җөмләдә ия:
а) көймә
б) эзе
в)көймә,эзе
7. “Язгы җилләр”- тарихи роман.- Бу җөмләдә ия:
а)гади ия
б) тезмә ия
в)кушма ия
8. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.- бу җөмләдә ия:
а) сөяк
б) җанны
в) җылы, салкын
9. Гади ия
а) бер генә сүз белән белдерелә.
б)  таркалмый торган сүз белән белдерелә
в) бер һәм берничә сүз белән белдерелә.
10. Тезмә ия
а) бер генә сүз белән белдерелә.
б)  таркалмый торган сүз белән белдерелә
в) бер һәм берничә сүз белән белдерелә.
Тест
Җөмлә кисәкләре.Хәбәр.
Дөрес җавапны сайла.
1. Хәбәр
а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аңа буйсынып килгән кисәк
б) исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче кисәк.
2. Хәбәр төзелеше ягыннан
а) гади хәбәр
б) кушма, тезмә хәбәр
в) гади, кушма, тезмә хәбәр
3. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап хәбәрләр:
а) исем хәбәрләр
б) сыйфат хәбәрләр
в) исем һәм фигыль хәбәрләр

4. Хәбәрнең сораулары
а) нишли? нишләде? нишләгән?
б) кем? нәрсә?
в) нишли? нинди?
5. Гади хәбәр
а) бер сүз белән белдерелә
б) берничә сүз белән
в) таркалмый торган сүзтезмә белән
6. кушма хәбәр
а) бер сүз белән белдерелә
б) берничә сүз белән
в) таркалмый торган сүзтезмә белән
7. Тезмә хәбәр
а) бер сүз белән белдерелә
б) берничә сүз белән
в) таркалмый торган сүзтезмә белән
8. Мин сезгә шул турыда сүз бирәм – Бу җөмләдә хәбәр:
а) гади фигыль хәбәр
б) кушма фигыль хәбәр
в)тезмә фигыль хәбәр
9. Иртә белән көн томанлы иде. Бу җөмләдә хәбәр:
а) гади исем хәбәр
б)кушма исем хәбәр
в) тезмә исем хәбәр белән белдерелгән
 10. Бүген көн ут кебек.Бу җөмләдә хәбәр:
а) гади фигыль хәбәр
б) кушма фигыль хәбәр
в)тезмә фигыль хәбәр  белән белдерелгән
11.Син безне тәрбияләп үстердең, инде инде без сине тәрбияләргә тиеш. –Бу җөмләдә:
а)хәбәр -үстердең
б) хәбәр -үстердең, тәрбияләргә тиеш
в) хәбәр- үстердең, тиеш
12.Ия белән хәбәр арасында
а) нокта, ике нокта
б)сызык
в) җәя, нокталы өтер куела
13. Әркәмә Пермяков- рус малае. Сызык ни өчен куелган?
а) ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгән.
б)мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен
в)ия-алмашлык, хәбәр-исем белән белдерелгән
14. Бу- шәһәрдәге иң зур, иң биек йортларның берсе. Сызык ни өчен куелган?
а) ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгән.
б)мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен
в)ия-алмашлык, хәбәр-исем белән белдерелгән
                                                                Тест
Җөмлә кисәкләре.Аергыч.
1. Аергыч
а)Җөмләдә фигыль белән белдергән кисәкне ачыклап килүче сүз.
б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз.
в) Предметның билгесен белдерүче сүз
2. Аергычны ияртеп килгән сүз
а) аерылмыш дип атала
б) аерылмыш яки сыйфатланмыш дип атала
в) саналмыш дип атала
3. Аергыч
а) исем, фигыль, сан белән белдерелә
б) бөтен сүз төркемнәре белән белдерелә     
в) сыйфат белән генә белдерелә
4. Аергыч
а) төрле килеш кушымчалары ала ала
б) иялек килеше, баш килеш кушымчалары гына ала ала
в)  килеш кушымчаларын ала алмый
5. Аергыч
а) исемне генә ачыклап килә ала
б) бөтен сүз төркемен ачыклый
в) фигыльне ачыклап килә
6. Аергыч … бүленә
а) 2 төргә
б) 3 төргә
в) бүленми
7. Аергычның сораулары
а) нинди? кайсы?
б) нинди? нишли?
в) кемнең? ничәнче?
