Сагынабыз сине, Аяз абый!
Максат:
1. Укучыларда А.Гыйләҗев иҗаты белән кызыксынуны үстерү һәм фәнни –практик яктан эзләнүне булдыруга омтылыш уяту.
2. Халык – авыз иҗатының төрле үрнәкләрен әсәрдән индивидиуаль таптыру һәм пракитикада куллану.
3. Гуманистик тәрбия үстерү.
Материал: презентация,укучыларның язмалары, тест,карточкалар, С.Хәким “Язгы кәрваннар” шигыре.
Җиһазлау: диапроектор, компьютер, портрет, карточкалар.
Дәрес барышы: Хәерле көн,укучылар! Менә тагын бер якты көн туды, без шуңа сөенеп, сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән дәресебезне башлыйбыз.
Укучылар, без сезнең белән А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар “әсәрен укып бетердек. Язучының шушы әсәре өстендә эзләнү эшләре алып барырга уйладык, бергәләп киңәшеп, темалар сайлап алдык.
Алар:
- А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар “әсәрендә халык авыз иҗаты үрнәкләре.
- Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт.
- Гуманистик тәрбия.
- Язучы турында күренекле кешеләр фикере.
Презентация ясалды.
1. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елны 17 гыйнварда Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый. 1948-1950 елларда ул – Казан дәүләт университетында белем ала. А.Гыйләҗевнең "Язгы кәрваннар" әсәрендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен эзләнүне үземә максат итеп куйдым. Мин моңа ирештем. Эзләнүләрдән, фразеологик әйтелмәләр, җырлар, такмаклар, кушаматлар, мәкальләр һәм әйтемнәр таптым.
Фразеологик әйтелмәләр
n ...Дамирның колагына гөмбә үскән...
n ...Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар...(383 б.)
n ...Әрдәнәләр чәлдерп каайтабыз..(385 б.)
n ...Икмәк тирәсендә акмаса да ,тама..(385 б.)
n ..Калын кенәгәсенә кадалган..(386 б.)
n ...Үрдәк кенә астына су кергәнен көтеп бакылдап утыра..(386 б.)
n ..Күрегенең җиде җиреннән тын өреп торган бакалы тальян..(389 б.)
n ..Машиналар турында ипилек-тозлык беләсем килде...(391 б.)
n ...Дамирның көнләшүдән бавыры кабарды..(385б.)
n ...Утыралар шунда аналары яламаган нәрсәләр, сагыз чәйнәп...(394 б.)
n ..Сүзләре белән чәйнәп –чәйнәп куя..(396 б.)
Халык авызы иҗаты буларак җырлар
1.Алтын булып агаем ла!..
Әлә-лә-ләү!
Көмеш булып тамаем!..
Әлә-лә-ләү!
2. Ятсам төштә, торсам истә....(390б.)
Такмаклар һәм кушаматлар
n ...Будрин Бурис-тракторист...!(387б.)
n ...Дамир “Тамыр –Камыр... (380б.)
n ...Шофер Гөргери...(387б.)
n ..Торна Хәмит..(392б.)
n ...Чат Нурлыгаян...(387б.)
Мәкальләр һәм әйтемнәр.
n Ир канаты аттан башка узмаган
n Буран- кыян чыкмагае, сул кулымны күтәрә алмыйм...(307б.)
n Кем чанасына утырсаң...ни диләр әле?..(403б.)
n Иртәрәк килгән бәхетле кулларда..(390б.)
Нәтиҗә:
Сүзне йомгаклап шуны әйтү урынлы булыр: Аяз Гыйләҗев үз әсәрендә халык авыз иҗатын бик тә оста һәм урынлы куллана. Алар: җырлар, фразеологик әйтелмәләр, такмаклар һәм кушаматлар, мәкальләр һәм әтемнәр.
1. Ул халыкчан.
2. Әхлак-тәрбия бирә.
3. Әсәрне тагын да матуррак, тулырак итеп аңларга ярдәм итә.
Классташлары сорау бирә.
Аяз Гыйләҗев - “Язгы кәрваннар” әсәрендә сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт.
Без... Сугыш ул ике ил арасындагы кофликт дип беләбез. Аңлатмалы сүзлектә ул, ике ил арасындагы кораллы көрәш, диелгән.
