Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

понедельник, 26 ноября 2012 г.

Сөекле әниләр

    Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Җәннәт аналарның аяк астындадыр”, — дип әйткән.Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә «әннә” дип ачылган.

  Әни күзләре шундый мөлаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә җитмәс төсле.
    Ана, Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә эш-гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгә бурычлы.
    Кадерле, хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, гаиләләрегезгә иминлек телим. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәүләр насыйп булсын.