8. Предметны бер генә яктан ачыклап килгән аергычлар
а) тиңдәш аергычлар дип атала
б) тиңдәш түгел аергычлар дип атала
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала
9. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар
а) тиңдәш аергычлар дип атала
б) тиңдәш түгел аергычлар дип атала
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар дип атала
 10. Декабрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исәләр. –Бу җөмләләр аергыч булып килгән кисәкләр
а) кырыс, җилләре
б) декабрьнең, үзәккә
в) декабрьнең,рәхимсез, кырыс
11. Ал, сары кызыл чәчәкләр кояшка йөзләрен боралар. – Бу җөмләдә
а) тиңдәш аергычлар
б) тиңдәш түгел
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар бар
12. Бу буранлы салкын ак кышның аяк басуы иде. Бу җөмләдә
а) тиңдәш аергычлар
б) тиңдәш түгел
в) тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар бар
13. Өтер…
а) тиңдәш аергычлар арасында куела
б) тиңдәш түгел аергычлар арасында куела
в) өтер бөтендәй куелмый
14. Киң яланнар, биек таулар, куе урманнар аклыкка күмелде.
а) аергычлар арасына өтер куярга кирәк, чөнки тиңдшә аергычлар
б) куярга кирәкми. Тиңдәш түгел аергычлар
в) бернинди тыныш билг
                                                                     Тест
Җөмлә кисәкләре.Тәмамлык.
1.Тәмамлык
а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен күрсәтеп, фигыльгә ияреп иярчен кисәк
 б) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген, ачыклап килгән иярчен кисәк(кемгә,нәрсәгә, кемне, нәрсәне сорауларына җавап булып)
2. Тәмамлык үзен иярткән сүзгә төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә иярә
а) туры һәм кыек килеш кушымчалары
б) теркәгеч, теркәгеч сүзләр
в) бәйлек, бәйлек сүзләр
3. Тәмамлык ... бүленә
а) 2 төргә
б) өч төргә
в) бүленми
4. Туры тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт.
а) бәйлек, бәйлек сүзләр
б) чыгыш , төшем, иялек килеш кушымчалары
в) баш килеш, төшем килеше кушымчалары
5. Кыек тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт
а) чыгыш, төшем, баш килеш кушымчалары
б) бәйлек һәм бәйлек сүзләр
в)чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килешләре , бәйлек, бәйлек сүзләр
6. Кыек тәмамлыклы җөмләне табыгыз
а) Янам, янам, халык өчен язам.
б) Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни.
в) Мин туганмын, миннән беркем сорамаган.
7. Туры тәмамлыклы җөмләне табыгыз
а) Мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башладым.
б) Без бу кыз белән ансат кына таныштык.
в) Хәдичәтти балаларны шулай шатландыра белә иде.
8. Күп нокталар урынына тәмамлык булырдай кушымчаларны сайлап ал. Бакчабызның (җимеш...)бай чагы.
Исерәсең алма (исе...)
Шигырь вә җыр ташый (күңелләр ...)
(Матурлык ...) тою (хисе ...)
а) кә,нә,дән,ны,нә
б) кә,дән,га,быз
в) дән,сыз,лы,га
                                                                                    Тест
Җөмлә кисәкләре.Хәл.
Дөрес җавапны сайла.
1. Хәл
а) предметны, затны белдерә
б) предметның билгесен белдерә
в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерә.
2. Хәлнең мәгънәсеннән һәм бәйләүче чараларыннан чыгып,
а) 7 төре бар
б) 8 төре бар
в)5 төре бар
3. Хәлләр
а) исем яки исем урынында килгән башка сүз төкемнәре белән белдерелә.
б) сыйфат яки исем, сыйфат белән белдерелә
в) рәвеш яки исем, фигыльләр белән белдерелә
4. Хәл сорауларын күрсәтегез.
а) кайда? кайчан? ни өчен?
б)нинди? кайсы? кемнең?
в) кемне? кемгә? кемдә?
5. Хәлләр җөмләдә
а) хәл булып киләләр
б) хәл, хәбәр булып киләләр
в) аергыч булып киләләр
6. Вакыт хәле – эшнең яки хәлнең ...
а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп  фигыльгә буйсынып килүче кисәк
б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк
в) үтәлү урынын белдереп,  фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
7. Урын хәле – эшнең яки хәлнең
а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп  фигыльгә буйсынып килүче кисәк
б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк
в) үтәлү урынын белдереп,  фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
8. Сәбәп хәле- эшнең яки хәлнең
а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк
б)сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
в)нинди максат белән үтәлүен белдереп ,фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
9. Максат хәле- эшнең яки хәлнең
а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк
б)сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
в) нинди максат белән үтәлүен белдереп , фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
10 Рәвеш хәле- эшнең яки хәлнең
а)шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
б) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
в) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
11. Шарт хәле - эшнең яки хәлнең
а)шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
б) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
в) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
12. Күләм хәле -
а) билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, сыйфат яки рәвешкә буйсынып килүче иярчен кисәк
б) көтелгән эшнең яки хәрәкәтнең киресен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
13. Вакыт хәле үзен ияртүче фигыльгә
а) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, янәшәлек юлы белән иярә
б) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары, янәшәлек юлы белән иярә
14. Урын хәле үзен ияртүче фигыльгә
а) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, янәшәлек юлы белән иярә
б) килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр, хәл фигыль кушымчалары, янәшәлек юлы белән иярә
15. Сәбәп хәле үзен ияртүче фигыльгә
а) юнәлеш килеш кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге, дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә
б) чыгыш килеш яки юнәлеш килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә
16. Максат хәле үзен ияртүче фигыльгә
а) юнәлеш килеш кушымчасы, инфинитив формасы, өчен бәйлеге, дип, максатыннан кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә
б) чыгыш килеш яки юнәлеш килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә
17. Рәвеш хәле
а) фигыльгә ияреп илгән күләм-чама рәвешләре(байтак, шактый, күп, еш, бераз, якынча һ.б.); бәйлекләр (кадәр, чаклы, хәтле); бәйлек сүзләр(мәртәбә, тапкыр, дәрәҗәдә); - ганчы/ - гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалары ярдәмендә иярә.