1 ...Аркылы-торкылы такталар белән ярым томаланган тәрәзәле бер-ике бүлмәсендә ялгыз карчыклар, тол хатыннар һәм җитү чәчле, җиткән тырнаклы балалар яшәп ята...
2 ...Сугыш башлангач, ире танкист булып китте. Сабира апаны алмадылар , йөрәгендә бар икән, диделәр... Булса да булгандыр, ире Орел каласы янында танкта янып һәлак булгач, идарә баскычы төбендә егылып чак дөнья куймады…
3 ...Мин кардыга җитәрәк атларны күмеп кайтып киләләр иде инде. Фураж да, солы да юк иде атларга, күгәрә башлаган салам белән җан саклап торалар икән бичаралар...
4 ...Болары-кичәге фронтовиклар. Алар җитди, кырыс, шушы гайре табигый җанланышның бар хикмәтен алар гына белгән кебек, фронтовиклар председательгә тартылганнар. Куллар шинель кесәсендә, һәр шинельдә кесә бар, һәр кесәдә кул гына юк...
5 ...Сугышның беренче аенда ук ятим калып, тол ананың сыңар канаты астында, туйганчы аш ашамыйча, күңел юанырлык кием кимичә, кайчагында кимсенеп тә, кайчагында чамасыз гарьләнеп тә яшәп килгән сынык күңелне нишләттең, Әдилә?!
6 ...Алабута катнашкан булса да, алда – ризык. Аны олыларга кирәк!...
7 ...Ир кешеле өй... Хуҗасы бар өй! Әтиле өй!... Дамир да, мин дә ятимнәр... Ә монда әтиле балалар... малайлар... Кергәч тә, мин аларга көнләшебрәк караган идем, хәзер әллә ничегрәк...
9 ...Ябык идек без, ямьсез идек… Йончыган идек без, арган идек… Башкалар шулай йончыганда, йөрәк авырулы хатын ничек түзә алсын?
10 …Фельдшер апа бераздан безнең янга чыкты. Озын гына, эре сөякле, бераз шадрарак апа. Калын кофтасының түшендә орден ленталары. Сугыштан кайткан, күренеп тора.
Нәтиҗә ясап без шуны әйтәбез: минем сугышны кинода яки рәсемдә генә күргәнем бар, өлкән кешеләр сөйләве буенча гына беләм. Бик куркыныч нәрсә икәнен тоябыз. Кирәкми безгә сугыш! Тыныч һәм матур яшик! Күгебез һәрвакыт аяз булсын! Бу әсәрне укыгач без үзебезгә яңалык ачтык. Сугыш ул безнең күзлектән караганда!
1.Югалту.
2.Ятим балалар.
3.Тол аналар.
4.Үлем.
5.Гариплек һәм чир.
6.Ачлык.
Әсәрнең әһәмияте шунда: сугыш чоры балаларының батырлыгына ,чыдамлылыгына сокланып алар белән горурланып яшик,безне тормыш авырлыклары алдында сынмаска өйрәтә.
Классташлары сорау бирә
Укытучы. Аяз Гыйләҗев сугыш чоры баласы, ул репрессия корбаны булды. Хәзерге вакытта аның эшен улы - Искәндәр Гыйләҗев (тел галиме) КГУда укыта һәм дәвам итә.
Гуманистик тәрбия
Олуглык, игелек вә
Гыйззәтлелек гыйлем һәм
Күркәм әхлак нәтиҗәседер.
Р.Фәхреддин.
Максат: яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын анлатырга кирәк.
Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазыйфасы тапшырылган аларга.
(Минтимер Шаймиев)
1. …Дамирга вак – төяк өчен үчегеп маташуларым шундук онытылды, кичкә хәтле кардыдан чыкмадым, атларның асларын тазарттым, кыргыч белән ябагаларын кырдым. Түбәдән су тама башлаган урыннарын да ямадык…
2. …Менә Чаллыдан килгән нәрәт. Пичәт басылган, кулы куелган. Кәследән диелгән и бетте-китте. Барасыңмы?
- Ярар, барырмын, -диде Әдилә җәберсенмичә генә.
