Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 12 декабря 2013 г.

9 нчы сыйныф укучыларына ДЙА

9 нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә изложение язу алгоритмы
1.   Текстның темасын ачыклагыз, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында булуын билгеләгез. Моны билгеләүдә сезгә текстның исеме, анда күп тапкыр кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала.
2.   Тексттан төп фикерне, идеяне табыгыз. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. “Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди?” – дигән сорауларга җавап табу тексттның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә.
3.   Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз. Әлеге гамәл текстны җыйнакландырганда кирәк булачак. Җыйнакландырылган тектта да автор стиле сакланырга тиеш. ( Мәсәлән, әдәби текстта башлам, вакыйгалар үстерелеше, кульминация һәм чишелеш бирелә; тасвирлама текст сөйләм предметы һәм аңа хас төп сыйфатларны аерып күрсәтү белән аерылып тора; фикерләмә текстта гомуми тезислар, аргументлар, дәлилләр һәм нәтиҗә бирелә).

4.   Текстның микротемаларын ачыклагыз һәм язма өчен план төзегез. Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер-берсе белән бәйле булалар.
Һәр микротеманы ачыклый торган сүзләр җыелмасын туплагыз.
Һәр кызыл юлның төп фикерен ачыклагыз.
Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырыгыз.

Текстны тулы килеш укып карагыз. Кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуына, артык сүзләр булмауга игътибар итегез.
Татар мәктәбендә укучылар өчен
I нче өлеш
А1 Саубуллаштык сүзендә «саңгырау, парлы, кече тел тартыгы» дигән билгеләмәгә туры килгән авазны күрсәтегез:
1) [с]
2) [б]
+3) [қ]
4) [ш]
А2 Күчерелмә мәгънәдә бирелгән сүзне табыгыз:
Улының туфлиен күргәч,
Гайнетдин башын кашый:</p>
Аптыраган бу асфальтка
Табанны бик тиз ашый (Ш. Галиев)
1) башын
2) күргәч
3) табанны
+4) ашый
АЗ “Кәкре каенга терәтү” фразеологизмының мәгънәсен күрсәтегез:
1) агач аумасын өчен тотып тору
2) талчыгу, ару
+3) алдау
4) күп сөйләү
А4 Ясалма сүзне күрсәтегез:
+1) баллы
2)балык
3) балчык 4) бала
А5 Иялек килешендәге исемне күрсәтегез:
1)еракта
+2) кайгысының
3) томанны
4) вакытына
Текстны укыгыз һәм А6 -А11 нче биремнәрне үтәгез.
1)... 2) Дөрес, бу әле һәр сүз, һәр җөмлә өстендә баш ватып утыру дигән сүз түгел. 3) Алай утыра башласаң ... өч битлек хикәяне дә очлап чыга алмаска мөмкин. 4) ..., Туфан Миңнуллин әйтә, «телсез язучы юк, булмый ул», ди. 5) Әлбәттә, шулай. 6) Мин дә үземне “телсез”ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастан, минем өчен язуның ин авыр өлеше «телгә» кайтып кала. (Ә. Еники)
А6 Түбәндә бирелгән җөмләләр арасыннан кайсы жөмлә текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиеш?
1) Дөньяда өч меңнән алып ун меңгә кадәр тел бар.
+2) Тел өстендә уйлану - өзлексез дәвам итә торган акыл эше.
3) Агач күрке - яфрак, адәм күрке - тел.
4) Мин үземнең туган телемне бик яратам.
А7 4 нче җөмләдән составында сүз ясагыч кушымча булган исемне күрсәтегез:
1)      Туфан
+2) язучы
3) әйтә 4) булмый
А8 4 нче җөмләдә бирелгән күп нокталар урынына мәгънә буенча туры килгән сүзне күрсәтегез:
+1) әнә
2) шулай
3) болай 4) әгәр
А9 Текстның 6 нчы җөмләсендәге карамастан сүзендә басым кайсы иҗеккә төшә?
1) беренче иҗеккә 2) икенче иҗеккә
3) өченче иҗеккә
+ 4) дүртенче иҗеккә
А10 4 нче җөмләнең төрен билгеләгез:
1) гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә
+2) иярченле кушма җөмлә
3) гади, җәенке, тулы, ике составлы хикәя җөмлә
4) тезмә кушма җөмлә
А11 2 нче җөмләдә бирелгән утыру сүзенең кайсы сүз төркеменә каравын билгеләгез:
1) инфинитив
2) исем
+3) исем фигыль
4) сыйфат фигыль
А12 Алар Ульяновскида ... элеккеге Сембердә ... яшәгәннәр җөмләсендә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?
1) сызык
2) тыныш билгесе куелмый
3) өтер
+4)җәяләр
А13 Түбәндә бирелгән сүзтезмәләр арасыннан иярүче сүз сыйфат сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез;
1) кызу атлый
2) кискен борылу
3) кырыс сөйли
+4) кайнар йөрәк
А14 Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып тора: Безнең күзләр күпне күрде (А. Гыйләҗев
)
1)ия
 +2) туры тәмамлык
3) хәл 4) кыек тәмамлык
А15 Кайсы төркемдә иярчен шарт җөмлә бирелгән?
1) Урманга җитәрәк, туктап ял иттек.
2) Еракта, таулар артында, гөрселдәп күк күкрәде.
+3) Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра. (Мәкаль)
4) Күктән көткәнне җирдән аласың булсын.
А16 Җөмләнең төрен билгеләгез: Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы (Г. Тукай)
1) гади. җәенке, тулы. бер составлы хикәя җөмлә
2) бер-бер артлы иярүле катлаулы кушма җөмлә
+3) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
4) тезмә кушма җөмлә
А17 Дөрес язылышны билгеләгез:
+1) мәшгуль
2) мәшгүль
3) мәшгул 4) мәшьгүл
А18 Кайсы очракта күп нокталар урынына и хәрефе языла?
1) юмал..
 +2) ижад...
3) тәрәкък... 4) сорам...
А19 Җөмләдә күп нокталар урынына нинди хәреф язылырга тиеш (тыныш билгеләре куелмаган): Еракта авыл күренде ...әм без соңгы көннәрдә беренче тапкырдыр мөгаен җиңел сулап куйдык.
1) Һ (баш хәреф)
+2) һ (юл хәрефе)
3) X (баш хәреф) 4) х (юл хәрефе)
А20 Күп нокталар урынына нинди хәрефләр языла: ...мран. ...кысыз, ...мшак
+1) йо
2) йы
3) йе 4) е
А21Галия киенде(дә) тышка чыгып китте җөмләсендә теркәгечләрнең дөрес язылышына туры килгән билгеләмәне күрсәтегез:.
+1) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла.
2) Җөмләдә да. дә, та. тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла.
3) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушылып языла.
4) Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.
А22 Күп нокталар урынына нинди билге языла: кып...кызыл, тап...такыр, өр...яңа.
1) бернинди билге дә язылмый
+2)сызыкча языла
3) нечкәлек билгесе языла
4) сүзләр кушылып язылалар
А23 Сүзнең дөрес язылышын күрсәтегез:
])һищбер 2)һичберь
3)һичьбер
+4) һичбер
А24 ИЯ белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?
1) ия дә, хәбәр дә фигыль белән белдерелгәндә сызык куела
+2) ия дә, хәбәр дә баш килештәге исем, алмашлык яки исем фигыль белән белдерелгәндә сызык куела
3) ия белән хәбәр арасына бервакытта да сызык куелмый
4) җөмләдә кереш сүз булганда сызык куела
А25 Жөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш: Әнә, ерактагы таулар, урманнар, болыннар ... барысы, барысы да күңелгә якын, бик якын шул.

