Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

среда, 14 марта 2012 г.

Казанның "Сәләткә"кә нур булган йолдызлар"ачык әдәби бәйгесе.

"Сәләткә"кә нур булган йолдызлар"ачык әдәби бәйгесендә Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Габидуллина Регина (8 сыйныф), Гизетдинова Эльза,Маннанова Динара (7 сыйныф) проза номинациясендә катнаштылар.Җиңәргә өметләр багылыйбыз!

Өзелгән өмет яңарды.Габидуллина Регина
(хикәя көчле рухлы әниләргә багышлана)

Төнгә караңгы күк йөзен томалап килгән болыт Рәшидә апа өенә караңгылык тутырды.Тыштагы көчле җил тавышы,тәрәзәгә ире Галимҗан белән утырткан пар миләш ботагының кыштырдавы шом өстәде.Ул арада тәрәзә пыялаларына беренче тамчылар килеп бәрелде.
Аптырау катыш курку белән бу кызын көтеп утырган анага да кагылган кебек булды зилзилә.Аның бөтен тәне буйлап ниндидер бер кайгы афәт буласын сизеп, күзләрен йомды, ике кулын битенә куеп ходайга ялварды:”Кызым, исән –сау гына йөрсен иде”.
18 яше яңа тулган Рәмилә дуслары янына, туган көнгә киткән иде.Ул вакытта көн аяз, кояшны болыт та капламаган иде. Каян килеп чыкты бу яңгыр? Кинән сызылып яшен яктысыннан куркып китте ана.Тәрәзә пияласын зыңгылдатып, күк күкрәгән тавыш ишетелде.Ул да булмады, җил йолкуга түзә алмыйча,тәрәзәнең бер ягына миләш ботагы сынып төште.Ут сүнде. Ашыга-ашыга, шәм эзләде Рәшидә апа. Куллары калтырады, озак кабыза алмый торды ул шәмне. Бертуктаусыз уйнаган яшен артыннан дөмбердәгән тавышка һич күнегеп булмый.
Ана, куркуын басар өчен аякларын бөкләп, краватка утырды. Рәшидә апага вакыт бик озак үткән кебек тоелды. Сәгать өч,ә бала юк. Кайда икән соң аның йөрәк пәрәсе? Кәрәзле телефонын җыйды. Җавап булмады. Инде нишләргә?
Керфек тә какмыйча таңны көтте ана.Уйларына чумды, кадерләп ялгызы үстерде бит ул кызын...
Ире Галимҗан 30 яшендә йөрәге авыртып, китте бу якты дөньядан. Яхшы кеше иде, мәрхүм.Тәрбияле кызы гел бишкә генә укыды мәктәптә, Рәшидә апаның өмет йолдызы булды бит ул. Бигрәкләр дә охшаган кызы Галимҗанга...
Ниһаять, ишек шакыдылар. Рәшидә апаның йөрәге сулкылдап типте.Ишектә, кызын яратып йөргән егет-Инсаф иде.Ул сораулы күзләре белән Рәшидә апага карады. Кызның өйдә юклыгын ананың яшьле күзләреннән һәм кинәт агарган чәчләреннән күреп тә аңлашыла иде.Ул борылып кызны эзләргә китте.Каян эзләргә, дигән уй миен бораулады.Иптәш кызларыннан...
Тәне калтыранып,башы авыртудан аңына килде Рәмилә.Үзенең кайда ятканын аңларга теләп, күзләрен ачты, як-ягына карады кыз. Бөтен тәне сызлый, су эчәсе килә, иренен ялап, подвалны күзәтте кыз. Кичә булган хәлләрне искә төшерергә тырышты ул.
Туган көннән соң автобус тукталышына чыкты. Соң иде инде. Якын тирәдә кеше заты күренмәде.Ничек тә өйгә кайтып җитәргә, дигән уй, китмәде башыннан.Кинән, каяндыр кулына пиво шешеәсе тоткан, ямьсез сүзләр белән белән сүгенүче өч егет килеп чыкты. Алар кызга бәйләнергә тотындылар.Карышты ул, пиво шешәсе белән башына сугудан аңын юглткан, бүтән берни дә хәтерләми.Менә подвалда: юеш, суык, кайдадыр тычканнар чиелдый.
Күзе караңгыга ияләшкәч,үзен карады кыз, кычкырып җибәрде: киеме ертылган, кул-аяклары җәрәхәтләнгән. Башы әллә бәрелүдән, әллә ашыйсы килүдән бик авырта.Тәне калтырый. Кулларына таянып,торырга күтәрелде Рәмиләнең күзе күлмәгенең җиңен күтәргән кулына төште.Аның беләгендә инә эзләре иде.Әллә наркотик кадаганнармы? Йөрәге өшеп китте. Ул ишеккә килде. Подвал ишегеннән шаулашып кергән егетләр, аны тотып алдылар. Көчләүдән һәм күп дозада наркотик кадаудан аңына килә алмыйча, бу фани дөньядан китте кыз.
Рәшидә апа кызын җирләгәч, өйгә кермичә, капка төбендә утырды.”Рәмилә”,- дип язылган скәмбиядәге язуны озак сыпыруданмы, әллә өй каршындагы сынган миләш ботакларын җыйганда канаганмы,ул кулының җәрәхәтләрен тоймады. Канны сөртмәде дә. Аның өмете өзелде. Ничек бу дөньяда яшәргә?Янына килеп утырган, йомгак кебек ак песи бүлде аның уйларын. Яшәргә!Ул ялгыз түгел! Иптәше бар икән бит әле!

Комментариев нет:

Отправить комментарий