-Мин дә барам,-дидем кинәт кенә.
3 …Югары очлар Түбән очларны, Түбән очлар Югары очларны танып алып, ерактан ук бер-берсен сәламлиләр, кочаклашалар, бер – берсен күрми торган арада гәүдәләренә сарган хәсрәтне коярга теләгәндәй, жилтерәтешеп тә алалар, бер – ике минут сүз әйтә алмыйча елмаешып торалар да китә сүз чишмәсе челтерәп!..
4. …Алабута катнашкан булса да, алда – ризык. Аны олыларга кирәк!.. Кешеләрнең сулыгып-сулыгып ризык сораган ашказаннарына рәхәт җылылык йөгерде, йөзләргә кызыллык белән елмаю чыкты.
5. …Сабираттәйләр дә шулар арасында икән, ул да тауга иң соңгыларының берсе булып менде. Бите тимгел – тимгел кызарган, утлы күзләре чокыраеп тирәнгә баткан, Әдилә дә шуңа игътибар иткән икән:
-Сабираттәйнең чанасын үзеңә ал, Ибраһим ,- диде ул.
Сабираттәйнекен дә алдым, тагын бер –ике алҗыган апаның чанасын да үземнекенә бәйләдем, миннән күрмәкче Дамир да өч-дүрт чананы бергә төйнәде.
6. …«Кешеләрне Габбас абыегызның гозерен үтәп кертәм»- диде ул соңыннан… Мөгаен, анысы да хактыр. Юк, бу теләкләре уртак аларның, алар өй эчләре белән чиксез бәхет тоеп, сөенешеп, сөешеп яшиләр, үз бәхетләре белән кешеләрне дә шатландырырга телиләр.Яшәүнең иң бөек максаты, кешенең иң гади сыйфаты шул түгелмени?
7. ..Әдилә, Дамир һәм мин – Сабираттәйне шунда алып киттек. Башкаларга: Калып торыгыз, тамак ялгагыз»,- дисәк тә, байтак кеше безнең белән барды.
Нәтиҗә:
1. Кешеләрне шатландыру -үзе бер бәхет.
2.Шәфкатьлелек
3. Бер- берсе белән уртак кайгы hәм шатлык бүлешү.
4. Өлкәннәргә ярдәм.
5. Бар да уртак
6. Кече өйле, олы җанлы, кешеләр.
7. Бердәмлек, кешелеклелек.
Классташлары сорау бирә.
Аяз Гыйләҗев турында күренекле кешеләрнең фикерләре
1.“Аяз Гыйләҗев-татарның әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы.”
Т Р президентының киңәшчесе Минтимер Шаймиев.
2.“Аяз Гыйләҗев-әдәбиятыбызның төрле тармакларында ат уйнаткан кеше.Ул күренекеле прозаик, үзенчәлекле драмматург,үткен каләмле публицист һәм очеркист,ниһаять,усал телле тәнкыйтче.”
Фәрваз Миңнуллин.
3.“Халык язучысы Аяз абыйның мирасы татар халкы өчен зур хәзинә!Һәм ул мәңгелек! Аяз Гыйләҗев –киләчәктә иң укылачак,алай гына да тугел,бер кулыңа килеп эләккәч,кат-кат укылачак әдип!Ул милләтебез горурлыгы!”
Фаил Ибраһимов.
4.“Башка әсәр язмаса да, “Җомга көн,кич белән...”повесте генә дә А.Гыйләжев татар әдәбияты тарихында калыр иде”,-дигән фикер белән Тәлгат Галиуллин бик хаклы.
5.“Шөкер татар әдәбияты олпат шәхесләргә,теленең нечкәлекләрен үтә сизгер тоемлаучы,һәр кәлимәне асылга утыртылган бриллиант кимәленә җиткерә белүче сүз осталарына бай булды,һәм аларның берсе дип,мин, һич икеләнмичә Аяз ага Гыйләҗевне күрсәтер идем...” Бу юллар Флүс Латыйфиның “Юксыну” дигән мәкаләсеннән .
