Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 5 апреля 2012 г.

Заман таләбе

     Яңа стандартка күчү шартларында татар теле, әдәбияты буенча ФГОСка әзерләү курслары үтте. Аны  Казан федераль университетыннан методик эшләр буенча белгеч Низаметдинова Гөлүсә Маликовна (специалист по учебно-методической работе ПМЦПК и ППРО)  һәм Җамалетдинова Зөлфирә Исхаковна (старший преподаватель ПМЦПК и ППРО, автор УМК "Татарский язык") үткәрде. Белем бирүдә яңа формалар, методларны өйрәнүдә мәгълүмати, телекоммуникацион технологияләрне куллануны киңәйтү һәм һәр мөгаллимнең югары квалификацияле булырга тиешлеген ассызыкладылар.