Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

вторник, 18 апреля 2017 г.

Габдулла Тукай татар иленең йолдызы.


      Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.
        Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча “ Йолдызлы сәгать ” уенына җыелдык. Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук танышсыз. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.
1 нче тур
          Сорауларга дөрес һәм тиз җавап биреп, йолдызлар җыю. Кем беренче дөрес җавап бирә,шуңа йолдыз бирелә.
1. Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )
2. “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме? ( Акбай )
3. Габдулла Тукай туган ел? ( 1886 )
4. Тукайның әнисе нинди авылга кияүгә чыга? ( Сасна )
5. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )
6. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )
7. Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )
8. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
9. “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )
10. Тукай үлгән ел? ( 1913 )
11. Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра? ( Шәрифә карчыкка )
12. “ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )
13. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
14. Шагыйрь үлгән шәһәр? ( Казан )
15. Фатыйма нинди кош белән сөйләшә? ( Сандугач )
16 Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )

2 нче тур
А. Б.:   Сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләү.
Без дә менә бүген , дуслар,
Шигырь бәйгесенә килдек.
Олуг шагыйрьләребезнең
Күп шигырьләрен өйрәндек.

Шигырь сөйгән һәрбер кеше
Бәйрәмдә катнаша ала.
Иң матур сөйләүчеләр
Истәлекле бүләк ала.

А.Б. Хәзер без шигырь бәйгесен башлап җибәрәбез
Укучы: Читлектә”

А.Б.: Аралашуның төп чарасы - тел. Бу урында бер мисал китерү урынлы булыр.”Бервакыт бик бай сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: "Синең колыңны тапкыр һәм үткен телле, диләр. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”, - дигән. Хуҗа колын чакырткан да аңа: "Ишетәсеңме, Эзоп? Менә сиңа акча- бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт,” – дигән.
Кол киткән һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып кайткан. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.
-Эзоп, син тел алып кайткансың, ләбаса.
-Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә шул түгелмени? Тел белән иркәләү, тугрылыкны,сөю сүзләрен әйтәбез. Тынычлык урнашуны да тел белән әйтәбез.Тел ярдәмендә шәһәрләр салына, милләтләрнең мәдәнияты үсә.
Бераздан кунакларның берсе хуҗага тагын әйткән:
-    Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын!
Эзоп шул поднос белән кире әйләнеп кайткан. Салфетка астында тел ята икән.
-    Эзоп, син тагын тел алып кайткансың, ләбаса.
-    Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән нәфрәт сүзләре әйтәбез. Тел белән сугыш игълан итәбез, тел кешеләрне дошманлаштыра, хәтта бөек дәүләтләрне дә җимерергә сәләтле ул,- дигән Эзоп.
-    Чыннан да, юкка гына тел турында "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” димәгәннәр.

Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле тел дип, телең йотма,
Туган телне онытма.
А.Б.: укучы Рәфикъ Әхмәдиевнең "Туган телем” шигырен укыр.
Алып баручы:  Туган телем күп еллардан бирле
Чәчәк ата йөрәк түрендә.
"Әнкәй” дигән иң беренче сүзне
Мин әйткәнмен туган телемдә.
Алып баручы: Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйләндермә мама теленә.
Ни урысча, ни татарча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә.
Укучы: Гөлшат Зәйнәшеваның “Әби белән җитәкләшеп” шигырен сөйли
 Шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.
Нәрсә бу, качкынмы, җенме?
Я өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез
Әллә нинди нәрсә бу.
Борыны кәп – кәкре, бөгелгәндер,
Тәмам кармак кеби.
Төз түгелдер куллар, аяклар да
Ботак, кармак кеби.
Балалар. Шүрәле!
  Ә хәзер әйдәгез ярыш оештырып алабыз. Сорауларны нигездә Габдулла Тукай  әкиятләреннән чыгып төзедем.
3 нче тур.
1. Сезгә мәгълүм булганча, кечкенә  Апушка төрле гаиләдә яшәргә, авылга күчеп йөрергә туры килгән. Менә бу юлларны ул кайсы авылда яшәгән елларны искә төшереп язган? “Үги әбинең  алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам- юатучы, иркәләним дисәм- сөюче булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”. (Өчиле авылында.)
2. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә төпле белем алуга ирешә. Ул укыган мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгыя.)
3. Бу өзек кайсы шигырьдән алынган?
                                 Җен-фәлән дип сөйләнүләр
                                  Искеләрдән калган ул;
                                  Сөйләве яхшы, күңелле-
                                  Шагыйранә ялган ул.
                                                              (“Сабыйга”)
4. Казанга әйләнеп кайту турындагы шигырен әйтергә, бер өлешен сәнгатьле итеп сөйләргә. Соңыннан ул көйгә салына. (“Пар ат”)
5. Бөек Тукайның әкият-поэмасына нигезләнеп иҗат ителгән “Шүрәле” балетының авторы кем? Ул автор турында нәрсәләр беләсез? (Фәрит Яруллин.)
4 нче тур .
  Шигырьне дәвам итәргә.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
(Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...)
Зур бәхетләр сызганып,
Эшкә бирелгәннән килә,
(Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр
иренгәннән килә...)
Җиктереп пар ат,
                   Казанга туп-туры киттем карап,
    Чаптыра атларны күчер,
                    Суккалап та тарткалап.
    (Кич иде, шатлык белән, нурлар чәчеп,
                                               ай ялтырый,
      Искән әкрен җил белән яфрак,
                                               агачлар калтырый)
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген.
(Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген..
1. “Шүрәле” әкияте ничек башлана?
( Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-
                                                        Кырлай, диләр;
Җырлаганда, көй өчен, “тавыклары
                                          җырлай”, диләр
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз
                                           торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем,
                                            урган идем...)
2. “Су анасы” әкияте ничек башлана?
(Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...)
5 нче тур
Көз кыш яз җәй Ел фасыллары .Түбәнндәге сораулар кайсы ел фасылына туры килә.
1. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай елның кайсы мизгелендә дөньяга килә?
2. Тукайның “ Эш беткәч уйнарга ярый ” шигыренә кайсы ел фасылы туры килә?
3. Бәдри абзый Габдулланы Кырлайдан алып кайтып Казанда Сапый абзыйга тапшыра, Сапый абзый аны Җаекка алып китә, алар 18 тәүлек баралар. Бу кайчан була?
4. “ Пар ат ” шигырендәге шәкерт Казанга кайчан бара?
5. Агачлар астына яшеренә балалар барчасы бергә;
Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә.
Г. Тукайның бу шигыре елның кайсы вакытына багышланган?