6. “Язгы кәрваннәр” повесте “Казан утлары” җурналында басылгач,Сибгат ага Хәким: “Аяз, мин синең ул повестеңне укыдым. Син анда,үзең кичергән яшьлек еллары рухын саклаган хәлдә ,каләм көченең олпатлыгын раслаганың.Түзмәдем,шул исемдә шигырь яздым”,-дигән була.
Йомгаклау.
Минем максатым: Аяз Гыйләҗев турында күренекле кешеләрнең фикерләрен эзләп табу иде.
Мин “Ачык дәрес” газетасыннан, “Әдәбият тарихы” китабыннан һ.б.дан күп төрле материалларга нигезләнеп моны ачтым .
Нәтиҗә ясап шуны сезгә җиткерәм безнең ачыклавыбызча, Аяз Гыйләҗев:
1. Татарның әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы.
2. Усал телле тәнкыйтче.
3. Милләтебез горурлыгы!
4. Әдәбиятыбыз тарихында эз калдыручы.
5. Сүз остасы.
6.Олпат язуч
Ял вакыты
Якупова Айгөл Сибгат Хәкимнең “Язгы кәрваннар”шигыреннән өзек сөйли.
Классташлары сорау бирә.
Яз. яшәрү, яңару ,ярату.
Нәрсә ул ярату? Син ярата беләсеңме? Аңлатмалы сүзлектә...?
Синонимнары
Ярату ,сөю, яну -көю, үз итү, мәхәббәт.(иң көчлесе кайсы?кайсын беренче куябыз?)
Аяз Гыйләҗев”Язгы кәрваннар” әсәрендә ярату, ничә һәм нинди төрле?
1.Ибраһим,Әдилә һәм Дамир өчпочмагы.
-Дамирның көнләшүеннән бавыры кабарган...
а)...Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим?..
б)...без бер-беребезгә саргылабыз..
-Яратам мин сине, Әдилә!...
-Мин дә,Ибраһим...(422.б.)
2.Әнинең яратуы.
-Әнкәй куанды., мыштым гына елап җибәрде,мунча якты, әнкәй җәгән җылы урында яту нинди рәхәт!...
3.Табигатьне ярату.
-Көн матур,кояш чыкан.Их!Яратам соң шундый җылы көннәрне.
4.Хайваннарны ярату.
-Дамирга ат җене кагылган,ярата ул атларны, бигерәк тә яшь колыннарны.
5 Кешеләрне ярату.
-Яратам мин кешеләрне,-диде Сәрвәр апа.
Дәү Казанда бәрәңге пешерде,каяндыр бал алып кереп чәй эчерде.
Төркемнәрдә эш
Компьютерда бирелгән әсәрдән өзекләр.Шулар арасыннан
1)сурәтләү чараларын, -
2)чагыштыруларны аерып язу.+
* Көн артык җылы да, салкын да түгел, сирәк кар ява; кешеләр җиңел киенгәннәр.Билләрендә каешлы,аллы-кызыллы, төрле төстәге билбаулар.Муеннарында җылы шарф...
* ..Арыш арасындагы бодай кебек бер-ике ир-ат та бар...
* Әдилә туктап ак шәлен рәтләде,сырма кесәсеннән чите китек көзге чыгарып купшыланган булды...
* Без өчәү атлыйбыз.Өчәү булгач адымнарыбыз нык ,эре,җиңел, күңелләр көр.Дамирның уены –чыны бергә,мәгәр мин тыныч.
* Ипинең кыерчыгы яңа туган ай күк балкыса да,табын уртасында ахыргача утырып калды..
* Без кергән өйдә ишле генә гаилә яши икән.Хуҗабыз Габбас абый сугышта булган,ахры,өстендә искерә төшкән юка гимнастерка...
* Кара кашлы,шалкан төсле ак йөзле апалар,кулларын каш өстенә куеп ,безне каршылыйлар...
Тест:
1.Сәрвәр апа орчык күк бөтерелә.
а)сурәтләү чарасы.
б)чагыштыру
в)фразеологизм
2.”Камыр”,”Тамыр”, кемгә әйтелә бу кушамат?
а)Дамир
б)Әдилә
в)Ибраһим.
3.Солы алып кайту Кәследән ничә чакрым?
а)66
б)60
в)65
4.Ибраһим белән Әдилә Дамирга ничек карыйлар?
