Җиңү алып килгән 1945 ел ерагайган саен
халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын тирәнрәк аңлыйбыз. Әлеге батырлык гасырлардан
соң да безнең өчен якты үрнәк булып
калачак. Бу изге көнне без каты сугышларда Ватаныбызның азатлыгын саклап калган
каһарманнарның якты истәлеге алдында башыбызны иябез. Аларның исемнәре алтын
хәрефләр белән мәңгелеккә тарих битләренә язылган.
Тыл хезмәтчәннәре дә зур хезмәт
сүзләренә бик тә лаек. Алар Җиңү көнен
якынайту өчен барысын да эшләделәр.
Минем әти-әнием дә Тыл хезмәтчәннәре. Алар инде мәрхүм. Тыныч йоклагыз әти-әни!
Бәйрәм белән, хөрмәтле
ветераннар!
Комментариев нет:
Отправить комментарий