Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

пятница, 16 марта 2012 г.

Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!


    Ямьле язның беренче улы Март дөнья буйлап атлый.Март бар жиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә.Энесе апрельне  дә каршы аласы бар бит әле...
Тирә-юньдә яз...һәм ботка исе?!Каян килә икән ул?

     Борыгы бабаларыбыз Яңа елны ике тапкыр : декаберь аенда Нардуган һәм язын, 21-22  мартта-көн белән төн тигезләшкән вакытта-Нәүрүзне бәйрәм итә торган булганнар.
  Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы”Алпамша” билгеләнгән. Алпамша булган кеше:”Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!”-дип кычкырып җибәргән.
  Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән.  Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткәннәр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешкәннәр.Ә яшьлщр кызыклы такмаклар әйтешкәннәр.
Май кирәк , ярма кирәк,
Карга туена барда кирәк
Тагын булса , он чыгар,
Пешерербез бер чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк.
Чыгар,түтекәй тизрәк.
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөьяда бик сирәк.


  Нәүрүз бәйрәмен шулай ук “Карга туе” дип йөрткәннәр һәм бу көнне “карга боткасы пешергәннәр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын каргалар килү белән бәйләгәннәр. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карга изге кош булып саналган. Игеннәрне чәчәр алдыннан бабаларыбыз,бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргән. Бала-чага, такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән ярма, тоз, май, йомырка җыйган. Аннары бөтенесе бергә инеш буенда, зур казан асып, иң өста хуҗабикәдән ботка пешергән.
  Боткалы казаннар бик тиз бушап калган.Өлеше чыкса, каргалар да рәхәтләнеп ботка белән сыйланыр иде.               



Комментариев нет:

Отправить комментарий