а)кимсетеп
б)үртәбрәк
в)үз итеп.
5.Образлы әйтелмәләр.
а)күңел сандыгы.
б)күзләр җиргә тәгәрәде.
в)тәмле чәй.
6.Кешене һәм тормышны бизи торган сыйфат.
а)киң күңеллелек
б) яхшылык.
в)елмаеп.
7.Дамирның үз хыялы.
а)трактор
б)Әдилә
в)колын
8.Әсәр кем исеменнән сөйләнелә?
а)Дамир
б) Ибраһим
в)Сабирә.
9.“Язгы кәрваннәр” әсәре кайсы вакытта язылган?
а)сугыш
б)тынычлык.
в)ачлык
10.Яшәү мәгнәсе нәрсәдә?
а)байлык.
б)өмет
в)шатлык.
Җаваплар:1б). 2а).3в).4в).5 а).6а).7б).8б).9а).10б).
Укучылар дәрес азагына якынлашты .Без үзебезгә ни1. алдык2 белдек3 яңалык ачтык4 киләчәктә тормышта кулланачакбыз
Без бүгенге дәрестә бик күп эшләдек ,рәхмәт сезгә.
Эшләгән эшләргә йомгак ясала.
Билгеләр куела
Өй эше:”Кешеләрне шатландыру-үзе бәхет” дигән темага инша язу.
Татар әдәбияты. 6 нчы класс.
Рөстәм Килдебәковның “Г. Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасы буенча сочинение
Максат:
1. Вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә; сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп , матур фразалар белән бирергә өйрәтү.
1. Вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә; сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп , матур фразалар белән бирергә өйрәтү.
2. Картинаның идея эчтәлеген ачыклау.
3. Укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.Килдебәковның портреты, әсәрләре исемлеге, репродукцияләре,”Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасы, Г.Тукай портреты, сайланма әсәрләре җыентыгы, “Г.Тукай” альбомы, “Тәфтиләү” көе.
Дәрес барышы:
I. Кереш әңгәмәдә Г.Тукайның авыр балачагы, 1909,1910 еллардагы иҗатында күңел төшенкелеге сизелүенең сәбәпләре искә төшерелә. Р. Килдебәковның тормыш юлы турында сөйләп,репродукцияләре күрсәтелә.
II. Рөстәм Килдебәковның “Г. Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасы белән танышу. (сорауларга җавап биреп, картинаның идея эчтәлеген ачыклау).
Сүзлек эше. 1 нче бирем. Түбәндәге исемнәргә туры килгән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр уйлап әйтегез:
яфраклар( саргая, коела, шыбырдый, оча.);
кояш ( балкый, нур сибә, җылыта);
кар ( ак кар оча , ак юрган ябынган кебек.).
2 нче бирем: Түбәндәге сүзләргә эпитетлар табып әйтегез:
яфраклар ( кызыл борыч сыман, җилләр өзгән, корышып беткән, сап –сары, ялкын кебек);
һава ( зәңгәр, тын, авыр);
юл ( соры, бормалы, ераклардан килгән);
көз ( алтын, кояшлы, якты, юмарт);
өйләр ( төрле формада, тәбәнәк, өчпочмак түбәле);
көзге ( зур, олы, аяклы, ялтырый).
3 нче бирем: 1.Түбәндәге сүзләрне татарча тәрҗемә итегез:
темная, золотая, хмурая, унылая, красочная, скучная, теплая, холодная.
2. Сораулар: а. Алгы планда кемне күрәсез?
б. Г.Тукайның күңелендәге моң –сагышны нәрсә белән аңлатып була? (укчылар шагыйрь биографиясенең Казан чорын искә төшереп сөйлиләр).
в. Ни өчен рәссам шагыйрьне язгы фонда түгел, көзге, яртылаш кышкы мәлдә сүрәтләгән? ( яз – уяну, ашкыну, яшәү, сөенеч, куаныч, өмет; көз – нәтиҗә ясау, уйлану, сагыш; кыш – моң, боеклык).
г.Картинада сурәтләнгән Тукайга ничә яшь биреп була? Шагыйрь ничә яшьтә безнең арадан китте?
