Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

Спорт һәм сәламәтлек


Мөслим районы Баланлы урта мәктәбендә укучы балаларны  сәламәт тәрбияләү программасы

Проблема:
Тормышка әзерлекле ,җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү.

Программаның максаты:
1. Зыялы , хезмәт сөючән ,кешелекле,игелекле, баланлыларга хас кунакчыл ,ачык йөзле,тыйнак күңелле , рухи завыклы, әхлакый яктан шәхес ,Баланлының яшь гражданинын тәрбияләү.
2. Алдынгы педагогика һәм технологияләрне өйрәнү.
3. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләү.

Программаның бурычлары:
- балалар арасында сәламәт ,чыныккан ,сөйләм теленә ия булган ,беренче белем күнекмәләре алган ,үз төбәге турында мәгълүматләр белгән Баланлы авылының яшь гражданинын тәрбияләү
- “Эзтабарлар “оешмасы сафларында намуслы,кешелекле, куркусыз юмарт ,игелекле итеп тәрбияләү.
- “Варислар” оешмасына баларны кабул итеп, аларны дөреслек, күп белүчән, көчле, җитез, ышанычлы дус, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә булышучы, туган ягыңның табигате һәм мәдәниятен уяу саклаучылар итеп тәрбияләү.
- “Сердәш “ укучы яшьләр оешмасы – яшүсмерлек чорында укучы яшьләрне үз җаваплылыгын булдыру, иҗади хезмәтен оештыру, төрле авыруларга (наркомания, токсикомания,алкоголизмга ) каршы тора алырдай үз аңын тәрбияләү, киләчәк һөнәренә профессиональ хәзерлеген булдыру, әхлакый, сәламәт шәхес тәрбияләү юнәлешендә эш алып бару.

    Аңлатма язуы

Сәламәтлек  – иң зур байлык . Балалар һәм яшьүсмерләр , укытучылар һәм ата-аналар да шушы байлыкка ирешү , аны саклау һәм үстерү, ныгыту алымнарын , ысулларын яхшы белергә һәм көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиеш.

Сәламәт  булу  – баланың  үзе,якыннары, гомумән, җәмгыять алдындагы бурычы, вазифасы. Ул шушы хакыйкатьне үзләштереп , аңлап яшәргә тиеш. ”Сәламәтлеге начаррак булган балалар уку да артта калалар ,“ - ди күренекле педагог, галим В.А.Сухомлинский : ”Тәҗрибә безгә күрсәткәнчә, укуда өлгерми торган барлык укучыларның 85% ның өлгермәүдә төп сәбәбе –сәламәтлекнең начар булуы ,нинди дә булса кәефсезлек яки авыру “, - дигән ул .

Мәктәптә һәр баланың сәламәт яшәү рәвешен булдыру өчен төрле методлар һәм алымнар кулланыла.

Безнең коллектив артык зур матди чыгым һәм күп вакыт таләп итми торган чаралардан нәтиҗәле файдалана. Башлангыч мәктәп укучылары, укытучылары белән бергәләп , дәресләрдә сәламәтлек минутлары үткәрәләр. Көн саен беренче дәрес башында балалар һәм укытучылар 15 минутка саф һавага чыгалар, үзләренә һәм тирә-юньдәге кешеләргә сәламәтлек теләп, сулау күнегүләре ясыйлар. 

Бу ни өчен кирәк соң ? Беренчедән , бала көне буена җитәрлек көч ала. Икенчедән, җиргә яланаяк басып, кеше үзендә тупланган тискәре , начар энергиядән арына. Чөнки без химия,электр, чамадан тыш хисләрдән торган дөньяда яшибез һәм , билгеле, кешегә бераз бушанырга,ял итеп алырга кирәк.

Физкультура һәм сәламәтләндерү дәресләреннән тыш, башка дәресләрдә дә физкультура минутлары үткәрәбез, тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар, дәресләрдән тыш вакытта  физкултура-спорт чаралары оештырабыз.

Спорт-сәламәтләндерү дәресләрендә татарча көрәш, дзю-до, гер спорты белән шөгыльләнүгә дә нык игътибар ителә.

Физкультура укытучылары спорт чаралары үткәрү календарен төзиләр. Аңа баскетбол, волейбол, футбол, шахмат уеннары кертелә. Уку елы башында һәм ахырында мәктәпнең барлык укучылары өчен спартакиада: “Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе” дигән бәйге, “Аҗаган” уены уздырыла. Һәр уку елы ахырында укучылар һәм ата-аналар өч көнлек походка чыгалар.

