Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 12 декабря 2013 г.

9 нчы сыйныф укучыларына ДЙА

9 нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә изложение язу алгоритмы
1.   Текстның темасын ачыклагыз, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында булуын билгеләгез. Моны билгеләүдә сезгә текстның исеме, анда күп тапкыр кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала.
2.   Тексттан төп фикерне, идеяне табыгыз. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. “Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди?” – дигән сорауларга җавап табу тексттның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә.
3.   Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз. Әлеге гамәл текстны җыйнакландырганда кирәк булачак. Җыйнакландырылган тектта да автор стиле сакланырга тиеш. ( Мәсәлән, әдәби текстта башлам, вакыйгалар үстерелеше, кульминация һәм чишелеш бирелә; тасвирлама текст сөйләм предметы һәм аңа хас төп сыйфатларны аерып күрсәтү белән аерылып тора; фикерләмә текстта гомуми тезислар, аргументлар, дәлилләр һәм нәтиҗә бирелә).

4.   Текстның микротемаларын ачыклагыз һәм язма өчен план төзегез. Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер-берсе белән бәйле булалар.
Һәр микротеманы ачыклый торган сүзләр җыелмасын туплагыз.
Һәр кызыл юлның төп фикерен ачыклагыз.
Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырыгыз.

Текстны тулы килеш укып карагыз. Кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуына, артык сүзләр булмауга игътибар итегез.
Татар мәктәбендә укучылар өчен
I нче өлеш
А1 Саубуллаштык сүзендә «саңгырау, парлы, кече тел тартыгы» дигән билгеләмәгә туры килгән авазны күрсәтегез:
1) [с]
2) [б]
+3) [қ]
4) [ш]
А2 Күчерелмә мәгънәдә бирелгән сүзне табыгыз:
Улының туфлиен күргәч,
Гайнетдин башын кашый:</p>
Аптыраган бу асфальтка
Табанны бик тиз ашый (Ш. Галиев)
1) башын
2) күргәч
3) табанны
+4) ашый
АЗ “Кәкре каенга терәтү” фразеологизмының мәгънәсен күрсәтегез:
1) агач аумасын өчен тотып тору
2) талчыгу, ару
+3) алдау
4) күп сөйләү
А4 Ясалма сүзне күрсәтегез:
+1) баллы
2)балык
3) балчык 4) бала
А5 Иялек килешендәге исемне күрсәтегез:
1)еракта
+2) кайгысының
3) томанны
4) вакытына
Текстны укыгыз һәм А6 -А11 нче биремнәрне үтәгез.
1)... 2) Дөрес, бу әле һәр сүз, һәр җөмлә өстендә баш ватып утыру дигән сүз түгел. 3) Алай утыра башласаң ... өч битлек хикәяне дә очлап чыга алмаска мөмкин. 4) ..., Туфан Миңнуллин әйтә, «телсез язучы юк, булмый ул», ди. 5) Әлбәттә, шулай. 6) Мин дә үземне “телсез”ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастан, минем өчен язуның ин авыр өлеше «телгә» кайтып кала. (Ә. Еники)
А6 Түбәндә бирелгән җөмләләр арасыннан кайсы жөмлә текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиеш?
1) Дөньяда өч меңнән алып ун меңгә кадәр тел бар.
+2) Тел өстендә уйлану - өзлексез дәвам итә торган акыл эше.
3) Агач күрке - яфрак, адәм күрке - тел.
4) Мин үземнең туган телемне бик яратам.
А7 4 нче җөмләдән составында сүз ясагыч кушымча булган исемне күрсәтегез:
1)      Туфан
+2) язучы
3) әйтә 4) булмый
А8 4 нче җөмләдә бирелгән күп нокталар урынына мәгънә буенча туры килгән сүзне күрсәтегез:
+1) әнә
2) шулай
3) болай 4) әгәр
А9 Текстның 6 нчы җөмләсендәге карамастан сүзендә басым кайсы иҗеккә төшә?
1) беренче иҗеккә 2) икенче иҗеккә
3) өченче иҗеккә
+ 4) дүртенче иҗеккә
А10 4 нче җөмләнең төрен билгеләгез:
1) гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә
+2) иярченле кушма җөмлә
3) гади, җәенке, тулы, ике составлы хикәя җөмлә
4) тезмә кушма җөмлә
А11 2 нче җөмләдә бирелгән утыру сүзенең кайсы сүз төркеменә каравын билгеләгез:
1) инфинитив
2) исем
+3) исем фигыль
4) сыйфат фигыль
А12 Алар Ульяновскида ... элеккеге Сембердә ... яшәгәннәр җөмләсендә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?