д. Арткы планда кем һәм нәрсә сурәтләнгән? Кызга нинди исем биреп була?
4 нче бирем.Геройларга характеристика бирергә.
а.Кыз –Саҗидә, пөхтә , чиста, уйчан; бәбәй итәкле күлмәк, чиккән камзул кигән; чәчен ике якка үреп салган; башына энҗе белән чигелгән калфак кигән. Моңлы, матурлыкка омтыла, муенындагы ике кат мәрҗәне үзенә килешеп тора, йөзен ачып, балкытып җибәрә; ул – шәфкатьлелек символы. Кулында Г.Тукайның шигырьләр китабы.
б. Ярдәмче образлар ( җансыз) – зур көзге, аның дүрт аягы бар, өстәл сыман чыгып торган алгы өлешендә, ваза эчендә, ак розалар букеты. Алар ап-ак карга охшаган.Бер роза чәчәге Г.Тукай кулында, ул – сафлык, чисталык символы.
5 нче бирем: Геройларны “җанландырыгыз”. Шагыйрь белән кыз арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин? ( Укучылар түбәндәге диалогны төзиләр)
Саҗидә. Тукай нигә табигатьтә гел яз гына булмый икән? Аллаһы тәгалә шуны булдыра ала микән?
Тукай. Укы, үс Саҗидә, мәгърифәт нуры күзләреңне ачар. Син шунда барысын да аңларсың.
Саҗидә. Минем шундый хыялым бар: кешеләр бер-берсен кимсетми, кыерсытмый гына, яратып – яратылып яшәсеннәр иде.
Тукай. Әйе, Саҗидә мин дә шигырьләрем белән инсан күңелен агартыйм дип, былбыл булып сайрадым да бит... Укы син, Саҗидә, күбрәк укы. Менә шул хыялларыңны халык күңеленә җиткерерлек илһамият тапканчы укы...
III. Г.Тукайның сайланма әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры китереп цитата сайлау.
.... И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!
Очты дөнья читлегеннән тарсыгып күңлем кошы,
Шат яратса да җиһанга ят яраткан раббысы.
(“Өзелгән өмид”, 1910 ел).
IV. План төзү, тактага һәм дәфтәрләргә язу.
1. Табигать уйда, сагышта.
2. Тукайның күзләрендә моң.
3. Образлар – символлар.
4. Яшьлек алиһәсе – Саҗидә.
5. Шагыйрьнең тормыш көзе.
V. План буенча сөйләү.( Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә)
VI. Сочинение язу үрнәге.
Рөстәм Килдебәковның “Г. Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасында көз, беренче кар төшкән мәл сурәтләнгән. Табигатьнең кышкы йокыга талыр алдыннан тынып, уйланып калган халәте. Һавадагы авыр, соры болытлар басып, изеп торган кебек. Еракта күренгән авыл өйләре сак кына моңаеп утыра, кечерәеп калган төсле күренә, аларның түбәләренә беренче ак кар юрганы ябылган. Әкрен генә буран чыгып алгалый. Өйләр арасыннан бормаланып юл киткән. Җиргә ак кардан келәм түшәлгән. Кунак кызы, ак челтәр шәлен ябынган кебек, каеннар ак төскә кергән. Куакларда әле коелып бетмәгән соңгы яфраклар, җилдә, кыштыр-кыштыр тавыш биреп, җырлыйлар.
Шагыйрь, көзнең китеп,кыш килүенә битараф булган төсле аркасы белән тәрәзәгә борылган да, карашларын еракка төбәп, уйга калган. Рәссам Г.Тукайны әнә шундый моңсу көн фонында сурәтләгән.
Картинада тагын яшь кенә хатын-кыз сурәтләнгән. Ул пөхтә, чиста: өстенә бәбәй итәкле алсу күлмәк, чигешле камзул кигән, башына энҗеле калфак кадаган. Кара чәчләрен ике якка аерып, үреп салган. Муенындагы ике кат тезгән мәрҗәне үзенә килешеп, йөзен ачып тора. Бу хатын-кыз - кечкенә Габдулланы үстергән шәфкатьле, мәрхәмәтле татар хатын-кызларының бер вәкиле. Аның кулында Тукайның шигырьләр дәфтәре.
