Баланлы авылында элек тальян гармунда уйныйлар иде.Бигрәк тә Галиәхмәтов Гали абый.Өздереп тә уйный иде инде!..
Тальян гармун. Уң ягында-озынча12-15 төймә,ә сул ягында бас акордларын чыгара торган өч, өстәрәк нәзе кенә тавышлы бер төймә бар. Кайчандыр бу гармонсыз бернинди бәйрәм дә узмаган. Ә тальян гармунда уйнаучы кеше гел хөрмәткә лаек, аның урыны түрдә булган.
Курай.Ул киптерелгән камыш ботагы яки агачтан ясалган. Хәзерге курайларның күбесе металдан эшләнә.Әлеге уен коралы озынча, өске ягында дүрт, ә астында бер тишеге бар.Тишекләрне бер-бер артлы каплап өргәндә, матур көй чыгара. Рәссамчы Имамов Илисәй абыйның курай ясаганы бар.
Думбра.Зур скрипканы хәтерләтә.Ул- агачтан ясалган өч кыллы уен коралы. Думбрада берьюлы бар кылларга да сугып уйнаганнар,ә аннан чыккан көйгә кушылып төрле хикәяләр сөйләгәннәр.
Дуга формасында тагын бер кызыклы музыка уен коралы-Кубыз.
Дуганың очлары нечкәрә бара, ә бер ягында кечкенә генә теле бар. Кубызны иренгә якын китереп, сулыш, тел һәм бармаклар ярдәмендә моңлы салмак көй чыгарганнар.
Сорнай-мөгездән ясалган туй боргысы, өрелмәле уен коралы.Элек туйлар әлеге уен коралыннан башка узмаган.