Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Укучылар иҗаты

Минем гаиләм

 Нинди көн бу, нинди бәйрәм?
Нинди мондый куаныч?-
Әткәй - әнкәй, сез булганга,
Безнең гаиләдә куаныч.
Әби - бабай, әти-әни, апа,
Иң нәние, мин - Айгөл.
Менә нинди  соклангыч,
Безнең матур гаилә.                           
Энҗе-мәрҗән, йолдызлар
Бер- берсеннән, яктырак,
Тик барыбер, безнең гаилә
Йолдызлардан яктырак! 


Мөслим районы Баланлы авылы
төп гомуми белем бирү мәктәбе 
Якупова Айгөл Азат кызы. 9 класс



Минем кадерлеләрем

Сез булганга әти-әни,
Без дөньяга туганбыз.
Авырлыклар күрмәдек без,
Сез янәшә булгансыз.
Аклык-сафлык өлгеләре,
Минем кадерлеләрем.
Ике бөртек энҗегә
Тиңләп сезне кадерләрмен.
Күрке бит сез, өебезнең.
Ике ярдәм кулыбыз.
Өй түрендә урының,
Исән генә булыгыз.
Исемегез гел янәшә,
Ай белән кояш кебек
Бәхетлеләр арасында
Сезгә тиң булмәс кебек.

Мөслим районы Баланлы авылы
Төп гомуми белем бирү мәктәбе
Габидуллина Алисә 5 класс


Әтием минем электрик

Әтием минем электрик
Аның куллары алтын.
Өең җылы ,көнең якты була,
Әтием булгач якын.
Ут бетсә дә курыкмыйм,
Әтием ялгап куя.
Күз ачып-йомганчы,
Өй яп-якты була.

 Мөслим районы Баланлы авылы
Төп гомуми белем бирү мәктәбе
 Гилаев Илнур 6класс


Көмеш сливалар
Борын–борын заманда әби белән бабай да тумаганда яшәгән ди,бер бай.Бу байның булган ди өч улы, ул аларны бик яраткан ди, алардан да бигрәк аның яраткан өч әйберсе булган . Беренчесе  алтын койрыклы аты , икенчесе сайрый белүче тәвә кошы, өченчесе, иң кадерлесе- яшел бакчасында зәңгәр яфраклы агачта үскән көмеш сливалар.
Бер көнне,рәхәт кенә яшәп ятканда,бай чирләп киткән,иң яманы шул-ул теленнән язган.Уллары нинди җирләрдә ,кайсы якларда гына эзләсәләр дә  аталарына дәва таба алмаганнар.
Шулай бер кич сарайга ак озын сакаллы карт килеп кергән.Атагызга аның иң яраткан әйберен ашатыгыз,терелүен шуннан күрерсез дигән.Уллары уйлаганнар, уйлаганнар да алтын койрыклы атны чалып атасына китергәннәр.Тик, нишләптер,моның файдасын күрмиләр.Инде фикерләрен туплап.сарайнны сайрап моңга күмүче, тәва кошын да алып керәләр .Моннан соң да алга китеш күренмәгәч уллары борчуга калалар,бакчадагы зәңгәр яфраклы агачта үсеп утыручы көмеш сливалар турында онытканнар. Байның кече улы, йолдызлы кичтә бакчага чыга.Эскәнбиягә утыра да картның сүзләрен искә төшерә.Һәм аның күзе ай яктысында ялтыраган көмеш сливаларга төшә .Агач янына килеп,сливаларны ничек әтигә ашатып булыр икән дигән уйга бата.Слива агачы шунда телгә килә: 
- Әй,улым,борчуыңны беләм. Минем сливаларым атагызга булышыр,әйдә өзеп ал,- дигән. Иң очындагы слива эчендә тылсымлы төш булыр, шуның шифасы тими калмас, күрерсең. Бай мине яратты үзе үстерде,шуңа файда итим, - дип өстәгән. Кече улы нәкъ шулай эшләгән. Озакламый байның теле ачылган, ә  яшел бакчада зәңгәр яфраклы көмеш сливалы агачлар күбәйгәннән-күбәйгән.
                                                                               Мөслим районы,Баланлы авылы
                                                                               төп гомуми белем бирү мәктәбе.
                                                                               Габидуллина Регина 8класс


Светофорның  якын  дусты  Зебра 
(әкият)