1) ике нокта куела
2) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый
3) биредә өтер куела
+4) сызык куела
А26 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына ... куела.
+1)өтер
 2) сызык
3) ике нокта 4) нокталы өтер
А27 Сорау интонациясе белән әйтелгән жөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела: Кем киеме соң бу...
1) өндәү билгесе
2) нокта
+3) сорау билгесе
4) тыныш билгесе куелмый
А28 Кайсы сүздә әдәби норма булып саналган кушымча кулланылган?
1) кайтмалы
+ 2) кайтмаска
3)кайттыкча 4)кайтмыш
Текстны укыгыз һәм А29 - А31; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез.
1) Сталинград! 2) Никадәр шәфкать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә.
3) Сине мин синең өчен барган каты сугышлар көнендә, син немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган һәм яндырылган хәсрәтле көннәрдә күрдем. 4) Син, Сталинград, безнең көч-куәтебезне якты чагылдыргандай, бирешмәдең... 5) Син, батыр шәһәр, җинеп чыктың!
6) Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. 7) Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. 8) Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алырлар. 9) Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын бизәгән батырлар турында, җырлар, дастаннар төзерләр.
10) Диңгездәй киң Дон даласы да, немец солдатларының үле гәүдәләре тулып яткан чокырлар да. Гумрак хәрабәләре дә, дошманны буарга торган синең урамнарың да, комга борыннарын тыккан баржалар да, чал Идел дә синең өчен, Сталинград, гвардеецларның ничек сугышуларын һәм жиңеп чыгуларын күрделәр.
11) Без - руслар, украиннар, татарлар, белоруслар - корыч таулар тезмәсе булып, сине якларга килдек.
12) Сталинград, син үзең күрдең, сугышуы җиңел булмады безгә.
13) 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде! 14) Алтын нурлар сибеп, кояш чыкты. 15) Командирлар сәгатьләренә карадылар һәм түземсезләнеп көттеләр.
16) 8 сәгать, 5 минут.
17) Еракка атучы туплар – “Катюша”лар тавышы яңгырады. 18) Алар һавага күтәрелделәр һәм, утлы тасмалар ясап, биергә керештеләр.
19) Жир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте.
20) Сталинград!
21) Әле кичә генә син ут эчендәге - фронт уртасындагы шәһәр идең. 22) Хәзер син еракта калдың. 23) Эш-хезмәт көннәрең башлана синең. 24) Хәрабәләр эченнән син яктыга күтәреләсен, язны каршылыйсың. 25) Инде озакламас, синең яраларың төзәлер. 26) Син тагы да матуррак, тагы да гүзәлрәк булып үсәрсең.
27) Хуш, сау бул, Сталинград ... 28) Безне яңа сугышлар көтә. 29) Фашистлар тырнагы астында сыкрап яткан калалар һәм авыллар көтәләр. 30) Азатлык кояшы алып барыйк без аларга, ләкин без һәрвакыт һәм һәр җирдә сине истә тотарбыз.
31) Без бары тик бер генә сүз - «Алга!» сүзенә генә өйрәндек.
32) Әгәр кем дә булса:
- Сез кем? -дип сораса,
- Без – Сталинградчылар! - дип, горур җавап кайтарырбыз.
(Гадел Кутуй)
А29 Текстның 4 нче җөмләсендә кулланылган парлы сүзнең компонентлары арасында мәгьнә мөнәсәбәтенең нинди төре күзәтелә?
1) компонентлар үзара антоним
2) компонентлар үзара омоним
+3) компонентлар үзара синоним
4) компонентлар арасында бәйләнеш юк
АЗ0 Текстның төп эчтәлеген ачкан җөмләне күрсәтегез:
1) 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде!
2) Җир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте.
+3) Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр.
4) Эш-хезмәт көннәрең башлана синең.
А31 Текстның 11 нче җөмләсендә кулланылган корыч сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез:
1) тау атамасын белдергән ялгызлык исеме
2) тау атамасын белдергән уртаклык исеме
+3) тимер белән углерод һәм кайбер башка төр катнашмалар эретмәсеннән торган аксыл каты металл
4) берлек санда килгән баш килештәге исем
2 нче өлеш
В1 11 нче җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп алыгыз.    корыч
В2 26 нчы җөмләдә сыйфатларның нинди дәрәҗәсе кулланылган?   чагыштыру
В3 27 нче җөмләдә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?  өндәү
В4 12-16 нчы җөмләләр арасыннан күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.14 нче җөмлә
В5 Туры сөйләм кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. 32 нче җөмлә
В6 13-15 нче җөмләләр арасыннан рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. 15 нче җөмлә
В7 3 нче абзацтан тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләләрнең санын күрсәтегез. 6, 8, 9 нчы җөмләләр
