Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Авылыбызның күренекле кешеләре

Хезмәт Ветераннары 

Кашапов Зәкәрия 
1923 елның 14 июнендә Кашафетдин абый белән Гатифә апа гаиләсендә беренче нарасый туа, аңа Зәкәрия дип исем кушалар. Урта хәлле крестьян семьясында балалар эшчән, тырыш булып үсәләр. 4 баланың барысы да тормышта үз урыннарын таба, хәзерге вакытта Баланлыда яшәп ятучы Кашапова Мөнәвәрә апа, Кәримов Сәгадәт абый, Әлмәттә яшәүче Яхья абый да алдынгылар исәбендә йөриләр. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Зәкәрия абый Ключище а/х техникумына укырга керә, ләкин II курста уку өчен акча түләргә дигән карар чыгып, укуын ташларга мәҗбүр була, чөнки ул чор өчен 150 сум акча түләү алар гаиләсенә мөмкин булмый. 1940 елда  ФЗОга җибәрәләр,шулай итеп ул Донбасс якларына барып чыга.Шунда шахтада эшләп ятканда сугыш башлана,шахталар эшләүдән туктый һәм 1941 елның көзендә авылга кайта .МТСта трактористлар курсында укый ,1942 елның 27 августына кадәр авылда тракторда эшли.Аның сугыш юлы Горькийдагы танковый батальонында танкист булырга укудан башлана.
Кашапов Зәкәрия сөйли:
- Мин 1942 нче елның 27 августында Армиягә алынам, Баланлы авылыннан Имамов Хабирьян белән Чаллыга килеп шуннан ук пароход белән Казанга килдем.  Бер-ике көннән соң Горькига килдем, ә  Хабирьян аерылып китте. 24 кеше   Горькийда калдык һәм шәһәр читендәге урман эчендә 15 көн карантинда тордык.  Мине 194 нче учебный полкның механик-водительләр хәзерләүче беренче батальонына билгеләделәр.Монда 7 ай укыгач, Горькида “Черчель” дигән 40 тонналы танкларны кабул иттек һәм Горькидан читтәрәк булган бер военный поселокка урнашып калдык. 2 ай ярым укулар үткәннән соң  Горькига килеп ,вагоннарга төялеп ,фронтка киттек.  Брянск фронтында 17 нче июнь көнне наступлениегә керәбез.Полкның практикасы булмау сәбәпле ,командующий составның начар командовать итүе аркасында 9 танкны югалттык.(Бу сугышта минем дә танк янды ,ләкин үземә зыяны булмады.) Шулай булуга карамастан, немецларның берсе дә исән калмады.Аларның ике пушкалары юкка чыгарылды. Танкларны ремонтлап Орел шәһәренә атака ясыйбыз һәм шул ук көнне безнең кораллы көчләр Орелны азат иттеләр. Горькида укыган вакытта, миңа, яхшы укыган өчен ,сержант исеме бирелгән иде, ә Орелны алгач,яхшы сугышканым өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләдем һәм старший сержант исеме бирелде.Орелны алганнан соң, безнең бары 7 танк калды һәм безне тылга үзебезнең Совет иле танкларын өйрәнергә җибәрделәр,чөнки без моңа кадәр үзебез белән дус булган Англия танклары белән сугыштык, ә хәзер алар кирәк булмый башлады, СССРның кораллы көчләре ныгыды.   Фронт артыннан куып барып ,Польшаны да үтеп, Германиянең Шверн шәһәренә урнаштык.Безне бу шәһәрдән Брезденга күчерделәр һәм без монда хезмәт иттек.   1947 нче елның 18 мартында демобилизацияләнеп, туган илгә исән–сау әйләнеп кайттым.   Сугыш  бетә, көнбатышта туп тавышлары тына. Илебез солдатлары бер-бер артлы туган якларына кайталар. Утлардан, судан һәм корычтан ныграк булган совет солдатлары тыныч хезмәттә хезмәттә дә сынатырга уйламыйлар. Алар сугыш елларында җимерелгән хуҗалыкларны аякка бкстырып кына калмыйлар, ә яңа техника һәм технологияне үзләштереп, моңарчы күрелмәгән биеклеккә ирешәләр.   Кашапов Зәкәрия абый 1947 елда армиядән демобилизацияләнә. Ул кайткач та тракторга утыра. Ә алтмышынчы еллар башында ул инде механизатор; комбайнчы да, тракторчы да, шофёр да,- гади генә итеп әйткәндә - игенче!  1949 елның башында тормышын Рәхилә апа белән бәйли, ул да 18 ел комбайнда эшләгән кеше. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш, эшчән, тормышта үз юлларын тапканнар.  Зәкәрия абый техниканы кыштан ук хәзерләп куярга тырышкан. Шуңа күрә аның машиналары ватылу сирәк булган. 60 нчы еллар башында үзйөрешле комбайннар булмаган әле. Ул яз көне җир сөргән, ашлык чәчкән. Ә көз көне уңыш җыйган. Урып-җыю вакытында эшләүче агрегат 5 кешедән торган. Шул вакытлардагы ярдәмчеләре Зәкәрия абыйны, нык характерлы, үтемле сүзле, тыныч характерлы иде, дип искә алалар. Алар эш сәгате белән исәпләшмичә эшлиләр. Иртән кояш чыгу белән чыгып киткән һәм төнге 12-1 сәгатьләрдә генә эштән туктаганнар алар. Көнгә 500-580 центнер ашлык суккан Зәкәрия абый агрегаты. Елдан-ел яңа комбайннар кайткан, Зәкәрия абый Кашапов  аларны да буйсындырган һәм һәр елны районның алдынгы механизаторы булган. Шушы күпьеллык уңышын искә алып СССР Верховный Советы Президиеумы 1966 елның  23 июне указы нигезендә Зәкәрия абыйга “Социалистик Хезмәт Герое” дигән мактаулы исем бирелә.