1) сызык
2) тыныш билгесе куелмый
3) өтер
+4)җәяләр
А13 Түбәндә бирелгән сүзтезмәләр арасыннан иярүче сүз сыйфат сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез;
1) кызу атлый
2) кискен борылу
3) кырыс сөйли
+4) кайнар йөрәк
А14 Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып тора: Безнең күзләр күпне күрде (А. Гыйләҗев
)
1)ия
 +2) туры тәмамлык
3) хәл 4) кыек тәмамлык
А15 Кайсы төркемдә иярчен шарт җөмлә бирелгән?
1) Урманга җитәрәк, туктап ял иттек.
2) Еракта, таулар артында, гөрселдәп күк күкрәде.
+3) Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра. (Мәкаль)
4) Күктән көткәнне җирдән аласың булсын.
А16 Җөмләнең төрен билгеләгез: Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы (Г. Тукай)
1) гади. җәенке, тулы. бер составлы хикәя җөмлә
2) бер-бер артлы иярүле катлаулы кушма җөмлә
+3) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
4) тезмә кушма җөмлә
А17 Дөрес язылышны билгеләгез:
+1) мәшгуль
2) мәшгүль
3) мәшгул 4) мәшьгүл
А18 Кайсы очракта күп нокталар урынына и хәрефе языла?
1) юмал..
 +2) ижад...
3) тәрәкък... 4) сорам...
А19 Җөмләдә күп нокталар урынына нинди хәреф язылырга тиеш (тыныш билгеләре куелмаган): Еракта авыл күренде ...әм без соңгы көннәрдә беренче тапкырдыр мөгаен җиңел сулап куйдык.
1) Һ (баш хәреф)
+2) һ (юл хәрефе)
3) X (баш хәреф) 4) х (юл хәрефе)
А20 Күп нокталар урынына нинди хәрефләр языла: ...мран. ...кысыз, ...мшак
+1) йо
2) йы
3) йе 4) е
А21Галия киенде(дә) тышка чыгып китте җөмләсендә теркәгечләрнең дөрес язылышына туры килгән билгеләмәне күрсәтегез:.
+1) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла.
2) Җөмләдә да. дә, та. тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла.
3) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушылып языла.
4) Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.
А22 Күп нокталар урынына нинди билге языла: кып...кызыл, тап...такыр, өр...яңа.
1) бернинди билге дә язылмый
+2)сызыкча языла
3) нечкәлек билгесе языла
4) сүзләр кушылып язылалар
А23 Сүзнең дөрес язылышын күрсәтегез:
])һищбер 2)һичберь
3)һичьбер
+4) һичбер
А24 ИЯ белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?
1) ия дә, хәбәр дә фигыль белән белдерелгәндә сызык куела
+2) ия дә, хәбәр дә баш килештәге исем, алмашлык яки исем фигыль белән белдерелгәндә сызык куела
3) ия белән хәбәр арасына бервакытта да сызык куелмый
4) җөмләдә кереш сүз булганда сызык куела
А25 Жөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш: Әнә, ерактагы таулар, урманнар, болыннар ... барысы, барысы да күңелгә якын, бик якын шул.

1) ике нокта куела
2) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый
3) биредә өтер куела
+4) сызык куела
А26 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына ... куела.
+1)өтер
 2) сызык
3) ике нокта 4) нокталы өтер
А27 Сорау интонациясе белән әйтелгән жөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела: Кем киеме соң бу...
1) өндәү билгесе
2) нокта
+3) сорау билгесе
4) тыныш билгесе куелмый
А28 Кайсы сүздә әдәби норма булып саналган кушымча кулланылган?
1) кайтмалы
+ 2) кайтмаска
3)кайттыкча 4)кайтмыш
Текстны укыгыз һәм А29 - А31; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез.
1) Сталинград! 2) Никадәр шәфкать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә.
3) Сине мин синең өчен барган каты сугышлар көнендә, син немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган һәм яндырылган хәсрәтле көннәрдә күрдем. 4) Син, Сталинград, безнең көч-куәтебезне якты чагылдыргандай, бирешмәдең... 5) Син, батыр шәһәр, җинеп чыктың!
6) Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. 7) Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. 8) Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алырлар. 9) Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын бизәгән батырлар турында, җырлар, дастаннар төзерләр.