В8 Тексттан аныклагычлар кергән җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез. 4, 9, 11, !7, 21 нче җөмләләр
3 нче өлешС1
Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.
Текст нәрсә турында? Бөек Ватан сугышы турында сез ниләр беләсез? Хәзерге көндә бу теманы актуаль дип саныйсызмы?
Автор фикерен аңлатыгыз. Авторның тормышы, ижат юлы сезгә танышмы? Г.Кутуйның тагын нинди әсәрләрен беләсез?
Текстта контрастлык кайсы җөмләләрдә чагыла?
Сугыш һәм тынычлык темасы тагын кайсы язучыларның әсәрләрендә күтәрелә?
Җавабыгызны дәлилләгәндә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша алган белемнәргә таяныгыз.
Бу текст күңелегездә нинди тәэсирләр уятты?
Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз, ләкин тексттан зур цитаталар китерү белән мавыкмагыз.
 Сугыш!  Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурлыгын сөйләрлек, курку белмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар.Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә.Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен миллионнарча кеше яу кырыенда ятып калган.  Алар арасында безнең яраткан язучыларыбыз да  бар.
  Без сугыш турында китаплардан гына укып беләбез . Әйе. Бөек Ватан сугышы темасы бик озак яши. Моның әһәмияте: кешелекне югалтмау, теләсә нинди шартларда да киләчәк сакланып калырга тиеш. Сугыш вакытында чын сугышчы үзе өчен генә түгел, туган ил, туган туфрак өчен көрәшә.  Шундый көрәшчеләрнең берсе- Гадел Кутуй.  Ул, Ватан сугышына китеп, рус һәм татар телләрендә чыга торган фронт газеталарында эшли. Үзенең тирән эчтәлекле хәбәрләре белән солдатларның игътибарын  тиз җәлеп итә, аны сугышчылар көтеп алалар. Шигырьләр , хикәя һәм нәсерләр яза. “Без –сталинградчылар”,”Сагыну” әсәрләрендә ул солдатның фидакарькөрәшен, сагыну тулы күңелен нәфис сурәтләве белән уңышка ирешә.  “ Без – сталинградчылар” әсәрендә язучы  тыныч тормыш белән сугышны табигать күренешләре аша сурәтләп бирә.. “ 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде! Алтын нурлар сибеп, кояш чыкты.” Язучы шушу матурлыккы каршы: “ Җир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте” ,-ди. 
“Сагыну”  нәсеренең үзеннән сагыну хисе ташып тора. Сагыну-кешенең иң татлы, иң ләззәтле, иң газаплы тирән хисе. Сугышта ,һәр сугышчы, үзенең туганнарын, якыннарын сагына.    Кутуй үзе дә , сагынып-сагынып сугыш кырларында ятып кала.
 Сугыш һәм тынычлык темасын без бик күп язучыларыбыз әсәрәрендә күрәбез. Ә.Давыдов “Муса абый”, И.Гази “Алар өчәү иде”, “Ана”, “Кышкы кичтә” , С.Шакир “Сугыш язмалары” һ.б. 
  Танылган  сугыш чоры язучылары Ф. Кәрим, М.Җәлил турында әйтеп китмичә һич ярамый. Алар сугыштан әйләнеп кайтмадылар, әмма аларның әсәрләре үлемсез.
   Мин дә миллионнарча кешеләр кебек сугыш теләмим.  Хәтта сугышның төшемә дә керүен теләмәс идем. Үземнең күңелемдә туган тәэсирләрне мин  укучыларымның иншалары аша җиткерәм.
    “Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз әдәбият дәресендә              М. Җәлилнең бер шигырен ятларга кушты. Шигырь бәйгесе булачагын да әйтте.Дәресләр бетү белән мин үзәк китапханәгә кердем.Китапханәче миңа М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н  бирде.Мин берничә шигырьне укып чыктым. Бу китаптагы “Бүреләр” шигыре мине бигрәк тә тетрәндерде. Һәм эчемнән генә уйлап куйдым,һичшиксез, шушы шигырьне ятлаячагымны.
  Шул төнне мин төш күрдем. Бик куркыныч төш иде ул. Шул төшемне сезгә дә сөйлисем килә.
   “Караңгы, шундый ямьсез көн. Бөтен җирдә төтен исе.Җир  ниндедер кызылсу төстә. Анда-санда кешеләр йоклап ята. Мин йоклаган кешеләрне уятмакчы булам, әмма аларның берсе дә тормый,хәтта кымшанмыйларда.Шунда, караңгылык эчендә, ниндидер бер гәүдә күрәм. Ул миңа якынлаша. Кулында автомат .Автоматын миңа төбәгән. Ә күзләре,ә күзләре шундый куркынычлар;үзе ниндидер телдә, нәрсәдер сөйләнә.  Кайдандыр бүре улаган тавыш ишетелде.  Әйе, явыз бүре. Ул миңа таба килүче фашистка ташлана. Шунда минем күземә ниндидер яктылык чагылды”.
    Мин күзләремне ачтым. Бик куркыныч,бик куркыныч төш иде бу.Әйе, безнең бабаларыбыз исә, сугышны төштә генә күрмәгән, чын сугышта булганнар..
  Юк, мин бу сугышның төшемә дә керүен теләмәс идем.  Безгә сугыш кирәкми! Хәтта төшкә дә кермәсен иде бу явыз,канкойгыч еллар!