Каримов  Сәгадәт
 Каримов  Сәгадәт Вахит улы    үзе турында менә нәрсәләр сөйли: “ Мин Каримов Сәгадәт Вахит улы 1934 елның 13 январенда Мөслим районы Баланлы авылында туганмын. Сугыш башланган елны 1 нче класска укырга кердем. Бала чагым авыр елларга туры килде. Ир-атлар сугышка китеп беткәч, барлык эш әбиләр, әниләр җилкәсенә төште. Без дә аларга ияреп йөрдек. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша идек.   1948 елны 7 нче классны бетердем һәм колхозда эшләдем. 1952 елны  Прокопьевск шәһәрендә  ФЗУга укырга алдылар 1956 елга кадәр  забойщик булып шахтада эшләдем.   1958 елда Бөгелмә авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын бетереп, Баланлыда  механизатор булып эшли башладым. Тракторда да, комбайнда да күп эшләргә туры килде. Бирелгән эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Хезмәтемне югары бәяләделәр. Бик күп почет грамоталары һәм ВДНХ медальләре, орденнары:
1968 нче елда бронза медаль
1976 нчы елда III дәрәҗә Дан Ордены;
1977 нче  елда  көмеш медаль;
1979 нчы елда бронза медаль;
1986 нчы елда II дәрәҗә Дан Ордены  белән бүләкләндем.
1994 елда 45 ел стаж белән лаеклы ялга чыктым.
Әйе, ул хәзер үзенең гаиләсе белән матур итеп, үзенең туган авылында, үзенең туган нигезендә гомер кичерә.