Физик культура дәресләрендә һәм класстан тыш үткәрелә торган спорт чараларында эстетик тәрбия турында да онытырга ярамый. Шул уңайдан без дәресләрдә укучыларның буй-сынны дөрес тотуына нык игътибар итәбез, дәресләрдә спорт белән шөгыльләнүнең файдасы, әһәмияте турында сөйләүче картиналар репродукцияләрен, рәсемнәрне, фото-рәсемнәрне кулланабыз.Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан мәктәптә төрле профилактика чаралары үткәрелә. Мәсәлән, витаминга бай ризык- яшелчә, җиләк-җимеш ашатабыз.Төрле үлән чәйләре эчертү киң кулланыла.Шундыйлардан, гөлҗимеш чәе, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге . Балалар беренче салкыннар башлану белән сарымсак медальоны тага башлыйлар.

Без сәламәт тормыш алып баруда В.Мегреның “Звенящие кедры России” китабын кулланабыз.
Балалар арасында 2008-2010 нче елда салкын тиеп авыру очраклары кимеде. Грипп эпидемиясе чорында мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары арасында авыру 10% тан артмады. Мәктәп карантинга ябылмады.

Сәламәтләндерү дәресләренең максатлары һәм бурычлары.
Кече яшьтәге укучыларны авырмыйча яшәү рәвешенә табигый чыныгу юлы белән өйрәтү.
Физик һәм рухи яктан үсеш юлын күрсәтү, өйрәтү.
Балаларда табигатьнең кырыс якларында ярату, хөрмәтләү хисе уяту.
Укучылар, укытучылар, ата-аналар коллективын сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсендә туплау.

                 Дәресләрнең үткәрү формасы, ешлыгы.
Сәламәтләндерү дәресләре 1-4 сыйныфларда һәр уку көнендә беренче дәреснең беренче 15 минутында оештырыла.
5 һәм башка сыйныфларда сәламәтләндерү дәресләренең вакыты ирекле сайлана.
Сәламәтләндерү дәресләре укчыларның көн саен, һава торышы нинди булуга карамастан укытучы белән бергә урамга чыгып, дөрес сулау күнегүләре үткәреп, уку көненә, атнасына, елына бурычлар куеп, матур уйлап, йөгереп керү формасында уздырыла.
Табигатькә чыгу дәресләре һәм укутучының үз классы белән әңгәмәләре паралель алып барыла.

 Әңгәмә-дәресләрнең календарь-тематик планы.

Сентябрь ае.
 1 нче атна. “Исәнмесез!” сүзе. Исәнләшүнең кеше өчен әһәмияте, исәнләшү алымнары, формасы.
2 нче атна. Дус булу турында. Дус яшәүнең әһәмияте, юллары.
3 нче атна. Эш киемнәре, эчке киемнәр. Мәктәпкә барганда ничек киенергә?
4 нче атна. Кыз һәм ир балалар гигиенасы.
Октябрь ае.
1 нче атна. Намуслы булу ничек була?
2нче атна. Ни өчен ялганларга ярамый?
3нче атна. Ихтыяҗларыңны “йөгәнләү” кирәкме?
4нче атна. Үзеңә, әти-әниеңә, барлык кешеләргә сәламәтлек теләү авырмы?
Ноябрь ае
 1 нче атна. Ничек ял итү әйбәт?
2нче атна. Табигатькә ихтирамлылык нәрсә ул? Салкын, җилле, яңгырлы көнне аны ихтирам итеп буламы?
3 нче атна. Тәмәке тарту- зарарлы гадәт
4нче атна. Исерек кеше күрсәң нәрсә эшләргә кирәк?

Декабрь ае.

1 нче атна.Тәкәбберлек нинди сыйфат?
2нче атна. Кешеләр турында сөйләшергә яраймы?
3нче атна. Наркомания- ак үлем.
4нче атна. Ихласлык ничек була?


Январь ае.

 1 нче атна. Бөтен кеше белән ,мөмкин булса, исемен әйтеп исәнләшү кирәк. Ни өчен?
2 нче атна. Дустыңны гафу итү нәрсә дигән сүз ?
3 нче атна. Сүзеңдә тору ничек була?
4 нче атна.Владимир Мегре.” Анастасия киңәшләре”
Февраль ае.

1 нче атна. Начар һәм яхшы гадәтләр.
2 нче атна. Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә?
3 нче атна. Табигатькә кыенмы?
4 нче атна.Владимир Мегре. “Звенящие кедры России”
Март ае

1 нче атна. Спид- XX нче гасыр чумасы.
2 нче атна. Җиргә төкерергә ярамый.
3 нче атна. Хәрәкәттә- бәрәкәт.
4 нче атна.”Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый”.
Апрель ае.
1 нче атна. Йогышлы авырулардан саклан.
2 нче атна. Мин яраткан спорт төрләре.
3 нче атна. Халкыбызның милли спорт уеннары турында.
4 нче атна. Халык медицинасы нәрсә ул?
Май ае.
1 нче атна. Безнең яктагы дару үләннәре һәм алардан файдалану.
2 нче атна. Районыбызның атаклы спортчылары.
3 нче атна. Дүрт афәттән саклан.
4 нче атна.Сәламәт тәндә- сәламәт акыл. Видеоязма карау.