суббота, 9 ноября 2013 г.

Замана белән алга атлыйк


   8 нче ноябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә КФУ ның “Хәзерге көн шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның  актуаль юнәлешләре,”-дигән темага фәнни-практик конференция узды.Форумны Сафина Резеда Насиховна җитәкләде. Кунакларыбыз доцент, педагогия фәннәре кандидаты Фатхулова Кадрия Сөнгатовна, Чаллы шәһәреннән килгән тел белгече Зөлфирә Миннахметовна татар теле укытудагы  проблемалар, заманча  яңа технологияләр турында сөйләделәр. Регионара үткәрелгән форумда Оренбург өлкәсеннән, Башкортстаннан килгән укытучылар арасында  Мөслимнән татар теле укытучылары Гөлшат Якупова “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча информацион технологияләрне куллануның өстенлеге”темасын яктыртса,  Резеда Зинуровна, Рушания Дәүләтова да чыгыш ясадылар.

среда, 30 октября 2013 г.

Сингапур укуларын укучылар,укытучылар кабул итәрме?

   Мәгариф соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады. Андагы укыту системасы ни дәрәҗәдә отышлы соң? Аларның укыту алымнары безнең белем бирү системасына туры киләме? 3 ел эчендә 30 меңнән артык педагог әлеге алымнарны үзләштерәчәк. Август аенда республикада 400 методист өчен Сингапур укулары оештырылган. Алар арасыннан иң-иң дип табылган 200 методист чит илнең укыту серләрен райондагы башка педагогларга төшендерәчәк. IQ дәрәҗәсен тест ярдәмендә ачыклыйлар. Сингапурның белем бирү системасы безнекеннән кайсы ягы белән аерыла соң? Аларда дәресләр китапка табынып, теорияне өйрәнүгә юнәлдерелмәгән. Киресенчә, укучыны төрле яклап үстерү, тормышка өйрәтү күздә тотыла. Сингапурда барлык балаларга да бер төрле шартлар тудырылган, елга бер тапкыр 12-13 яшьлек укучыларның IQ дәрәҗәләрен ачыклый торган тест үткәрелә. Аны дөньяның иң яхшы белгечләре оештыра. Шуңа күрә Сингапурда әти-әниләр нәтиҗәләрне яхшырту өчен таныш-белешләргә мөрәҗәгать итә алмый. Сынау нәтиҗәсе буенча иң яхшы укучылар тагын да дәрәҗәлерәк мәктәпләргә эләгә. Анда укулар иртәнге 8 сәгать 30 минуттан кичке сәгать 6га кадәр дәвам итә. Укучыларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын аларның хезмәтләреннән, иҗади эшләреннән күрергә була. Алар эшләнгән әйберләр мәктәп коридорын, укыту кабинетының диварларын бизәп тора. Бөтен система баланың сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Әти-әниләр җыелышы конференция режимында үтә. Укучы, укытучы, әти-әни утырып, баланың укудагы казанышлары, проблемалары, аларны чишү юллары турында сөйләшә. Бу баланың уку теләген арттырырга, үзенә ышанычын күтәрергә булыша. Ел саен яхшы укучыларның 2 проценты дәүләт хисабына дөньяның иң яхшы уку йортларына җибәрелә. Һәр укытучы ел саен үз фәне буенча соңгы казанышларны истә тотып, квалификациясен күтәрә. Укучыларда ватанпәрвәрлек, гаиләгә тугрылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар. Гаилә тормышына әзерлек мәктәп программасына кертелгән. Озак сөйләмә, укытучы! Сингапур белгече Майк Тируман безнең дәресләргә нәрсәләр җитмәвен әйтеп узган иде. “Укытучы дәрестә озак сөйләмәскә тиеш. 45 минутлык дәреснең биш минуты узгач ук, укучы игътибарын читкә юнәлтә башлый. Заяга узган дәрестән ни файда? Бик күп нәрсә укытучыдан тора. Без, укытучылар балаларның кызыксынучанлыкларын бетерүдә гаепле.       