Имамов Илисәй- сынчы һәм рәссамчы
Имамов Илисәй Имаметдин  улы  1932 елда Мөслим районы Баланлы авылында туган. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын шофер булып башлый, хисапчы була, күп еллар умартачы булып эшли. Ул хезмәт ветераны.        
Сугыш афәтләренең ачысын Илисәй Имамов та татый: әтисе сугыш юлын Берлингача уза, абыйсы Закирҗан фронтта һәлак була, ул үзе үсмер малай күп нәрсәне күңеле, язмышы аша үткәрә. Бар күңелләрне тетрәндерерлек һәйкәл ясыйсы килә аның. Тик моны ничек башкарып чыгарга?       
Кызганычка каршы, аның бу эштә тәҗрибәсе юк. Дөрес, кечкенә чакта ул балчыктан кошлар, куяннар әвәләргә, сурәт ясарга ярата. Бераз агач эше белән шөгыльләнә, илһамланып китеп, киндергә зур рәсемнәр ясаган чаклары да булла аның.       Иң элек һәйкәл өчен материал табарга кирәк була. Сарман районы Мортыш Тамагы авылы янындагы карьердан таш алып кайталар. Кирәклесен Илисәй абый үзе сайлап ала. Ташны уяр өчен кирәкле коралны тимерчелектә ясыйлар. 
Корычны чыныктырып, кискечләрнең эресен-вагын-төрлесен. Ул арада аның күңелендә булачак һәйкәл дә торган саен ачыграк күзаллана бара.        
 Бу эшкә ул февраль аенда керешә, ә бишенче майга һәйкәлне өлгертә һәм бәйрәм көнендә бөтен авыл җыелып, аны ачу тантанасын үткәрәләр.    
... Уң кулына автомат тоткан сугышчының сул беләгендә сабый бала, сабыйның кулында –икмәк. Сугышчы каядыр биеклеккә күтәрелә. Һәйкәл менә шуны тасвирлый.     
Югары сәнгать таләпләреннән чыгып караганда, бу сын бик үк камил булып җитмәгәндер, ләкин аңа карагач, авыл кешеләренң һәркайсы үзенең сугышта һәлак булган газиз кешесен искә төшерде. Һәм, хак шулай бит, безнең ирләребез, туганнарыбыз азатлык өчен, балалар исән-имин, мул тормышта үссен өчен, киләчәктә сугышлар булмасын өчен тормышларын бирделәр диделәр.         
Һәйкәл тирәсендә хәзер ут кебек якты кызыл гөлләр чәчәк ата, төз наратлар тезелешеп үсәләр – боларны без, мәктәп балалары карап, тәрбияләп үстерәбез.          
Илисәй Имамовтан совхоз үзәге Михайловка авылына да һәйкәл ясавын үтенәләр – хәзер ул авыл уртасында да сугышчы сыны тора: андагы солдат үзенең яралы командирын ут эченнән алып чыкканда тасвирланган.   
Һәйкәлләр һәр авылда, һәр шәһәрдә бар, ләкин мондыйлары бүтән беркайда да юк, фәкать шушы авылларда гына.          
Шуннан башлап  ул бу эшнең бик тә, бик тә кирәк икәнлеген аңлый һәм агачтан бер-бер артлы сыннар уя башлый. Илисәй Имамовның “Студент кыз”, “Ана сагышы”, “Шүрәле һәм Былтыр”, “Герой”, “Көрәшчеләр”, “Әлмәндәр карт”, “Йөзбикә”, “Су анасы” дип аталган эшләре зур урын биләп тора. Хәзерге вакытта бу сыннар район мәдәният йорты күргәзмәләр залында урнаштырылган.”Ана сыгышы” дип аталган эшкә аерып тукталасы килә, чөнки аның үзенең бер тарихы бар. Илисәй Имамовның иҗаты хакында белеп, Баланлыга журналистлар килә башлый. Ул ясаган сыннарның рәсемнәре ил буйлап тарала торган журналларда басылып чыга. Шулай бервакыт Илисәй абыйга Житомир өлкәсеннән хат килеп төшә.”Безнең авылда фашистлар 480 өйне яндырып, кешеләрне һәлак иттеләр, шулар истәлегенә берәр әсәр иҗат итә алмассызмы? ”- дип язганнар.        
“Ана сагышы” дигән сынны Илисәй Имамов шуларның үтенечен күздә тотып эшли. Аннары карточкасын Житомир өлкәсенә җибәрә. Аннан, бу эшегез безгә бик ошады, инде сынның үзен җибәрергә җай таба алмассызмы, дип язалар.    Тик ... монысын ул булдыра алмый. Сын-авыр, почтада алмыйлар, ә башкача җибәрү чарасын ул таба алмый.          Илисәй Имамов – сирәк очрый торган, гаҗәеп талант иясе. Шул ук вакытта, талант ияләренең күпчелегенә хас булганча, ул үзенең хезмәтләре турында кычкырып, үзенә игътибар таләп итеп йөри белми. 
1977 елда Имамов үзешчән рәссамнар республика күргәзмәсендә катнаша һәм лауреат исемен ала.1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессында да аның эшләрен карап илһамландылар.1999 елда ул “Ел ир-егете” призына лаек булды һәм Татарстан президенты М.Ш.Шәймиев белән очрашты.       
Хәзерге көндә Илисәй абый картиналар ясау белән шөгыльләнә. Аның һәр иҗат эше таң калырлык.Бүгендә әле Илисәй Имамовның эшләре Казан, Мәскәү күргәзмәләренә йөри.

                           Даутов Гомәр - доцент, филология фәннәре кандидадаты 
Даутов Гомәр Филгиз улы   Татарстанның Мөслим районы Баланлы авылында 1967 елның 18 сентябрендә туган.Ул 1975 елны Баланлы сигезъеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1983 елны тәмамлый. Шул ук елны Әлмәт физкультура техникумына укырга керә һәм аны 1986 елны тәмамлый. 1986-1988 елларны армия сафларында була. 1989 елны Казан дәүләт университетының  татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. 1994 елны университетны тәмамлагач, юллама белән Чаллы дәүләт педагогия институтына укытырга җибәрелә һәм бүгенге көнгәчә шунда укыта. Хәзерге көндә ул доцент, филология фәннәре кандидаты. “XX йөз башы татар тарихында Риза Фәхретдин”, “Риза Фәхретдин: галим һәм әдип”, “Мәгариф тарихында тирән эз”дип аталган китаплар һәм күпсанлы фәнни мәкаләләр авторы.

1 комментарий:

  1. Авылыгыз кешеләре чынлап та бик күренекле икән күрәм.Ул кешеләр турында мәгълүматлар җыюыгызга зур рәхмәт!

    ОтветитьУдалить