Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 10 мая 2012 г.

Данлы һәм кояшлы тугызынчы май !

     Җиңү алып килгән 1945 ел ерагайган саен халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын тирәнрәк аңлыйбыз. Әлеге батырлык гасырлардан соң  да безнең өчен якты үрнәк булып калачак. Бу изге көнне без каты сугышларда Ватаныбызның азатлыгын саклап калган каһарманнарның якты истәлеге алдында башыбызны иябез. Аларның исемнәре алтын хәрефләр белән мәңгелеккә тарих битләренә язылган.
  Тыл хезмәтчәннәре дә зур хезмәт сүзләренә  бик тә лаек. Алар Җиңү көнен якынайту  өчен барысын да эшләделәр. Минем әти-әнием дә Тыл хезмәтчәннәре. Алар инде мәрхүм. Тыныч йоклагыз әти-әни!
Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннар!




Г.Тукай безнең күңелләрдә.

 Без 26 апрель Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез.Ул татар халкының яраткан шагыйре. Баланлы төп мәктәбе укучылары “Мизгел” яшьләр үзәгендә  шагыйрь  Г.Тукайга багышланган әдәби –музыкаль кичәдә “Кызыклы шәкерт” әсәрен сәхнәләштерделәр.