  Борын –борын , заманда  әби  дә  тумаганда , булган  ди  бер  өч
 төсле багана,  ул  кешеләргә  үзенең  “Серле  күзләре” белән  киңәш  ясаган.  Беренче  күз –кызыл  күз , өйрәткән  ул  туктарга .Икенче  күз-сары  күз,  әзер бул ди,  атларга,  ниһаять  яшел  күз, ачыла-халык  алга агыла. 
     Бер  тапкыр  җәйнең  матур ,җылы  көнендә  бу  өч  төсле   багана              гел  кызыл  күзен  генә ача башлаган  һәм шунлыктан  машиналар  гел  туктап  тормаганнар.Кешеләр  дә  юлның  икенче  ягына  чыга алмаганнар.Шуңа да  өч  төсле   багана  гел  туктаган,кызыл күзен дә  йомган.
     Көннәрдән  беркөнне  бу  шәһәргә  бер  озын  сакаллы,  зәңәр  күзле, озын  гәүдәле  бабай  килеп  кергән.  Ул   өч  төсле  багананы  күргән, аның  эшләмәвен  белгән  һәм  дә  эшләтеп  җибәргән. Бәла-каза  булмасын  дип,юлга ак  төс  белән , кешеләргә чыгар өчен , зебра  тиресе  шикелле  сызыклар ясарга кушкан.Бу  бабайны  тыңлаганнар һәм сүзен  тотканнар.Кешеләр шатлана-шатлана юлны аркылы чыкканнар  һәм  бабайга  рәхмәтләр   укыганнар.
        Яңгырлы    бер   көндә  бу  бабай   зебра   тиресе  шикелле   ак   сызыклар  кырыендагы  төсле  баганага  карап-карап  торган да,  аның аңа  исем  кушасы   килгән  һәм  ул  төсле  баганага  “Светтрик”  дип  кушкан,   тик  бу  исемне  халык   яратмаган . Аннан  тагы  уйлаган да  “Светофор” дип  кушкан. Ә  бу исемне  халык  бик  ошаткан.Соңыннан  ак  сызклар  зебра  тиресенә  охшаганлыктан , халык  аны “Зебра”  дип  атаган. Шул  көннән  башлап  “Светофор” белән  “Зебра”   бик  дус  яшәгәннәр. 
       
                                                                  Мөслим  районы
                                                                    Баланлы  авылы
                                                                       Гизетдинова Эльза
                                                                      7класс.   

             Көмеш кыңгырау” газетасы,№3-4(1324) 16 гыйнвар. 2008 ел.                                                                                                             






Әби белән бабайның куанычы

Борын-борын  заманда  яшәгән, ди, булган, ди,  бер әби белән бабай. Боларның  кызлары булмаган. Бер тапкыр боларның идәненнән  бодай  тишелеп  чыккан. Бу бодайны әби  белән бабай өзмәгәннәр. Бодай үскән дә үскән икән, үсә тогач, түшәмне  тишеп чыккан. Бер көнне бабай бу уңышны җыярга дип менеп киткән, бу менә-менә икән, менә торгач, бер ак болытка бәрелеп, аңын югалткан. Бу уянуга, ни күзе белән күрсен шундый матур, алтын-көмештән  эшләнгән бүлмәдә ята икән. Бабай  янына шундый  бер матур песи баласы килә дә ди һәм телгә килә:
- Әй бабакай, мин беләм, синең кызың  юк икәнен, менә бу сукмактан бар, анда шундый матур болын булыр, ул болында  гүзәл песиләр  булыр, шулар арасында бер йолкыш песи бар, син шуны өеңә алып  кайт, -  дигән.
Бабай сукмак буенча китә, бара-бара да,  шундый матур болын күрә, ә болында  матур песиләр. Шул чагында ул теге песинең сүзләрен исенә төшерә. Бара бу бабай һәм уртада бер йолкыш песи күрә ,ул аны өенә алып кайта. Бодайдан төшеп җитә.Өйгә кайткач, карчыгы  песине  куып чыгарырга куша, тик бабай бу песине куып чыгарасы килми һәм җыларга тотына. Шул чакта бер могҗиза була. Бу йолкыш песи, шундый гүзәл кызга әверелә. Әби белән бабай бик  шатланалар һәм бик тату яши  башлыйлар. Шулай итеп әкият тә бетә.
                                                                   Баланлы  авылы,  Маннанова Динара,   7 класс.                    




Авылның  урман  һәм таулары

               Жәй көннәре :ямь-яшел үлән,
             Кып-кызыл пешкән жиләкләр,
Төрле-төсле чәчәкләр
        Үсәләр барысы да тауда!
Олы-олы агачлар, 
Түп-тәгәрәк куаклар
Болар барысы да-
Безнен урманда.

Туган авылым


Авылым минем Баланлы,
Балан тулы урманы.
Бөртек-бөртек  жыямын
Бакчадагы баланны.
Авылымның  һәр жирен:
Урманын да,тавын да,
Күлен һәм болынын да,
Яттан беләм, һәрберсен,
Туган жирне беркайчан,
Алыштырмам бернигә.
Яратырмын, сөярмен,
Гомер-гомер,гомергә!

Мөслим районы  Баланлы авылы  төп мәктәбе укучысы
 Габидуллина Алисә.5класс



Песием

Кара песи йомгагым,
  Йомгагым,йомшагым.
Һәр көнне уйнап ята
    Мин керсәм йоклап ята.

Мөслим районы  Баланлы  авылы  төп мәктәбе укучысы
 Галәев Рунар 5класс

Кыш

Менә килде кыш та,
    Җиргә ак юрган япты.
       Агачлар бәскә төренде,
             Дөнья матурлыкка күмелде.

Мөслим районы Баланлы авылымәктәбе укучысы  Ниъматуллин Айдар 5класс



Кышкы матурлык

               Килеп җитте салкын кыш та,
              Салкын түгел ямьле тышта.
  Таудан шуа балалар,
Бик күңелле алар. 
Кар ява,җил исә,
    Наратлар ,чыршылар
     Кардан юрган киделәр,
Сөенешеп көлделәр.

Мөслим районы Баланлы авылы  төп мәктәбе укучысы
 Гайнетдинова Азилә 5класс  




                                            




1 комментарий:

  1. Укучыларыгызда шундый зур талантларга ачылырга ярдәм итүегез бик тә куандыра. Аларда да үзегез шикелле иҗади кешеләр тәрбиялисез!

    ОтветитьУдалить