Программага нигезләнеп, күпне белергә теләве күзләрендәге очкыннардан  күренеп торган, төрле сораулар яудырган балаларны урыннарына утыртабыз. Сингапур укучылары дәрестә үзара аралашырга, фикерләрен белдерергә, лидерлык сыйфатларына, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнә”, – дигән иде ул. Педагог дәрес буена нибары ике-өч укучыны гына тыңларга өлгерә. Ә сыйныфта алар күпме? Сингапур укытучысының шау-шулы сыйныфны кулын өскә күтәреп туктата алуы үзе бер осталык. Бездә бит кайбер укытучы өстәлгә күпме сугып та тынычландыра алмаска мөмкин. Бигрәк тә менә шуларга исләре киткән иде аларның. “Дөрес түгел!” дип әйтергә ярамый! Сингапурча дәрес ничек була соң ул? Безнең дәресләр ни дәрәҗәдә үзгәрә? Гадәти сыйныф бүлмәсе. Парталар. Укучылар. Укытучы. 45 минут дәрес. Боларның берсе дә үзгәрми.     Безнең укыту-алымнары бары тик уен формалары белән баетыла. Элеккеге кебек сүзен әйтергә куркып утырган укучы да, “Син дөрес әйтмисең” дип күңелеңне төшергән укытучы да юк монда. Киресенчә, үз фикерен әйтә белгән, бәхәскә керергә курыкмаган укучылар гына бар. Шул ук вакытта музыка тавышы яңгырый. Әмма бу музыка дәресе түгел. Укучылар музыка тәэсиренә бирелеп хәрәкәт итә, шуннан соң туктап кала. Шул вакытта алар тиз генә парлашып өлгерергә тиеш. Укытучы тема буенча сорау бирә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын әйтә. Уен дәвам итә, музыка туктагач, алар башка парга берләшә. Менә шулай итеп уен уйнап, шул ук вакытта белем туплап, күңелле яши хәзер укучылар. Бу дәреснең элементлары гына. Һәр укытучы үз дәресен үзенчә уздыра. Дәфтәргә язу, китап уку дигән нәрсә дә онытыла дигән сүз түгел. “Уеннар ят тоелгандыр инде. Башта балаларның кайберләре катнашырга читенсенә иде, хәзер берсе дә оялып тормый. Төркемдә балалар саны төрлечә булырга мөмкин. Укучылар Интернеттан төрле мәгълүматлар таба, төшенчәләрне өйрәнә. Дәрескә килгәч, шул хакта фикер алышалар. Көчсезрәк яки яхшырак укыган баладан да бертигез сорала. Шуңа күрә алар бертигез тырыша. Бу система буенча балаларның игътибары азга гына да читкә китми. Кисәтүләр дә ясамыйм хәтта. Алар чын күңелдән дәрескә бирелгән. Шуңа күрә миңа кулны күтәреп тынычландырырга туры килми. Мин ул элементны кулланмыйм. Шунысы мөһим: укучыга беркайчан да “Син дөрес эшләмисең” дияргә ярамый. Элек үз фикерен дөрес итеп әйтмәгәндә алай әйтелә иде. Барысы да үз фикерен әйтә, дөрес фикер бергәләшеп табыла. Укучы үз хатасын соңыннан барыбер аңлый. Дәрестә шулай гел аралашып, фикер алышып торабыз. Әмма дәрес “Бу система буенча укытучыга бик нык әзерләнергә туры киләчәк. Чөнки дәреснең барышын тулысынча күзалларга кирәк. Дәрес элементлары берсе-берсенә бәйләнеп бара. Без укытучы сөйләгәндә баланың ни дәрәҗәдә уйлап, тыңлап утыруын белмибез. Укытучылар арасында, төркемнәргә, парларга бүленеп эшләү моңа кадәр дә бар иде бит, диючеләр бар. Ләкин ул вакытта төп игътибар көчле укучылар белән эшләүгә бирелә иде. Монда акрынрак кыймылдаган бала да активка әйләнә. Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, укучыларның аралашуы, социальләшүе кимеде. Бу алымнар шул бушлыкны тутырырга ярдәм итәр дип көтәбез”. Сингапурча укыту безгә ят түгел. Рәхимовның иҗади үсеш технологияләре Сингапур белем бирү системасына охшаган. “Без әлеге технологияләрне куллану буенча 2003 елдан бирле Чаллыдагы укытучылар әзерләү институтының тәҗрибә мәйданчыгы булып торабыз. Шушы сынауда катнашкан укучылар быел 11нче сыйныфта инде. Аларның белем сыйфатлары 73 процентны тәшкил итә. Укучылар төркемнәргә бүленеп эшли. Төркемдә – 4-5 бала. Алар белемне үзләре эзләп таба. Укытучы максатны билгели, билгеле бер проблема куела, шуннан соң аны чишү юллары эзләнә. Укучыларның берсе дә читтә йомылып калмый. Болай укыту фикерләү сәләтен арттыра”. Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева Сингапур укыту алымнары белән быел Алабуга шәһәрендә узган мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә танышкан. “Безнең өчен яңалыгы юк. Рәхимов, Яхин, Мәхмүтовның укыту технологияләрендә болар барысы да бар. Сингапур белгечләре үзләренең укыту алымнарын Совет галиме Лев Выготскийның эшләнмәләренә таянып эшләүләрен яшермиләр, – ди ул. – Миңа укучыларның күзгә-күз карашып эшләве, тыңлый белүе, фикер тупларга өйрәнүе ошады. Чөнки Интернет заманында балаларга бу җитми. Безнең укытучылар: “Безнең заманда шулай иде”, - дип сөйли иде. Хәзерге укучыларга шулай дип сөйләп кара син, “отстой” диячәкләр. Шуңа күрә укытучы җәмгыятькә яраклашып, 50-60 ел алга карап, аларны кайгыртып сөйләргә тиеш. Сингапур тренерлары дәрес төзелешендәге элементларны үз исемнәре белән инглизчә әйтергә куша. Әмма минем туган тел дәресләрендә аны үз телемдә әйтәсем килә. Алайса укучының йөрәгенә барып җитми бит ул. Барлык мәктәпләр дә Сингапурча укытуга күчеп бетәр, дип уйламыйм. Чөнки авылда сыйныфта берничә бала укыганнар да бар. Аларда төркемләп аралашуны оештырып булмый бит”, – ди ана теле укытучысы.Сингапур системасында иҗади фикерләүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, проблеманы чишәргә өйрәнүгә өстенлек бирелә. Анда мәгариф министры урынбасары 25 яшьлек егет иде. Ул Америкада укыган, Англиядә стажировка үткән. Дәүләт кадрлар әзерләү, аларны сайлап алуга зур әһәмият бирә. Чит илдә укып кайтканнар үз илләренә хезмәт итә. Әгәр эшләмәсә, чыгымнарны кире кайтарырга тиеш. Мәгариф системасында эшләгән кеше буларак, традицион системаны хурлыйсым килми. Яңа технологияләрне тормышка ашыру өчен белемле кешеләр кирәк. Алдынгы технологияләрне күчерү кирәк дип әйтә алмый. Әмма аны кулланганда төрле милләт традицияләрен, аларның менталитетын исәпкә алу кирәктер дип уйлыйм”. Казандагы махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәк директоры Павел Шмаков: “Мин Сингапур белем бирү системасына уңай карыйм, -ди. - Ләкин андагы белем бирү системасын Россиягә, Татарстанга күчерү яклы түгелмен. Моны 11 ел фин белем бирү системасында эшләгән, Америка, Сингапур һәм башка илләрдәге системаны өйрәнгән кеше буларак әйтәм. Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейны җитәкләгән вакытта да Сингапур тренерлары белән очрашырга туры килде. Алар Россиянең менталитетын тоемлый алмый. Безнең илдә укучылар да, укучылар белән укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләр дә башка төрле. Балалар ике әйбер өчен укый: йә аларны 60нчы еллардагы кебек укырга мәҗбүр итәләр, йә укытучыга, фәнгә мәхәббәт булганга. Сингапур тренерлары техникага, төркемнәргә бүлеп укытуга өстенлек бирә. Ә безгә бу системага күчкәнче, Россиядәге яшәү шартларын, проблемаларын яхшылап өйрәнергә кирәк әле”. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: – Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета. Укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә, материалны кабатлап, һәр 15 минут саен алга омтылалар. Дөрес фикер бергәләп табыла. Аларның укыту алымнарын бер төрле калыпка кертмичә үзләштермәкче булабыз.