Тукай шәһәрчә киенгән. Нәрсә турында уйлап хәсрәтләнә соң шагыйрь?
Картинадагы Тукай 27 яшьләрдә булырга тиеш. Моңа аның шәһәрчәләнеп өлгергән кыяфәте дә, уйчан-моңсу күзләре дә ( тормышта арыган, талчыккан), олылык төсмере кергән ( гәрчә малайлык чалымнары бетеп җитмәсә дә) чырае да ишәрәли. Димәк, бөек шагыйрьнең үләренә санаулы көннәр калып бара. Шагыйрь тиздән үзенә үлем киләчәген сизә, моңа тагын иҗади канәгатьсезлек, дусларының хыянәте, җимерелгән хыялларны, мәхәббәт ачысын китереп кушыйк. Ул соңгы көннәрдә якташлары арасына ял итәргә, көч алырга кайткан. Туган як, аның кешеләре газиз шул. Кулындагы бер бөртек ак чәчәк- чисталык, сафлык символы булып тора.
Өй уртасында зур, дүрт аяклы көзге тора, аның алдында, өстәл сыман чыгып торган өлешендә, вазада бер букет ак розалар утыра. Бәлки ул роза чәчәкләрен Тукай яраткан кешесенә алып килгәндер...
Билгеле, шундый авыр халәттә булган шагыйрьне рәссамның көз бетеп, кышка керү фонында бирү табигый. Тик картина төшенке рухта түгел. Караңгы көз алгы планда ачык буяулар белән эшләнгән купшы агачлар аша яктыртылса, ә тышта кыш. Бөтен җир ак - өмет, яктылык төсе. Кеше язмышында да өмет чагыла. Тукайга алмашка яшь буын кешеләре – шагыйрьләр килер. Нечкә күңелле шагыйрь туган яклары, якташлары белән саубуллаша, бәхилләшә.
Йомгаклау.
Өй эше: Рәсем буенча сочинениенең азагын укучылар үзләре кичергән тәэсирләре, яки китаптан укыган материал буенча тәмамларга.
Файдаланылган әдәбият:
1. Әдһәмов Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. К- 1977.
2. Бәширов М. “Сүз белән сурәт ясау” К – 1974.
3. Гази И. “Матурлыкны күрергә өйрәтик”, “Совет мәктәбе”. 1964, №8, 30-33 бит.
4. Ладыженская Т. И др. Теория и практика сочинений разных жанров. Пособия для факультативных занятий. М. Просв. 1980.
5. Шакирова Л.З. “Основы методики преподования русского языка в татарской школе” 1990 – Казань. С. 128-131.
Тема:”Эндәш сүзләр һәм тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре дәрьясында”.
9 клас татар теле
Максат: 1. Укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерү, гомумиләштерү; танып-белү активлыгын үстерү; орфография буенча белемнәрен тикшерү; сүзлек байлыгын үстерү; белем һәм күнекмәләрне формалаштыру; белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; эстетик зәвыкны үстерү; әхлак тәрбиясе бирү.
2.Эндәш сүзләр һәм тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре куелышын өйрәнү.
3.Укучыларда игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлау:комьпютер ,дәреслек,таблица,карточкалар, слайдлар,тест .
Метод һәм алымнар: Әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, тестка җавап бирү.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, җыр сәнгате.
Яңа пед технология: тестлар белән эш, комьпютер.
Дәрес тибы:катнаш, белемнәрне ныгыту.
Дәрес планы.
I.Уңай психологик халәт тудыру .
План.
1.Оештыру моменты.
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Дәресебезнең темасы: “Эндәш сүзләр,тиңдәш кисәкләр дәрьясы”. Бу дәрестә эндәш сүзләр, тиңдәш кисәкләр темасы буенча белемнәрне тикшерербез, практикада куллана белергә өйрәнербез, ныгытып китәрбез.
-Укучылар,күренекле тел галимәсе Флера Сафиуллина үзенең хезмәтендә болай дип язган:
Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе - мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.
Мин сезне белем дөньясына чумарга чакырам.
2.Актуальләштерү
II. Алган белемнәрне актуальләштерү.
Өй эшләрен тикшерү.