6 нчы тур Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында нәрсәләр белдек.
1.Г .Тукай Кайда һәм кайчан туган?
 Бөек шагыйрь Габдулла  Тукай  Мөхәммәтгариф улы Арча , ягының Кушлавыч авылында1886 елның 26 апрелендә туа.
2.Г.Тукай кайда белем ала?
   Ул  Кырлайда укуын башлый. Уральскида “ Мотыйгыя” мәдрәсесендә белем алуын дәвам итә, шунда ук рус телен өйрәнә
3.Язучының беренче иҗат җимешләре кайда басыла?
    1906-1907 елда Уральск мәдрәсәсенең « Новый век»  журналында чыга
4.Г.Тукай ничә яшьтә иҗат итә башлый ?
   1904 елда чыккан “ Яңа гасыр“ журналының бер санында Г.Тукай мәдрәсәдә укыганда ук  үз шигырьләре белән чыгыш ясады дип язылган.
5. Тукай нәрсә ул? Исемме әллә кушаматы(псевдоним)буламы?
   Ул фамилия.
6.Язучының ничә кушамыты( псевдонимы) була ?
   73 кушаматы (псевдонимы).Апуш,Шүрәле.....
7.Г.Тукай ничә телне белә?
  Татар, русс, төрек,гарәп,фарсы.
8.Г.Тукай кайчан һәм нинди сәбәп белән Казанга кайта?
     Үзенең бөтен көчен һәм энергиясен хезмәткә ,укуга,яңа җәмәгать эшләренә багышлар өчен 1907 елның көзендә Казанга кайта.
9.Казанда язучы кайда эшли ?
   Г.Камал белән “ Яшен” сатирик журналында 1908-1909 елла,1910 елда “ялт-юрт” (зарница) ны җитәкли
10.Сәяхәтләр вакытында Г.Тукай нинди шәһәрләрдә була?
     Әстрахан, Уфа,Казах далаларында ( 1911-11912 ел),Троицкида, Петербургта.
11.Г.Тукайның якын дусларын сана? Драматург:Галиаскар Камал,Режиссёр: Габдулла Кариев, язучы Фатих Әмирхан, журналист Ахмеров, типография биләүче җитәкчеләр бертуган Шәрәфләр, революционерлар Вахитов ,Ямашев.
12.Казанда Г. Тукай исемен нинди урам, мәйдан, оешма йөртә. (1958) урам,сквер ,һәйкәл , кинотеатр,опера һәм балет театры бинасы Янында һәйкәл ( 1956) музей Г.Тукай исемен йөртә.
 13.Татарстанда ничә музее бар? Һәм алар ничек атала?
 Өч. Казанда әдәби музей 1986 ел 11 июндә ачыла , 2 этажлы 19 гасыр ахыры.(Шамил йорты),(проект.арх. Т.Б.Руша һәм Ф.И. Амлонга ),Арчада авыл мемориаль музее,авылларда Тукай Кырлай һәм Кушлавычтаү
14.Г.Тукайга Казанда ничә һәйкәл куелган ?
 Ике. Беренче опера  театры каршында, икенчесе ,” Балалар дөньясы “ кибете каршында скверда.( Скульптор Л. Кербель).
15Тукайның шигырь бәйрәмнәре  нинди урында билгеләп үтелә?
 Скверда Г.Тукай һәйкәле янында.
16.Кайсы елда һәм ни өчен Г.Тукай премиясе бирелә башлый?
1958елдан башлап ел саен иҗади-сәнгать  өлкәсендә ирешелгән уңышлар өчен бирелә.
17.Беренче Г.Тукай премиясе лауриатларын әйтегез ?
“ Шүрәле” балеты өчен композитор Фәрит Яруллин (үлгәннән соң) .
18.Г.Тукай иҗаты ничә телгә тәрҗемә ителгән ?
26 телгә тәрҗемә итлгән,Россиядә 388 шигыре.
17.Шагыйрь кайчан вафат була ? Ничә ел яши ?
2 (15) апрель 1913 ел, 20 сәг.15 мин. 27 ел яши.
 

 А.Б. Хөрмәтле тамашачылар, безнең шигырь бәйгебез тәмам.