б) хәл фигыль кушымчалары, чагыштыруны белдерүче –дай/-дәй, - ча/-чә кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә, янәшәлек юлы белән иярә.
18. Күләм хәле
а) фигыльгә ияреп илгән күләм-чама рәвешләре(байтак, шактый, күп, еш, бераз, якынча һ.б.); бәйлекләр (кадәр, чаклы, хәтле); бәйлек сүзләр(мәртәбә, тапкыр, дәрәҗәдә); - ганчы/ - гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалары ярдәмендә иярә.
б) хәл фигыль кушымчалары, чагыштыруны белдерүче –дай/-дәй, - ча/-чә кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә, янәшәлек юлы белән иярә.
19.Шарт хәле
а) шарт яки хәл фигыльгә дә/дә,та/тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы, карамастан, карамый(ча)  бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә.
б) шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе ,– мы,-ме сорау кушымчалары ярдәмендә иярә
20. Кире хәл
а) шарт яки хәл фигыльгә дә/дә,та/тә кисәкчәләре өстәлү, боерык фигыль формасы, карамастан, карамый(ча)  бәйлек сүзләре ярдәмендә иярә.
б) шарт фигыль кушымчалары, икән бәйлек сүзе ,– мы,-ме сорау кушымчалары ярдәмендә иярә
21. Кире хәл
а)билгенең дәрәҗәсен белдереп, сыйфат яки рәвешкә буйсынып килүче иярчен кисәк
б) көтелгән эшнең яки хәрәкәтнең киресен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк
22. Хәлләр аерымлана
а) бөтен хәлләр дә аерымлана
б) вакыт, сәбәп, урын хәле аерымланмый
в) урын хәле аерымланмый
23. Аерымланган хәлләрдән соң
а) сызык куела
б) өтер куела
в) нокталы өтер куела
                                                                        Тест
Аныклагыч.
Дөрес җавапны сайла.
1. Аныклагыч
а)баш килештәге исемне яки зат алмашлыгын ачыклап килүче сүз
б) үзен ияртүче сүздән соң килеп, аңа аныклык, ачыклык, төгәллек бирүче кисәк
2. Аныклагыч
а) гел үзен ияртүче сүздән соң килә, аныклау интонациясе белән укыла
б) үзен ияртүче сүзне ачыклап килә.
3. Аныклагыч үзен ияртүче сүзне
а) ачыклап килә
б) ачыкламый, аның мәгънәсенә аныклык, төгәллек кеә өсти
4. Аныклагыч ачыклап килгән сүз
а) сыйфатланмыш
б) аныкланмыш
в) аерылмыш
5. Аныклагычның мәгънә күләме
а) аныкланмыш мәгънәсеннән таррак та түгел, бердәй дә була алмый
б) аныкланмыш мәгънәсе белән бердәй яки таррак була
6. Аерымланган аныклагычлар янына
а) сызыкча, нокталы өтер, куштырнак куела
б) сызык, нокталы өтерләр, ике нокта, җәяләр, өтер куела
7. Аныклагыч
а) җөмләнең аерымланып та, аерымланмыйча да килә торган кисәге
б) җөмләнең аерымланып килә торган кисәге
в) җөмләнең аерымланмыйча килә торган кисәге
8. Аныкланмыш белән аныклагыч арасында нинди мөнәсәбәт була
а) хәбәрлекле
б) ачыклаулы
в) аныклаулы
9. Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чаралар
а) килеш кушымчалары, фигыль формалары
б) бәйлек, бәйлек сүзләр
в) аныклау паузасы, теркәгеч, теркәгеч сүзләр
10. Кәҗә рәхмәт укый:
Сакалын селкетә. Ике нокта ни өчен куелган?