III.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
3.Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре.Таблицаны мисаллар китереп тутыр
Кагыйдә | Мисаллар |
1.Җөмлә башында килгән эндәш сүздән соң соң өтер куела. | |
2.Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан өтер белән аерыла. | |
3. Җөмлә ахырынында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела. | |
4.Тойгы белән әйтелгән эндәш сүз җөмлә алдына чыгарыла,аннан соң өндәү билгесе куела. |
4 .Тест үткәрү. Белемнәрне тикшерү.
-Укучылар, сөйләм нинди генә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзнең сөйләмдәге роле бик зур.
Эндәш сүзне бик күп кулланабыз.Әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда кыенсыналар һәм язганда алар янында тыныш билгеләрен куюда хаталар да җибәрәләр. Безнең белемнәребез нинди икән? Әйдәгез, тикшереп алыйк. (тест биремнәрен үтәү).
1) 1. Эндәш сүзләр алдыннан килгән И ымлыгы
а) өтер белән аерыла
б) өтер белән аерылмый
2. Эндәш сүз кайсы килештә килә?
а) бер килештә дә килми
б) баш килеш
в) төшем килеше
3. Эндәш сүзләр сөйләмне
а) матурлый
б) бер дә әһәмияте юк
4. Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр?
а) башында, уртасында, ахырында
б) җөмләдә бөтенләй кулланылмый
5. Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге?
а) баш кисәге
б) модаль кисәге
в) иярчен кисәге
6. Күп нокталар урынына кирәкле эндәш сүзләрне куеп, әсәрнең исемен язу.
Кичер, ... ! (М. Җәлил)
а) әни
б) илем
в) дустым
7. ..., мин көчек күрдем.
а) песи
б) көчек
в) әни
8. Кичер мине, ... (Батулла)
а) әби
б) әти
в) әнкәй
9. Дулкыннар, дулкыннар, ник болай шаулыйсыз… (М. Җәлил )
а) шаулыйсыз
б) дулкыннар
в) болай
5. 6 5 нче күнегү.Җөмләләрне күчереп язу һәм эндәш сүзләрнең асларына
сызу .
6.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре;
Слайдлар белән эш:тыныш билгеләрен куй!
1слайд
Тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнсә,алар арасына өтер куела. Уйналмаган уен...сөйләнмәгән сүз...җырланмаган җыр калмады. |
2слайд
Тиңдәш кисәкләр үзара каршы куючы яки кабатланып килгән җыючы яки бүлүче теркәгечләр белән бәйләнсә ,алар арасына өтер куела. __гарьләнүдән ___ башка сәбәптән ташып яыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тели бугай. |
3 слайд
Тиңдәш кисәкләр үзара кискен каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнсә, алар арасына сызык куела. Бабай йомырканы ватып карага___ вата алмаган. |
Җавапларны тактага элү, дәреслеген чагыштыру.
7. Эндәш сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.
1) Җирле сөйләмнән эндәш сүзләрне тану. (музыкаль язма тыңлау)
8.Ә хәзер эндәш сүзләрне сөйләмдә кулланылышына игътибар итик. Сез нинди эндәш
сүзләр беләсез?
сүзләр беләсез?
-Әнием, адаш, әфәнде, туташ, ханым, дәү әни, бәбкәм, туганым, туган апа, акыллым, үскәнем, матурым, сандугачым, былбылым һ.б.
-Девушка, мужчина, синьор, синьора, мадам, госпожа.
9.Тәрбия моменты.
-Татар телендә бик матур эндәшү формалары бар. Гаиләдә туганнар арасында кулланылы торганнар: абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием,кечкенә абый, нәни абый, апа һ.б.
-Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнары: туганкай, ахирәт, адаш, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апакай, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, энем, акыллым, үскәнем, матурым һ.б.
10.Я. Х.Абдрәхимова”Мөстәкыйль эшләү күнегүләре” китабыннан 128 бит .15 күнегү.
11. Укучыларның белемен бәяләү
12.Өй эше:59-61нче битләрне укырга. 68 нче күнегү.
Сез әзерләгән дәресләр чынлап та күңелле, барлык укытучыларга үрнәк! Афәрин!
ОтветитьУдалить