Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

суббота, 12 ноября 2011 г.

Физик һәм рухи ял

  • "Ливадия" санаториясендә  "Дива" дуэты кызлары белән Яңа ел бәйрәмен  дәвам иттек. Тән һәм җан дәвасы алып кайттык. Безнең күңелне ачкан һәм Яңа ел  шоу-тамашасын әзерләгән Альбина, Лияга зур  рәхмәт!







четверг, 10 ноября 2011 г.

Таныш булыйк!


Якупова Гөлшат Шаһәдәт кызы  1967 нче елның 26 октябрендә туган .

Белеме югары. Казан дәүләт педагогия  университетын  1999 нчы елда  тәмамлаган.

Татар теле,әдәбият укытучысы дигән специальность алган. Дипломы буенча  квалификациясе «филолог». 


“Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә яңа юнәлешләр” курсларында укыды, Өзлексез белем бирү институты, Чаллы 2011 нче ел, 72 сәгать.


Тулы укыту стажы: 23 ел.  
Педагогик стажы: 16 ел.  
Бу учреждениедә: 18 ел. 
Мәктәптә  1992 елдан эшли башлады.
2006 нчы елның 25 нче январеннән   Мөслим муниципаль районы белем бирү бүлегенең № 1 приказы нигезендә беренче квалификацион категорияле укытучы.

Районда үткәрелгән  конкурсларда катнашып түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
2006 ел. «Яшь бөреләр». Районда үткәрелгән   фестиваль җиңүчесе. I урын
2006 ел. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә 100 ел. Районда М.Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бюллетеньнәр конкурсы җиңүчесе.
2007. “Туган телем –иркә гөлем”. Район татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үткәрелгән конкурста«Иң яхшы сәхнәләштерүче»  номинациясендә җиңүче .
2008. “Дулкыннар”.Фәнис Яруллинга 70 яшь. Габидуллина А. – район нәфис сүз конкурсында җиңүче. III урын.
2009. “Туган тел” шигыре .Якупова Айгөл - район нәфис сүз конкурсында җиңүче .III урын .     2010. Нәкый Исәнбәткә  110 яшь. Район фәнни-тикшеренү конференциясендә III урын. Габидуллина А.


 Укучыларның газет-журналда басылган эшләре
1. 2009. “Авыл эте Акбай”
2. 2008. “Әби белән бабайның куанычы”. “Көмеш сливалар". “Көмеш кыңгырау” газетасында. 
3. “Без бәхетле тормыш сайлыйбыз”, “Җәннәт-әниләрнең аяк астында“ -  "Авыл утлары” газетасында 2007.
    
Район күләмендә ачык дәресләр, чыгышлар, кичәләр.  
Ф.Яруллин. ”Тавышым калсын билгегә” Класстан тыш уку дәресе - 9 класс. 2006 ел     А.Гыйләҗев. “Язгы кәрваннар” - 8 класс. 2010 ачык дәрес-презентация. 
Методик  ярдәмлек “Туган телем - иркә гөлем“, 2007ел.  
“Әмирхан Еники - әдипләр остазы” чыгыш - 2008.    
 “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым" - очрашу-кичә. 2010

Мөслим муниципаль районы Мәгәриф бүлегенең  Почет  Грамоталары   2006-2007-2008-2009 -2010 елларда бирелде.


Традицион технологияләр белән беррәттән Гөлшат Шаһәдәтовна  татар теле һәм әдәбиятын укытуда   коммуникатив технологияләргә нигезләнә. Аның укыткан укучылары район конкурсларында, фәнни-гамәли конференцияләрендә актив катнашалар,укучылар язмалары район һәм республика газеталарында бастырыла. 
«Информацион-методик үзәк»тә «Основы ИКТ-компетентности педагогических работников» программасы буенча курсларда белем алды (2010ел) һәм үзенең дәресләрендә һәм класстан тыш чараларда  информацион-коммуникатив технологияләрне уңышлы кулланып килә. Укыту-тәрбия процессында педагог республикакүләм “Белем.ru” сайтын актив файдалана. Районда үткәрелгән иҗади эшләр конкурс-күргәзмәсендә “Г.Тукай иҗаты буенча минискульптуралар” дип исемләнгән компьютер анимациясе (рекламный ролик) эше белән катнашты. 


Профессиональ компетентлык экспертизасы нәтиҗәләре (аттестация үтүнең беренче этабында вариатив формалардан) ЕРЭ.Тест. 82 балл.

Темам: “Профильле укыту шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуга күчү”

Методик темам: Шәхси якын килеп,диагностик нигездә, укучыларның сөйләм телен үстерү, дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

 Проблемам  буенча алга куелган максат һәм бурычлар:
1. Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклау һәм укыту процессында исәбен алып бару.
2. Укучыларда милләтебезгә, динебезгә, мәдәниятебезгә, туган төбәгебезгә, хезмәткә мәхәббәт, кешелеклелек, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
3. Укучыларның белем алуга кызыксынучанлыгын арттыру, аерым сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.
4. Укытыла торган фәннәрнең теориясен һәм методикасын тирәнтен белү,өйрәнү.
5. Укытуның яңа педагогик технологияләрен өйрәнү һәм эш барышында киңрәк куллану.
6. ”Мәгариф турында”Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү законы белән таныштыру.

Эш этабының төп мәсьәләләре:
- Яңа педагогик блоклы-модульле технологияләр турында материаллар туплау,
- укыту-эзләнү-тикшеренү методын күздә тоткан фәннилек,
- үстерелешле укыту процессының бербөтенлеге,
- гуманлаштыру һәм укытуның шәхескә юнәлтелгән булуы.

Мин кем тәҗрибәсен өйрәнергә телим.
- Ш.Ш.Җәләлиев “Татар халык педагогикасы”
- Мәгариф. ИзмайловаГ. ”Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү.”