а) көттерү паузасы
б) фигыль белән белдерелгән кисәк аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә
11. Без, малайлар, класс бүлмәсендә калдык. Өтер ни өчен куелган
а) вакытны һәм урынны белдереп килгән сүзләр аныкланган
б) алмашлык белән белдерелгән сүзләр аныкланып килгән
12. Бары соңгы дәрес- география генә күңелле узды. Сызык ни өчен куелган?
а) аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән.
б) мәгънә буталчыгы чыкмасын өчен
                                                                          Тест
Эндәш сүз.
Дөрес җавапны сайла.
1. Эндәш сүз
а) сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр
б) сөйләм төбәлгәгн затны белдерүче кисәкләр
2. Эндәш сүз булып
а) икенче бер зат белән бәйле булган теләсә нинди сүз килергә мөмкин
б) кайбер сүзләр генә килә ала
3. Эндәш сүздән соң
а) өтер куелмый
б) өтер яки көчле тойгы белән әйтелгәндә, өндәү билгесе куела
в)  тыныш билгесе бөтенләй куелмый
4. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүздән соң
а)  тыныш билгесе куелмый
б) ике яктан да өтер белән аерыла
5. Эндәш сүз булып килә алучы сүзләр
а) кеше исемнәре
б) хайван, кош, предметларны атаучы сүзләр
в) нисби сыйфатлар, рәвешләр
6. Эндәш сүз алдыннан  килгән и ымлыгы
а) өтер белә аерыла
б)  өтер белән аерылмый
7. Әйдә чап, кучер, Казанга!
а) тыныш билгесе кирәкми
б)  тыныш билгесе дөрес куелган
в) эндәш сүз- кучер сүзе
                                                                                 Тест
Кереш сүзләр.
Дөрес җавапны сайла.
1. Кереш сүзләр
а) а) сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр
б) сөйләм төбәлгәгн затны белдерүче кисәкләр
2. Кереш сүзләр
а)  теләсә нинди фикерне белдерә ала
б) фикерне йомгаклый, фикернең гадәтилеген, чикләүне, икеләнү һәм шикләнүне белдерә
в) фикерләрне санау тәртибен, игътибар җәлеп итүне, фикернең шиксез икәнлеген, фикернең чыганагын, сөйләүче тойгыларын белдерә
3. Ышануны, раслауны белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез
а)  һичшиксез, шөбһәсез табигый, дөрес, әлбәттә, чынлап та
б) димәк, шулай итеп
в) беренчедән, икенчедән, өченчедән
4. Фикерне санау тәртибен белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез
а) башлыча, ниһаять, ахры, ичмасам
б) димәк, шулай итеп
в) беренчедән, икенчедән, бер яктан, ниһаять, барыннан да элек
5. Икеләнү, шикләнүне белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез
а) димәк, шулай итеп
б) ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы,мөгаен, шәт, никтер
в) ниһаять, ичмасам, башлыча
6. Фикернең шиксез икәнлеген белдерүче кереш сүзләрне табыгыз
а) әлбәттә, чынлап та, билгеле дөрес, һичшиксез
б)  синеңчә, минемчә, аныңча
в) гадәттә, табигый, билгеле булганча
7. Фикернең чыгынагын белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез
а)әлбәттә, чынлап та, шөбһәсез,  билгеле, дөрес
б)   синеңчә, минемчә, минем уемча, алар фикеренчә
в) гадәттә, табигый, мәгълум булганча
8. Фикернең гадәтилеген белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез
а)әлбәттә, чынлап та, шөбһәсез,  билгеле, дөрес
б)   синеңчә, минемчә, минем уемча, алар фикеренчә
в) гадәттә, табигый, мәгълум булганча
9. Игътибар җәлеп итүне белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез
а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим
б)  мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик
в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы
10. Әйтелгән фикернең үзара мөнәсәбәтен белдерүче кереш сүзләрне күрсәтегез
а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим
б)  мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик
в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы
11. Сөйләүченең тойгыларын а) кара әле, тыңла, гафу ит, әйтсәм әйтим
б)  мисал өчен, хәер, киресенчә, димәк, әйтик
в) имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, кызганычка каршы
12. Кереш сүз җөмлә башында килсә
а) сызык куела
б) алардан соң өтер куела
в) тыныш билгесе куелмый
13. Кереш сүз җөмлә уртасында килсә
а) тыныш билгесе куелмый
б)  бер яктан өтер куела
в)ике яктан өтер белән аерыла
14. Кереш сүз җөмлә ахырында килсә
а) тыныш билгесе алар алдыннан куела
 б) ике яктан өтер белән аерыла
 в) куелмый
15. Кереш сүзләрнең төрле мәгънә белдерү ягыннан
а) 6 төре бар
 б)10 төре бар
 в) 9 төре бар



Комментариев нет:

Отправить комментарий