Татар теле,әдәбияты укытучысы Гөлшат Шаһәдәт кызы сайытына рәхим итегез

Сезне “Шатлык “та күрүемә бик шат. Минем максатым:кешеләргә шатлык-сөенечләр китерү.Моңа ирешсәм бәхетле булыр идем!
Адым саен елмаю,адым саен матурлык,
Бу дөньяга сокланып, шатланып таңга калырлык.
Тәкъдиргә ышану хакыйкый мөселманда бөтен хәлләргә карата канәгатьлек хисе тудыра. Шуның өчен ул нинди генә халәттә булса да, уңышка ирешә. Шатлыкта – Аллаһыга шөкер итә, кайгы килгәндә – сабырлык, тыйнаклык күрсәтә һәм үзенә Раббысы тарафыннан бирелгән язмышка тулаем буйсына. Нәтиҗәдә, бу кеше ике халәттә дә әҗер-савапка лаек була һәм ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре җөмләсенә керә.

четверг, 13 сентября 2012 г.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты


   Яңа бинадагы кабинетлар мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүгә әзер.

Мөслим муниципаль районының Баланлы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты.
    Муниципаль район башлыгы Ришат Рәшит улы яңа ФАП ачылу уңаеннан ясалган чыгышында Баланлы халкының, бигрәк тә яшьләрнең сәламәт балалар үстерергә, мәктәптә укучылар санын артырырга зур мөмкинлекләр булуын әйтеп китте.Районда ФАПларны төзекләндерүнең киң колач белән алып барылуына да тукталды.. Үзәк дәваханә баш табибы Минхат Рафхат улы якын вакыт эчендә кешегә хезмәт күрсәтә торган уңайлы ФАП төзегән Азнакай җәмгыяте төзүчеләренә , тирә-якны чистарткан, һәм чәчәкләр белән бизәгән мәктәп укытучы-укучыларына халык исеменнән рәхмәт әйтте.
  Яңа бинаның эчендә уңай, матур. Гомуми практика табибы, авыруларны кабул итү, процедура, кул хәрәкәтләре белән дәвалау, дару саклау кабинеты, көндезге стационар палатасы мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүгә әзер.. 








  

Комментариев нет:

Отправить комментарий