Яңа технологияләр сыйфатлы белем бирүнен нигезе.

  Олы Чакмак төп белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды. Шәфигуллина Н. М. "Морфологияне кабатлау" (9 сыйныф), Аюпова И.Ш."Исемдә калганнар" (5 сыйныф) әсәре буенча ачык дәрес күрсәттеләр. "Йолдызлар яңгыры"дигән класстан тыш үткәрелгән мастер-класс та файдалы һәм күңелле үтте.


Сингапур структурасы "Клок Бадик", "Фо Бокс", "Модел Фрейер"методикасы буенча дәрестә укучылар белән төркемнәрдә эшләячәк эш формалары күрсәтелде. Бу укулар кызык,үзенчәлекле,төрле этаплардан тора. 

воскресенье, 15 сентября 2013 г.

Яшел хәзинәне саклыйк!

Уртак байлыгыбыз–урман

16 сентябрь–урман хезмәткәрләре көне
Урманнарны бердә юкка җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Әгәр урман бай-лыкларыннан киң файдаланабыз икән, аларны тулыландыру һәм сак-лау турында хәстәрлек күрергә тиешбез.
Борай урман хуҗалыгы дәүләт предприятиесе эшчәнлегендә бу мәсьәлә төп юнәлеш булып тора. Хуҗалык башкарган эшләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе, урман культураларына тәрбия бирү, орлык, чимал җыю, агач утырту кебекләрен үз эченә алса, икенчесенә сәнәгать эшчәнлеге керә. Быел урманчылар һәм җитештерү белән шөгыльләнүчеләр киң масштаблы һәм күләмле эшләрне тормышка ашыра алды. 20 мең кубометрга якын төрле сыйфатта агач әзерләнде. Шуның эшкә яраклы 5 мең кубометр ылыслы һәм яфраклы агач материалларыннан такта һәм штакетник әзерләнде. Ел әйләнәсенә урманнарның санитар хәлен яхшырту уңаеннан сайлап кисү эшләре башкарылды. Сайлап кисү—ул массивларны авыру, имгәнгән, сынган, яисә корыган агачлардан арындыру дигән сүз. Бу урманнарның тазаруына булышлык итә. Билгеле, моннан тыш яшь урман үстерүне дә кайгыртабыз. Берне киссәң, икене утырт, дигән бит ата-бабалар. Быел 246 гектар яшь урман культуралары, 190 гектар урманда өстәмә агач утырту эшләре башкарылды, 120 гектарда утыртылган яшь үсентеләргә тәрбия бирелде.Урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән!