10) Диңгездәй киң Дон даласы да, немец солдатларының үле гәүдәләре тулып яткан чокырлар да. Гумрак хәрабәләре дә, дошманны буарга торган синең урамнарың да, комга борыннарын тыккан баржалар да, чал Идел дә синең өчен, Сталинград, гвардеецларның ничек сугышуларын һәм жиңеп чыгуларын күрделәр.
11) Без - руслар, украиннар, татарлар, белоруслар - корыч таулар тезмәсе булып, сине якларга килдек.
12) Сталинград, син үзең күрдең, сугышуы җиңел булмады безгә.
13) 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде! 14) Алтын нурлар сибеп, кояш чыкты. 15) Командирлар сәгатьләренә карадылар һәм түземсезләнеп көттеләр.
16) 8 сәгать, 5 минут.
17) Еракка атучы туплар – “Катюша”лар тавышы яңгырады. 18) Алар һавага күтәрелделәр һәм, утлы тасмалар ясап, биергә керештеләр.
19) Жир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте.
20) Сталинград!
21) Әле кичә генә син ут эчендәге - фронт уртасындагы шәһәр идең. 22) Хәзер син еракта калдың. 23) Эш-хезмәт көннәрең башлана синең. 24) Хәрабәләр эченнән син яктыга күтәреләсен, язны каршылыйсың. 25) Инде озакламас, синең яраларың төзәлер. 26) Син тагы да матуррак, тагы да гүзәлрәк булып үсәрсең.
27) Хуш, сау бул, Сталинград ... 28) Безне яңа сугышлар көтә. 29) Фашистлар тырнагы астында сыкрап яткан калалар һәм авыллар көтәләр. 30) Азатлык кояшы алып барыйк без аларга, ләкин без һәрвакыт һәм һәр җирдә сине истә тотарбыз.
31) Без бары тик бер генә сүз - «Алга!» сүзенә генә өйрәндек.
32) Әгәр кем дә булса:
- Сез кем? -дип сораса,
- Без – Сталинградчылар! - дип, горур җавап кайтарырбыз.
(Гадел Кутуй)
А29 Текстның 4 нче җөмләсендә кулланылган парлы сүзнең компонентлары арасында мәгьнә мөнәсәбәтенең нинди төре күзәтелә?
1) компонентлар үзара антоним
2) компонентлар үзара омоним
+3) компонентлар үзара синоним
4) компонентлар арасында бәйләнеш юк
АЗ0 Текстның төп эчтәлеген ачкан җөмләне күрсәтегез:
1) 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде!
2) Җир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте.
+3) Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр.
4) Эш-хезмәт көннәрең башлана синең.
А31 Текстның 11 нче җөмләсендә кулланылган корыч сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез:
1) тау атамасын белдергән ялгызлык исеме
2) тау атамасын белдергән уртаклык исеме
+3) тимер белән углерод һәм кайбер башка төр катнашмалар эретмәсеннән торган аксыл каты металл
4) берлек санда килгән баш килештәге исем
2 нче өлеш
В1 11 нче җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп алыгыз.    корыч
В2 26 нчы җөмләдә сыйфатларның нинди дәрәҗәсе кулланылган?   чагыштыру
В3 27 нче җөмләдә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?  өндәү
В4 12-16 нчы җөмләләр арасыннан күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.14 нче җөмлә
В5 Туры сөйләм кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. 32 нче җөмлә
В6 13-15 нче җөмләләр арасыннан рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. 15 нче җөмлә
В7 3 нче абзацтан тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләләрнең санын күрсәтегез. 6, 8, 9 нчы җөмләләр
В8 Тексттан аныклагычлар кергән җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез. 4, 9, 11, !7, 21 нче җөмләләр
3 нче өлешС1
Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.
Текст нәрсә турында? Бөек Ватан сугышы турында сез ниләр беләсез? Хәзерге көндә бу теманы актуаль дип саныйсызмы?
Автор фикерен аңлатыгыз. Авторның тормышы, ижат юлы сезгә танышмы? Г.Кутуйның тагын нинди әсәрләрен беләсез?
Текстта контрастлык кайсы җөмләләрдә чагыла?
Сугыш һәм тынычлык темасы тагын кайсы язучыларның әсәрләрендә күтәрелә?
Җавабыгызны дәлилләгәндә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша алган белемнәргә таяныгыз.
Бу текст күңелегездә нинди тәэсирләр уятты?
Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз, ләкин тексттан зур цитаталар китерү белән мавыкмагыз.
 Сугыш!  Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурлыгын сөйләрлек, курку белмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар.Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә.Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен миллионнарча кеше яу кырыенда ятып калган.  Алар арасында безнең яраткан язучыларыбыз да  бар.
  Без сугыш турында китаплардан гына укып беләбез . Әйе. Бөек Ватан сугышы темасы бик озак яши. Моның әһәмияте: кешелекне югалтмау, теләсә нинди шартларда да киләчәк сакланып калырга тиеш. Сугыш вакытында чын сугышчы үзе өчен генә түгел, туган ил, туган туфрак өчен көрәшә.  Шундый көрәшчеләрнең берсе- Гадел Кутуй.  Ул, Ватан сугышына китеп, рус һәм татар телләрендә чыга торган фронт газеталарында эшли. Үзенең тирән эчтәлекле хәбәрләре белән солдатларның игътибарын  тиз җәлеп итә, аны сугышчылар көтеп алалар. Шигырьләр , хикәя һәм нәсерләр яза. “Без –сталинградчылар”,”Сагыну” әсәрләрендә ул солдатның фидакарькөрәшен, сагыну тулы күңелен нәфис сурәтләве белән уңышка ирешә.  “ Без – сталинградчылар” әсәрендә язучы  тыныч тормыш белән сугышны табигать күренешләре аша сурәтләп бирә.. “ 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде! Алтын нурлар сибеп, кояш чыкты.” Язучы шушу матурлыккы каршы: “ Җир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте” ,-ди. 
“Сагыну”  нәсеренең үзеннән сагыну хисе ташып тора. Сагыну-кешенең иң татлы, иң ләззәтле, иң газаплы тирән хисе. Сугышта ,һәр сугышчы, үзенең туганнарын, якыннарын сагына.    Кутуй үзе дә , сагынып-сагынып сугыш кырларында ятып кала.
 Сугыш һәм тынычлык темасын без бик күп язучыларыбыз әсәрәрендә күрәбез. Ә.Давыдов “Муса абый”, И.Гази “Алар өчәү иде”, “Ана”, “Кышкы кичтә” , С.Шакир “Сугыш язмалары” һ.б. 
  Танылган  сугыш чоры язучылары Ф. Кәрим, М.Җәлил турында әйтеп китмичә һич ярамый. Алар сугыштан әйләнеп кайтмадылар, әмма аларның әсәрләре үлемсез.
   Мин дә миллионнарча кешеләр кебек сугыш теләмим.  Хәтта сугышның төшемә дә керүен теләмәс идем. Үземнең күңелемдә туган тәэсирләрне мин  укучыларымның иншалары аша җиткерәм.
    “Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз әдәбият дәресендә              М. Җәлилнең бер шигырен ятларга кушты. Шигырь бәйгесе булачагын да әйтте.Дәресләр бетү белән мин үзәк китапханәгә кердем.Китапханәче миңа М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н  бирде.Мин берничә шигырьне укып чыктым. Бу китаптагы “Бүреләр” шигыре мине бигрәк тә тетрәндерде. Һәм эчемнән генә уйлап куйдым,һичшиксез, шушы шигырьне ятлаячагымны.
  Шул төнне мин төш күрдем. Бик куркыныч төш иде ул. Шул төшемне сезгә дә сөйлисем килә.
   “Караңгы, шундый ямьсез көн. Бөтен җирдә төтен исе.Җир  ниндедер кызылсу төстә. Анда-санда кешеләр йоклап ята. Мин йоклаган кешеләрне уятмакчы булам, әмма аларның берсе дә тормый,хәтта кымшанмыйларда.Шунда, караңгылык эчендә, ниндидер бер гәүдә күрәм. Ул миңа якынлаша. Кулында автомат .Автоматын миңа төбәгән. Ә күзләре,ә күзләре шундый куркынычлар;үзе ниндидер телдә, нәрсәдер сөйләнә.  Кайдандыр бүре улаган тавыш ишетелде.  Әйе, явыз бүре. Ул миңа таба килүче фашистка ташлана. Шунда минем күземә ниндидер яктылык чагылды”.
    Мин күзләремне ачтым. Бик куркыныч,бик куркыныч төш иде бу.Әйе, безнең бабаларыбыз исә, сугышны төштә генә күрмәгән, чын сугышта булганнар..
  Юк, мин бу сугышның төшемә дә керүен теләмәс идем.  Безгә сугыш кирәкми! Хәтта төшкә дә кермәсен иде бу явыз,канкойгыч еллар!