V-IX сыйныфлар өчен татар әдәбияты укытуда үзгәрешләр.

Гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбияты предметыннан тәкъдим ителә торган үрнәк программа шушыларны исәпкә алып төзелде. Ул Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм икенче буын федераль дәүләт мәгариф стандартларына нигезләнде. Алга таба татар әдәбияты предметыннан төп (авторлык) һәм эш программаларын төзү өчен нигез булып торачак: монда укыту предметының мәҗбүри өлеше билгеләнгән. Үрнәк программада башлангыч белем бирү баскычында формалаштырыла башлаган барлык күнекмәләрне үстерү күздә тотыла.

Программа урта сыйныфларда һәр баланың татар әдәбиятыннан яхшы сыйфатлы белем алуга хокукын гарантияли, гомуми төп белем бирү баскычында укучыларны әдәби мирасның иң камил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты белән таныштыруны, аларны тикшерү–анализлау юлларын өйрәтүне күздә тота; зур сүз осталары иҗатының яңалыгын дөрес аңларга, объектив нәтиҗәләр ясарга, мөнәсәбәт формалаштырырга юнәлеш бирә, балаларның психик һәм физик сәламәтлеген саклауны тәэмин итә. 
Татар мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы 
5 сыйныф
«Ак бүре» әкияте (кыскартып).
 «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте.
 «Зөһрә кыз» легендасы.
«Иске кара урман» җыры.
 «Сак–Сок» бәете.
Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.
Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре.
Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте.
М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.
Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре.
Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре. 
6 сыйныф
«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.
К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.
Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.
Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.
Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.
С Рәмиевнең «Уку» шигыре.
 Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.
Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге
Р.Батулланың «Имче» хикәясе.
Һ. Такташның «Пи-би-бип» шигыре.
М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы.
7 сыйныф
«Идегәй» дастаны (өзекләр).
Г.Тукай «Милләтә» шигыре.
Н.Думавиның «Яшь ана» хикәясе.
Г.Исхакыйның «Җан Баевич» комедиясе.  
Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте (өзекләр).
С.Хәким «Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре.
Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.
 Ш.Хөсәеновның «Әни килде» драмасы.
Г. Сабитовның «Тәүге соклану» хикәясе.
М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повесте.
Г.Гыйльмановның «Язмышның туган көне» хикәясе.
8 сыйныф
Мөхәммәдьярның «Нәсыйхәт» шигыре.
Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.
М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.
Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.
Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.
Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе. 
Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.
Һ.Такташның «Алсу» поэмасы.
К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.
Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”  шигыре.
Р.Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...» шигыре.
Т.Миңнуллиннның «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы.
Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.
М.Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары»  шигырьләре. 
9 сыйныф
З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр).
 Ф.Әмирханның «Хәят» повесте.
Г.Камалның «Банкрот» комедиясе.
М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр).
Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере.
М.Җәлилнең «Җырларым», «Тик булса иде ирек» шигырьләре.
Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе.
Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре.
А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повесте.
Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр).
Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы.
Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр).  
Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре.

воскресенье, 14 апреля 2013 г.

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

    12 апрель  көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы Актаныш муниципаль районы сәләтле балалар белән эшләү гимназия-интернатында,  Мөслим муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  «Туган телем-шагыйрьләр теле» фәнни - эзләнү - практик конференциясе үтте. “Җирле шагыйрьләр иҗаты, аларда милли менталитетның чагылышы” дигән темага чыгышы белән  6 сыйныф укучысы Гайнетдинова Азилә Рөстәм кызы  III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе: I квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлшат Шаһәдәт кызы.
Укучылар шагыйрь Роберт Миңнуллин белән очраштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавплар алдылар.












суббота, 30 марта 2013 г.

Мөслим районы Баланлы укытучылары бар эштә дә булдыра!

Тиздән укытучыларның методик кабинетына конкурс булачак. Язгы ял җитте. Укучыларны озаткач, укытучылар эшкә кереште. Кем тәрәзә буяды, кайсыбыз обой ябыштырды. Беркем дә тик тормады.

Ул кабызган утлар мәңге сүнмәс.


   Драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 еллык юбилеена багышланган  конференция булды."Ике йолдыз - С.Сәйдәшев һәм К.Тинчурин - иҗатташ дуслар", дигән темага Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Азилә Гайнетдинова чыгыш ясады.
"Беренче мәрҗән.Очрашу"(Монолог) өзек сөйләп Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы милли мәгариф буенча мәгълүмати-методик үзәкнең  "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.